Русия гаскәре Киевка баллистик ракетлар белән һөҗүм иткән

Русиянең Киевтагы Голосеевски районына һөҗүме нәтиҗәсе. 20 декабрь

Җылылык челтәренә зарар килгән, 630 йорт, хастаханә һәм мәктәпләр җылысыз калган.

Бүген, 20 декабрь иртәсендә Русия гаскәрләре Киевка ракет һөҗүме ясаган. Бу хакта шәһәр мэры Виталий Кличко белдерде. Бер кеше үлгән, тугыз кеше җәрәхәтләнгән.

Голосеевски районында җылылык челтәре зарарланган. Нәтиҗәдә Киевта 630 торак йорт, 16 дәвалау оешмасы, 17 мәктәп һәм 13 балалар бакчасы җылылыксыз калды, дип белдерделәр Киев шәһәре хәрби хакимиятендә. Моннан тыш биш машинага ут капкан, офис бинасына, юлга һәм газ торбасына зарар килгән.

Кличко язуынча, ракет калдыклары төшүе аркасында Соломенски һәм Шевченски районнарында янгыннар чыккан.

  • Кичә, 19 декабрьдә туры элемтә вакытында Русия президенты Владимир Путин Русия беренче чиратта Украинаның "хәрби объектлары һәм хәрби-сәнәгать комплексына" һөҗүм итә, "карарлар кабул итү үзәкләре дә булырга мөмкин", дигән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!