Русиядә бөтен авырлы хатын-кызларны психологка җибәрмәкчеләр

Иллюстратив фото

Аерым алганда, хатын-кызларда күкрәк сөте белән имезүгә уңай караш уятырга телиләр. Психологлар бала тапканнан соң була торган депрессиягә һәм баладан баш тартуга каршы профилактика белән шөгыльләнәчәк.

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы көмәнле хатын-кызларны йөклелек чорында ике тапкыр психологка җибәрергә тәкъдим итә. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте вәкиле "Ведомости"га сөйләгән.

Беренче тапкыр психолог янына беренче яки икенче триместрда, хатын-кызлар консультациясенә мөрәҗәгать иткән чакта җибәрәчәкләр. Чираттагысы – өченче триместрда. Бу хактагы мәгълүмат гадәти йөклелек вакытында беренчел медицина-санитар ярдәме стандартлары өлгесендә бар. Документны норматив-хокукый актлар порталында 5 сентябрьдә чыгарганнар.

Министрлыкта аңлатуларынча, психолог белән киңәшләшү – баланы карында йөртү һәм тудыру белән бәйле уңай фикерләр булдыру өчен кирәк. Шулай ук хатын-кызларда күкрәк сөте белән имезүгә уңай караш уяту өчен дә. Моннан тыш, психологлар бала тапканнан соң була торган депрессиягә һәм баладан баш тартуга каршы профилактика белән шөгыльләнәчәк.

  • Русиядә балалар туу дәрәҗәсе 1990 елгы минимумга төшкән. Росстат мәгълүматларына караганда, 2024 елның беренче ярты елында барлыгы 599,6 мең бала туган. Бу былтырга шушы чор белән чагыштырганда 16,6 меңгә әзрәк.
  • Русиядә аборт ясарга теләүче хатын-кызларны да психологларга җибәрә башладылар. Мәсәлән 2023 ел ахырында Татарстанда Кризислы йөклелек республика үзәге ачылган, аларның районнарда филиаллары да бар. Биредә көмәнле хатын-кызлар белән акушер-гинекологлар һәм психологлар эшли, аларны аборт ясамаска үгетли. Шул рәвешле, 2023 ел башыннан Татарстанда йөклелекләре иртә чорында булган хатын-кызларның 64 процентын аборт ясамаска күндерә алганнар.
  • Элегрәк Русия думасына аерылышыр алдыннан парларны психолог белән киңәшләшергә мәҗбүр итә торган канун өлгесе кертелүе хәбәр ителде. Аңа ярашлы, хәзер аерылышу эшен өч айга кичектереп торачаклар, ә ир белән хатын гаилә психологына барырга тиеш булачак. Әгәр психолог ярдәменең нәтиҗәсе булмаса яки ир белән хатынның берәрсе һаман да аерылышу теләгендә нык торса – аерачаклар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!