Ризаэтдин Фәхретдиннең туган җире Әлмәт районы Кичүчат авылындагы мемориал музей 1940нчы елларда салынган бинада урнашкан. Кышларын биредә салкын, идәннәре уйнап шыгырдап тора. Дистә еллап яңа музей турында сөйләнә, проектлары да әзер, әмма ул проектларга әлегәчә акча бирелми. Шул музейның бүгенге хәле һәм галим тормышыннан кызыклы фактлар белән танышырга чакырабыз.
Музей тарихы
Риза Фәхретдиннең мемориал музее Әлмәт районы Кичүчат авылында, 1940нчы елларда салынган гади авыл йортында, Фәхретдиннең төп нигезе булган җирдә урнашкан.
Инкыйлабтан соң, Ризаның туганы – төп нигездә калып авылда мулла булган энесе Салих авылдан качарга мәҗбүр була. Йорт кешесез кала. Күрше авылдан бүрәнәләр алып килеп, биредә авыл советы салып куялар. Авыл җирлегенә яңа бина булгач, монда башта китапханә ясала, ә соңрак балалар бакчасы эшли.
1992 елда Кичүчат авылындагы мәчет ачылышына Риза Фәхретдиннең кызы Әсманы да чакыралар. Бу аның авылга беренче килүе була. Аны төп нигезгә алып киләләр, үсеп утырган наратларны күрсәтеп, аның әби-бабасы утыртуы турында сөйлиләр. Әсма бу урында музей ачарга кирәк дип белдерә һәм әтисенең, гаиләсенең шәхси әйберләре белән уртаклашырга, ярдәмләшергә сүз бирә.
Фотограф, рәссам Сәмдүн Фәрхетдинов музей ачуга зур көч сала.
1995 елда музей итеп ачылганда йорт ике бүлмәле генә була. 1998 елда өч бүлмә бүленеп янкорма төзелә. Ләкин бинаның төп нигезе иске, кышларын биредә бик суык. Фондтагы экспонатлар да күп, әмма аларны куярга урын юк икән. Музей фонды саклаучысы Фәридә Котбиева яңа музейга ихтыяҗ зур булуын Риза Фәхретдингә кызыксыну артуы белән дә аңлата.
— Ягып җылыту өчен кочегарка да шушында, экспонатларны саклау урыны да шушында. Кулъязмалар, язма чыганаклар бик күп, аларны сакларга урын кирәк булгач, тимер ишек куеп, кочегарка кырыенда гына үзебез тагын бер бүлмә бүләргә мәҗбүр булдык. Кулъязмаларны, фотосурәтләрне – папкаларга, Риза Фәхретдиннең гаиләсеннән алынган китапларны метр ярымлы агач шкафларга тутырып куйдык. Кеше килгәч чишенеп киемнәрен эләргә дә урын кирәк, хезмәткәрләргә бәдрәф тә кирәк – анысын да бүлеп ясадык. Язу эшләре буларак, кабинет кебек бүлмә дә кирәк. Шуларның барысын исәпләп, бу йорттагы бер бүлмәне 4-5 җиргә бүлми чара калмады.
Бүген залларда 500дән артык экспонат күрсәтелә. Ә гомуми фондыбызда 5 меңнән артык экспонат исәпләнә
Музей эшли башлагач экспонатлар арта торды, киңәю өчен, 1998 елда өч бүлмәлек итеп янкорма эшләттек. Кеше бик күп килә. Хәтта чит илләрдән кызыксынып килүче галимнәр бар. Кышларын монда итектән, өске җылы киемнән, йон жилеттан йөрибез. Бик салкын. Быел аеруча салкын килде. Бүген безнең залларда 500дән артык экспонат кына куелган. Ә гомуми фондыбызда 5 меңнән артык экспонат исәпләнә. Барысын да чыгарып салу өчен күпме урын кирәген шушы саннардан да чамаларга була инде, - дип сөйли Фәридә ханым.
Яңа музей кайчан булачак дип кызыксынгач, ул бу хакта дистә еллап сөйләнүе, проектларның да әзер булуы турында әйтә, әмма бу эшкә акча бүлеп бирүче генә юк.
