Русиядә мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннарыннан оешкан "Путь домой" хәрәкәте "Гаиләсез көн" чарасы үткәрә

Иллюстратив фото

Флешмобта катнашучылар әтиләренең, ирләренең хәзерге вакытта гаиләләре белән түгел, ә сугышта булуын искәрткән плакатлар белән фотога төшә.

Бүген, 8 июльдә Русиядә Гаилә көне үтә. Бу уңайдан мобилизацияләнгәннәрнең хатыннарыннан оешкан "Путь домой" хәрәкәте кабат хәрбиләрне сугыштан кайтаруны таләп итә һәм "Гаиләсез көн" дигән чара үткәрә. Флешмобта катнашучылар әтиләренең, ирләренең хәзерге вакытта гаиләләре белән түгел, ә сугышта булуын искәрткән плакатлар белән фотога төшә.

"Гаилә елы, гаилә көне, гаилә парады, традицион гаилә кыйммәтләре. Нинди матур, купшы һәм ясалма сүзләр. Безнең хакимиятләрнең чын гаилә кыйммәтләре шундый: үз балалары иң яхшы тормышта яши, ә безнекеләр әтисез үсә", дип яза хәрәкәт әгъзалары.

Telegram-канал беренче фотоларны чыгарды. Алардагы плакатларда "Башта гаиләне кайтарыгыз, аннан соң парад та булыр", "Владимир Владимир улы, әтине кайтарыгыз", "Ике елга якын гаиләсез" дигән язулар бар.

"Безнең күп булуыбызны күрсеннәр! Бергәләшеп без ирләребезне өйгә кайтаруга ирешә алачакбыз", диелә хәрәкәтнең Telegram-каналында.

  • Былтыр Русиядә "Путь домой" хәрәкәте оешты. Мобилизацияләнүчеләрнең хатыннары мобилизация башыннан бирле сугышкан ирләрен кайтаруны таләп итә. Хакимиятләр сугыш бетми торып, бөтенләйгә кайтару булмаячак диләр. Хатыннар моның белән килешми.
  • Хатыннар төрле чаралар оештыра. Әйтик моңарчы социаль челтәрләрдә "Vерните мужа! Я Zа#балась" дигән флешмоб уздырдылар.
  • Элегрәк Русия хакимиятләре "Путь домой"ны "ят агент" дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!