Русиядә Көнбатыш җырларын тыярга тәкъдим итәләр

Русия Думасы депутаты Андрей Луговой

"Музыка - пропаганда, яшьләргә йогынты ясый торган әйбер", дип белдергән Дума депутаты Андрей Луговой.

Русия Думасы депутаты Андрей Луговой "ят агентлар" өчен махсус хисаплар ачтыру турындагы канунны кабул иткән вакытта, парламент мөнбәреннән чыгыш ясап, Русиянең музыкаль стриминг платформнарындагы чит ил музыкасын тыярга тәкъдим иткән.

"Минемчә музыка — пропаганда, яшьләргә йогынты ясый торган әйбер. Эчке эшләргә тыкшыну фактларын тикшерү комиссиясендә бу мәсьәләне аерым өйрәнербез, дип уйлыйм. Чит илнең катнашы булмасын. Яки 20 проценттан да артмасын. Юкса болай итеп без сезнең белән ерак китә алмаячакбыз", дип белдергән Луговой.

Депутат Андрей Луговой — Совет берлеге КГБсы һәм Русия ФСБсының элекке офицеры, Русия кануннарын кырыслаткан күп санлы канун өлгеләренең автордашы.

Аерым алганда ул "суверен интернет" турындагы канунны әзерләүчеләрнең берсе булды, "ят агентлар" һәм теләнмәгән оешмалар, шулай ук Русия гаскәре турында фейклар тараткан өчен милекне конфискацияләү турындагы канун өлгеләренең кабул ителүенә йогынты ясады.

  • Британиядә Луговойны ФСБның элекке офицеры Александр Литвиненконы үтерүдә гаеплиләр. Литвиненко Британиядә сәяси сыену урыны алган иде, 2006 елның ноябрендә аны агуладылар.
  • Британия тикшерүчеләре Литвиненко агуланган маддәнең эзләрен Луговой калган кунакханәләрдә, рестораннар һәм очкычларда тапты. Медиа хәбәрләренә күрә, 2006 елның декабрендә Луговой радиацион агуланудан Мәскәүдә дәваланган.
  • Бер елдан соң аны Дума депутаты итеп сайладылар, ул кагылгысызлык алды. 2015 елда Путин Луговойны "Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләде.
  • Моңарчы Русиядә Украина җырларын тыңлаучыларны "гаскәрне кимсетү"дә гаепләп штрафка тарткан очраклар булды.
  • Аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов Украина хакимиятен хуплаган шигарләр кычкырган һәм украин җырлары җырлаган кешеләрне хакимиятләр эзәрлекләячәк дип янады.
  • Аксеновның бу белдерүе Бакчасарай шәһәрендә туй вакытында "Червона калина" җырын башкарудан соң чыккан зур җәнҗал белән бәйле булды.
  • Шушы ук җырны ВКонтактедагы сәхифәсенә урнаштырган өчен, Карасубазар (Белогорски) техникумының элекке укытучысы Андрей Белозеровны 14 тәүлеккә кулга алдылар. Ул тоткарлаган чакта үзен кыйнауларын да сөйләде.
  • Украина җырларын Башкортстанда да тыйган очраклар булды. Әйтик Кушнаренко район хакимияте бинасы каршында оештырылган ярминкәдә Верка Сердючканың "Ще не вмерла Украина" дигән җыры уйнагач, мәдәният бүлеге җитәкчесенә кисәтү ясадылар.
  • Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина моңа фикер белдереп Азатлыкка "Сәясәтчеләр үз эшләрен эшләсен, әмма җырга кагылмасын. Без украин җырларын тыңлап, җырлап үстек. Алар шул кадәр популяр иде. Бүген әшәкелек, пычрак тараткан җырларны тыярга кирәк", дигән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!