— Әлбәттә, мондый өйдә шундый зур шәхеснең мемориаль музеена урын бик аз. Экспонатларны саклау өчен әһәмиятле дымлылык белән температураны да саклап булмый. Кочегарка белән архив та бергә басып торырга тиеш түгел. Музей каршында ук буш урын бар, шунда яңа музей бинасы салдырырга дип 10 еллап көчәнәбез. Башта туганнары белән сөйләшеп, алардан имзалар алып, халыктан имзалар җыеп хакимияткә язып карадык. Музей бинасы өчен проектлар да эшләнде. Берәү генә дә түгел – өчәү. Кыйммәтле зур музейга яраклы проект та, кечерәккә, арзанракка да бар. Ләкин берсен дә салабыз дип, проектка кул куеп акча бирүче юк. Карыйлар, тикшерәләр, кемнәрдер Мәскәүдән дә килеп карадылар. Әле кай җире ошамый, әле кайсы, - дип сөйли Котбиева.
Ул проектларның никадәр яхшы булуы, аларның да теләкләре исәпкә алып эшләнүе турында канатланып сөйли.
Яңа музей бинасы ике катлы булсын дип тәкъдим иткәннәр иде - үзебез каршы чыктык
— Бер генә катлы бина булачак ул. Биредә ике катлы кирәкми дә. Бүлмәләре бик күп булачак – Риза Фәхретдиннең тормыш этаплары һәркайсы аерым урнашкач, бүлмәләр күп кирәк. Проектлар безнең теләкләрне исәпкә алып төзелде. Ике катлы булсын дип тәкъдим иткәннәр иде. Беренче катны подвал кебек эшләп, шунда экспонатларны саклау урыны ясарга теләделәр. Өске катта экспозицияләр залы булыр дип тәкъдим иттеләр, әмма моңа үзебез риза булмадык, чөнки безнең авылда җир асты су юлы бик якын. Яңгырлар, ташулар вакытында су төшеп, экспонатларга зыян салуы бар. Экспонатлар алай подвалда сакланырга тиеш түгел. Хәзер музейлар ачалар, ә музей хезмәткәрләре белән киңәшмиләр. Тәҗрибәле музейчылар белән киңәшсәләр, экспонатларны саклау урынын подвалда ясамаслар иде. Подвалда дымлылык режимын саклау да авыр. Ярый, 2023 ел коры килде, ә ун елдан, 100 елдан нәрсә буласын белмибез. Шуңа подваллы итәсебез килми. Тыңладылар анысын. Фонд бинасын аерым да эшләргә була дигәннәр иде, аңа да ризалашмадык. Экспонатлар кирәк чакта икенче бинадан ташып йөрү кулай эш түгел, - ди Котбиева.
Музей хезмәткәрләре дә өлкәннәр инде. Мөдир Диләрә Гыймранова биредә 24 ел эшли, Фәридә Котбиева – 19 ел. Килгән яшьләр озак тоткарланмый. Беренчедән, хезмәт хакы зур түгел. Икенчедән, Әлмәт якын булгач, яшьләр шәһәргә китә.
Музей эшен яратмыйча башкарып булмый
— Яшьләр килә дә китә – инде сигезенче кызыбызны алдык. Башта 4-5 ел икәү генә эшләдек, аннары музейга кешеләр дә күбрәк килә башлады, кызыксынучылар күп. Аннан соң, музей эшен яратмыйча башкарып булмый. Бу бер гаилә, нәсел тарихы бит. Ул гаиләне яратмасаң, аның нәсел дәвамчылары белән аралашмасаң, алар турында белмәсәң, нәселдәге һәркемнең тормышын, язмышын аңларга теләмәсәң, биредә эшләп булмый. Бу төрле кешедән генә җыеп сөйләнә торган этнографик музей түгел, ә мемориаль музей. Биредә нәселне төбенә кадәр өйрәнеп, килүчеләрнең көтелмәгән сорауларына җавап бирерлек хезмәткәр булырга тиешсең. Шуның өчен, яшьләр килә дә китә шул, дип уртаклаша Фәридә ханым.
