Русия думасы хөкем ителүчеләрне Украинадагы сугышта катнашкан өчен азат итүне хуплады

Русия думасы

Бүген Дума бу хакта ике канун өлгесе кабул итте.

Русия думасы мәхкәмә эшләре барган чакта гаепләнүчеләргә хәрби хезмәт контракты төзергә мөмкинлек бирә торган канун өлгесен икенче һәм өченче укылышларда кабул итте.

Моннан тыш, Дума хөкем ителүчеләр мобилизация яки контракт белән хәрби хезмәткә чакырылган булса, аларны җинаять җаваплылыгыннан азат итәргә мөмкинлек бирүче канун өлгесе дә кабул итте.

Хәрби хезмәт узган чакта җинаять эшләрен карау туктатылып торачак, ә чикләү чарасы гамәлдән чыгарылачак.

Хөкем ителүчеләр бары тик дәүләт бүләге алса яки яшьләре җиткәнгә, сәламәтлекләре аркасында, мобилизация чоры беткәнгә хәрби хезмәттән җибәрелсәләр генә, җинаять җаваплылыгыннан тулысынча азат ителәчәк.

Гамәлдәге кануннарга ярашлы, әгәр гаепләнүчеләргә ачылган җинаять эшләре мәхкәмәгә кергән икән, алар хәрби контракт төзи алмый. Хәзерге вакытта тикшерү астында булсалар да, эшләре әле мәхкәмәгә җибәрелмәгән, яки инде хөкем ителгән кешеләр генә контракт төзеп сугышка китә һәм җаваплылыктан азат ителә ала.

  • Ике канун өлгесе дә Думага быел августта кертелде. Беренчесе - Югары мәхкәмә тәкъдиме белән. Икенчесе исә Дума белән Федерация шурасының конституцион канун чыгару һәм дәүләт төзелеше комитетлары башлыклары Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас, шулай ук түбән пулатның саклану комитеты рәисе Андрей Картаполов тарафыннан әзерләнде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!