Риза Фәхретдин музеенда
Риза Фәхретдиннең Әлмәт районы Кичүчат авылындагы мемориал музеенда элмә такта
Риза Фәхретдиннең рәссам Шамил Шәйдуллин ясаган портреты. Музейга Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев бүләк иткән
Риза Фәрхетдиннең чынаягы
Риза Фәрхетдиннең чынаягы һәм самавыры
Мичтә вафли пешерү өчен махсус форма
Риза Фәхретдиннең Оренбургта яшәгән елларына багышланган зал. Биредә язучы Фатих Кәрими гаиләсе турында материаллар.
Риза Фәхретдиннең "Хөсәения" мәдрәсәсендә укыту һәм мөдирлек итү чоры фотолары
Риза Фәхретдиннең Оренбурдан кайткан реставрацияләнгән эш өстәле
Ә бу урындыкларны Кичүчат авылы остасы шомырт агачыннан ясаган
Риза Фәхретдиннең юл сандыгы. Ул ике төпле, Риза китапларны аскы өлешендә, киемнәрен өстә йөрткән. Мәккәдән кайткан сандык дип фаразлана.
Риза Фәхретдин фотога төшәргә яраткан, музейда үз фотолары күп
Музейдагы кыйммәтле экспонатларның берсе, Риза Фәхретдиннең Диния нәзарәтендә эшләгән чорыннан
Риза Фәхретдин 1923 алдан 1936 елның 12 апреленә кадәр, гомере өзелгәнче, мөфти була. Совет хөкүмәте заманы – 1926 елда, Мәккәдә беренче Бөтендөнья мөселманнар конгрессы уза. Уфадагы диния нәзарәтенә дә шул Конгресска чакыру килә. Риза Фәхретдин, совет хөкүмәтеннән рөхсәт алып, 8 кешелек делегация белән Одесса юлы аша Мәккәгә баралар.
Риза Фәхретдиннең олы кызы Зәйнәпнең патефоны
Риза Фәхретдин язган китаплар
Риза Фәхретдин турындагы китап та Әсманың кулъязмаларына, әтисе турындагы истәлекләренә нигезләнгән
Риза Фәхретдиннең кызы Зәйнәп чиккән намазлык