Риза Фәхретдиннең 165 еллыгына мәктәпләрдә очрашулар ясарга, җәй көне Болгарда зур күргәзмә оештырырга телиләр.
— Башка юбилейларда конференцияләр, семинарлар уздыра идек, ә быел алай итеп булмый. Бу юбилейга артык зур чаралар планлаштырмыйбыз. Авылда кыш көне андый зур чаралар уздырып та булмый. Аның туган көне болай да иң суык вакытта, ә быел кыш аеруча салкын килде. Мәктәпләрдә булырбыз, укучылар белән очрашырбыз диеп торабыз. Без ел да зур күргәзмәләр оештыра идек. Бер елны Уфада, бер елны Казанда Манежда күргәзмә ясадык. Хәзер җәйгә безне Риза Фәхретдиннең 165 еллыгы уңаеннан Болгарга чакыралар, ди Котбиева.
Музейга экскурсия
Әлмәттән килгән төркем белән Фәридә Котбиева экскурсиясен тыңладык. Бүген музей биш залдан тора. Беренчесе – Кереш залы. Анысында Риза Фәхретдиннең кыскача биографиясе сөйләнә.
Галимнең туган датасы төрле урында төрлечә күрсәтелә. Экскурсовод моңа ачыклык кертә. Ул чынлыкта 1858 елның 31 декабрендә туган, ә әтисе аны документларда гыйнварда туды дип яздырган. Туган көн документлар нигезендә билгеләнгәч, ул 17 гыйнварда билгеләп үтелә.
Биредә галимнең тууына 140 ел тулу уңаеннан музейга Миңтимер Шәймиев бүләк иткән портрет тора. Авторы – Шамил Шәйдуллин.
— Бу портрет Риза Фәхретдиннең дин әһеле булуы, бәләкәй генә авылдан булса да олы галим булып җитешүе турында сөйли. Бер генә искәрмә: сурәттәге тәрәзәләргә игътибар итегез, ул тәре формасында эшләнгән. Игътибар иткәнегез булса, татар өйләренең тәрәзәләре Т хәрефе кебек эшләнә. Татар тәрәзәләренең өске өлгесе юк. Форточка булганда да, ул читкәрәк куеп ясала, ә уртадан куелмый. Сурәтнең төсләренә туры китереп, саргылт чаршаулар куйдык, чөнки кочегарканы, саклау фондының тимер ишеген капларга кирәк, - ди экскурсовод.
Шунда ук ян диварда 1755 елгы Самар губерниясе харитасы эленеп тора. Шуңа нигезләнеп, Фәридә Котбиева авылның тарихын да искә ала. Кичүчат авылына Риза Фәхретдиннең алтынчы буын бабасы Юлдаш Ишкәев нигез салган икән. Ул бу якларга Зөядә көчләп чукындырулар башлангач, Яшел Үзән районыннан күчеп килеп урнашкан. Үзләре белән ике мишәр гаиләсен дә ияртеп килгәннәр.
— Мишәрләрне авылның бер ягына урнаштыралар һәм ул мишәр очы дип атала башлый. Авыл тарихларын карасаң, аңа йә ике, йә өч кеше нигез сала. Нигә үзләре генә килмиләр, читләрне дә ияртеп йөриләр соң? Чөнки балалар үсә, тормыш корасылары бар. Бу үз туганнарына өйләнешеп кан бозмау өчен шулай эшләнә. Монда да мишәрләр белән кушылышып яши башлыйлар. Шуңа безнең авылда мишәрләр һәм татарлар катнашып беткән инде, - ди Котбиева.
Төркемнән берсе сорау бирә: "Риза Фәхретдин татар булганмы, башкортмы?"
— Татар булган! Әйе, башкортлар аны, башкорт, ди. Ләкин Риза Фәхретдиннең бабалары Яшел Үзәннән килгән. Ул үзе безнең авылда туган, әти-әнисе бездә күмелгән, ничек безнең авылдагы бар кеше татар да, ул гына башкорт булсын соң? Сословие белән милләтне бутап, шул ялгыш аша милләтне билгеләп бутый алар, ди Котбиева.
Музейда икенче бүлмә - Этнографик зал. Биредә Риза Фәхретдиннең үз чынаягы тора.
