Русиядә электрон повесткалар реестрын сынап карау рәвешендә эшләтә башлаганнар

Иллюстратив фото

Ноябрьдән башлап биредә повесткалар һәм хакимият оешмаларының гаскәргә чакыру белән бәйле карарларын чыгарачаклар, качып йөрүчеләргә кертелгән чикләүләр турында хәбәрләр дә эленәчәк.

Русиядә сынау рәвешендә электрон повесткалар сайты эшли башлаган. Моңа "Хабр" күмәк IT-блогы кулланучысы игътибар иткән.

Ноябрьдән башлап биредә повесткалар һәм хакимият оешмаларының гаскәргә чакыру белән бәйле карарларын чыгарачаклар, качып йөрүчеләргә кертелгән чикләүләр турында хәбәрләр дә эленәчәк. Бу хактагы канунны Русия думасында 2023 елның язында кабул иттеләр.

Электрон повесткаларны 1 ноябрьдә җибәрә башларга тиешләр. Бу сайт аша кешеләр шәхси сәхифәләренә кереп, гаскәргә чакыру белән бәйле үзләре турында мәгълүмат таба алачак. Электрон реестрда чыгып, 7 көн узганнан соң повестка тапшырылган булып саналачак. Гражданга бу хакта хәбәр бирергә тиешләр, әмма хәзер элеккеге кебек хәрби комиссарларның гаскәргә чакырылучыдан повестка алу турында имза куйдыртуы мәҗбүри түгел.

Узган елның җәендә канун чыгаручылар хәрби чакырылышка ярашлы егетләргә, повесткалары реестрда чыкканнан соң Русиядән читкә китүне тыйды. Русия Украинага каршы сугыш башлагач кабул ителгән кануннар мәҗбүри хәрби хезмәттән качучыларга машина йөртүне, үз исемнәренә транспорт һәм күчемсез милек теркәүне, кредитлар алуны, кече эшмәкәрлек теркәүне тыя.

  • Моннан тыш, Русиядә 1 гыйнвардан гаскәргә алыну яшенең югары чиге 27 яшьтән 30 яшькә кадәр арттырылды. Русия баш штабында өлкәнрәк яшьтәгеләрне рекрутка алу хәрби бүлекләрнең "рухи мохитенә уңай йогынты ясаячак", чөнки бу яшьтәгеләр инде профессиональ белем һәм тормыш тәҗрибәсенә ия дигән фикердә.
  • Думада даими рәвештә гаскәрдә хезмәт итү вакытын бер ел урынына ике ел итәргә тәкъдим итәләр.
  • Сайт Реестрповесток.рф адресы белән эшли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!