Шунда ук XIX-XX гасырда татар йортын, аның көнкүрешен сурәтләгән шактый кызыклы экспонатлар урнаштырылган. Гөбеләр, җилпәвеч, төрле бизмәннәр, патша заманы тамгасы сугылган герләр, 1906 елда Чистайда эшләнгән җиз комган, чигүле япмалар һәм хәтта мичтә вафли пешерә торган формаларга кадәр бар.
Өченчесе – Оренбур залы. Риза Фәхретдиннең Оренбурда яшәгән елларына багышланган. Алар язучы Фатих Кәрими һәм аның гаиләсе, хәйрияче Әхмәд Хөсәенов һәм ул салдырган Хөсәения мәдрәсәсе тарихыннан аерылгысыз. Шуңа биредә бу нәселләрнең дә тарихлары сөйләнә.
Риза Фәхретдинне Оренбурга алтын приискалары тоткан Мөхәммәтшакир белән Мөхәммәтзакир Рәмиевләр чакыра. "Вакыт" газетын чыгарырга хезмәткәрләр кирәк була. Ә бу газетның клишесын Петербурдан 1902 елда ук Фатих Кәриминең әтисе Гыйльман ахун алып кайткан була. Газетның баш мөхәррире Фатих Кәрими үзе була. Риза Фәхретдин 1906-1908 елларда "Вакыт" газетында эшли.
Шул ук вакытта Хөсәения мәдрәсәсендә укыта, соңрак мәдрәсәдә мөдирлек итә.
— "Вакыт" газетында ике ел эшләгәннән соң, Рәмиевләр цензурадан рөхсәт алып, яңа журнал чыгарырга уйлыйлар. 1908-1918 елларда Риза Фәхретдин "Шура" журналы баш мөхәррире булып эшли. Журнал айга ике тапкыр чыга. Ун ел эчендә 240 нөсхәсе дөнья күрә. Журнал үзе Русиянең төрле төбәкләрендә таралып өлешчә генә сакланган. Инкыйлаб булгач, динне бетерә башлагач, халык журналны сакларга курка башлый. Кайда яндыралар, кайда күмәләр, журнал шулай юкка чыгып бетә. Мәсәлән, бездә 50ләп саны гына бар. Нөсхәләре бик аз.
Ә Финляндиянең милли китапханәсендә журналның 240 саны да бар. Бәлки, вакыт узу белән алар аны дигиталлаштырып интернетка да чыгарыр. "Шура" журналы үзеннән-үзе төпләмә сорый торган була, чөнки аның бит саны һәр журналда беренчедән башланмый, ә алдагы санның соңгы битеннән дәвам итә, - дип сөйли Котбиева.
Шушы ук залда Риза Фәхретдиннең Оренбурдан кайткан реставрацияләнгән эш өстәле дә куелган.
Ул өстәл янәшәсендәге урындыкларны безнең авылдашыбыз Идрис абый шомырт агачыннан ясаган.
Дүртенчесе – Уфа залы.
Биредә күбрәк мемориаль экспонатлар тупланган. Мәсәлән, Риза Фәхретдиннең юл сандыгы.
— Без ул сандыкны башта Финляндиядән алып кайткандыр дип уйлаган идек. Ләкин Мәккәдән бер профессор Казанга ниндидер конференциягә килгәч, Риза Фәхретдиннең музеен күрәсе килеп безгә килде. Тәрҗемәче белән килделәр. Шул әйтә, бездә мондый сандыклар бик күп, ди. Шулай булгач, без аны бәлки Мәккәдән алып кайткандыр дип уйладык, ди Котбиева. Ул балаларга сандыкның ике төпле булуын күрсәтеп, Ризаның киемнәрне аста, ә китапларны өстә йөртүе турында сөйли. Китаплар һәрвакыт идәннән биегрәк урында ятарга, ә Коръән китабы кендектән югары урында булырга тиеш дип аңлата.
Риза Фәхретдин фотосурәтләргә бик күп төшкән, музейда үз фотолары бик күп.
Шунда ук Ризаның инкыйлабка кадәр бастырылган китаплары, хезмәтләре дә урын алган. Кызы Әсма, апасы Зәйнәп белән, әтисе турында мәгълүмат туплыйлар. Риза Фәхретдин турындагы китап та Әсманың кулъязмаларына, әтисе турындагы истәлекләренә нигезләнгән.
— Бу сәгать безнең музейдагы кыйммәтле экспонатларның берсе. 2006 елда Уфадагы татар зиратына, Ризаның каберенә баргач, аның эшләгән урынын күрергә дип Уфадагы Диния нәзарәтенә кереп чыгарга булдык. Шушы сәгатькә күзебез төште. Сәгать йөрмәгәч, каралмагач, аның Диния нәзарәтенә кирәк түгеллеген аңладык. Электән торган экспонатны чыгарып та ыргыта да алмыйлар, кирәк тә түгел. Болгар җыенындагы азаннан соң, Тәлгать Таҗетдинне махсус сагалап торып, без аннан шушы сәгатьне сорадык. Аның ризалыгы белән барып алдык. Шушы сәгатькә карыйбыз да Ризаның аны ачып төзәтүен күз алдына китерәбез, ди Фәридә ханым.
1917 елда инкыйлаб башланганнан соң, типографияләр, матбугат чаралары ябыла – Риза Фәхретдин эшсез кала. Казыйлар авырлыктан качып илдән китә башлый. Аны яңадан Диния нәзарәтенә Уфага чакыралар. 1922 ел, ачлык вакытында, мөфти Галимҗан Баруди халыкка ризык, ашлык сорап Сталинга бара. Аны шуннан чыккач та инфаркт булып үлә дип тә әйтәләр, кайтырга чыккач поездда үлә дигән сүз дә була. Шунда Русия мөфтисез кала һәм 1923 елда Ризаны мөфти итеп сайлыйлар. 1936 елның 12 апреленә кадәр, гомере өзелгәнче, ул мөфти була. Совет хөкүмәте заманы – 1926 елда, Мәккәдә беренче Бөтендөнья мөселманнар конгрессы уза. Уфадагы диния нәзарәтенә дә шул Конгресска чакыру килә. Риза Фәхретдин, Совет хөкүмәтеннән рөхсәт алып, 8 кешелек делегация белән, Одесса аша Мәккәгә баралар.
— Конгресс җитәкчесе Согуд әмире булса, Ризаны аның ярдәмчесе итеп сайлыйлар. Конгрессны башыннан ахырына кадәр Риза Фәхретдин алып бара. Ни өчен Бөтендөнья мөселман конгрессын алып баруны аңа тапшыралар? Чөнки "Шура" журналын дөньяның мөселманнар булган бар почмакларында да укыйлар. Аның журналист, дин әһеле икәнен беләләр. Ул фарсы, гарәп, төрек телләрен дә белә, яза. Белеме дә зур, танышлары да күп. Конгресс беткәч, Согуд әмире аңа поднос һәм фужерлар бүләк итә. Ул фужерлар Казанның милли музеенда саклана, - ди Котбиева.
Музейда Ризаның олы кызы Зәйнәпнең патефонын да күрергә була.
Соңгы елларда бастырылган китаплары арасында "Асар" дигән дүрт томлык игътибарга лаек.
Риза Фәхретдин 1891 елда Уфада Диния нәзарәтендә казыйлык вазифасын үти башлый. Шул вакытта ул моңарчы беркем тотынмаган 100 еллык архивны тәртипкә салып систем булдыра. Шул архив мәгълүматлары нигезендә "Асар" дигән энциклопедик хезмәт яза. Аның ике томы үзе исән чакта ук бастырыла, ә икесе кулъязма хәлендә саклана. Хәзер галимнәр ярдәме белән аның дүрт томы да басылып халыкка кайтарылды. Анда меңнән артык галимнең тәрҗемәи хәле, имамнар, шәкертләр, авыллар турында бик күп мәгълүмат тупланган.
Бишенчесе – Күргәзмәләр залы.
Зал уртасында Риза Фәхретдиннең нәсел агачы сурәтләнгән.
— Риза үзе исән вакытта ук 15 буынын, 200дән артык исемне үзе таба. Аннары аның эшен энесе Зыятдинның улы Нәҗип абый дәвам итә. Монда бүген 800дән артык исем теркәлгән. Элек ир бала ягыннан гына фамилия барган, шуңа аларны гына теркәгәннәр. Хәзер бу агачта хатын-кызлар да бар, дип сөйли Котбиева.
Нәсел агачында Риза Фәхретдин нәселе дәвамчылары да күренеп тора - нәсел дәвам итә, әмма урыслашкан. Биредә Анастасия, Людмила, Иваннар...
Фәридә Котбиева моны совет чорындагы сәясәт белән аңлата. Риза Фәхретдин үзе дә урыс телен үзлегеннән укыган, ә балаларын урысча белсеннәр дип урыс мәктәпләренә биреп укыткан.
— Риза Фәхретдин 1936 елда, репрессияләрнең иң кызган вакытында вафат була. Ул үлүгә олы улы Габдрахманны халык дошманы буларак кулга алалар, ул Уфа төрмәсендә үлә. Икенче улы Габделәхәт тә репрессияләргә эләгеп, атып үтерелә. Бу хәсрәтләр бар да Нурҗамал абыстайның йөрәгенә килә. Аның бөтен милкен алалар, музейда алынган милекнең исемлеге дә саклана. Ул кулында нәрсә бар, шуның белән кызлары Әсма һәм Зәйнәп янына чыгып китә.
Ике улы Габдрәшит белән Сәгыйть, кызлары Әсма белән Зәйнәп әтиләренең кемлеге хакында 1960нчы елларга кадәр дәшмиләр. Чөнки эзәрлекләнүдән куркалар. Брежнев килгәч кенә алар "безнең әти" дип хатлар яза башлый. Ул хатлар да музей фондында саклана. Риза Фәхретдиннең бар китаплары, энциклопедик хезмәтләре тәрбия һәм тарих турында. Советлар таралып дин кайта башлагач кына Риза Фәхретдин турында сөйли, китапларын халыкка кайтара башладылар, иншаллаһ, бу дәвам итәр, — дип тәмамлый Фәридә Котбиева.
Музейда фотозона кебек почмак та булдырылган. Музей хезмәткәрләре грант отып, милли киемнәр тектергән. Аларны да киеп фотога төшәргә була.
Ризаэтдин Фәхретдин (1859-1936)
Ризаэтдин Фәхретдин 1859 елның 17 гыйнварында Әлмәт районы Кичүчат авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне әтисе Фәхретдин хәзрәт һәм әнисе Мәһүбә абыстайдан ала. Аннары Лениногорски районы Түбән Чыршылы мәдрәсәсендә ун елдан артык укый. Мәдрәсәне тәмамлаганда дүрт китап яза. Тирә-якка аның таләпчән, яңа алымнар белән укыткан, сәләтле мөгаллим дигән даны тарала.
1889 елда Уфага казый итеп чакыралар. Яшь булуына карамастан, аңа бу вазифаны йөклиләр, ул хөкемлек эше белән шөгыльләнә башлый. Уфада чакта тарихи-фәнни эшкә башы белән чума, бик күп иҗат итә. Унлап китабы басыла. Үз гомерендә галим 147 китап чыгара, аларның 77се бала тәрбиясенә багышланган.
Риза Фәхретдин исеме татар дөньясына таныла. 1906 елда атаклы Закир һәм Шакир Рәмиевлар аны Оренбурга эшкә чакыралар. "Шура" журналында мөхәррирлек итә, шул ук вакытта "Хөсәения"дә укытып, аның мөдире булып та эшли. Журналда галимнең 777 фәнни мәкаләсе басыла. Тарих, фәлсәфә, география, психология, икътисад, педагогика, дидактика, биология, математика, татар теле һәм әдәбияты, иҗтимагый фикер тарихы – күптөрле фән тармакларына бәйле мәкаләләр бастыруга ирешә. Чит ил галимнәрен журналга язарга күндерә.
1936 елның 12 апрелендә вафат була. Аңа 77 яшь була. Ризаэтдин Фәхретдин Уфаның татар зиратында җирләнгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!