Русиядә таксига хөкүмәтнең таләпләре һәм бәяләр артканнан соң соры такси базары барлыкка килгән

Иллюстратив фото

Мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә такси чакырта торган чатлар һәм төркемнәр күбәйгән.

Русиядә хөкүмәтнең таләпләре кырыслануы һәм бәяләр арту вазгыятендә соры такси базары барлыкка килгән. "Әле биш ел элек кенә ул юк иде", дип җиткергән "Цифровые платформы" автоном сәүдәгә корылмаган оешмасы баш мөдире Арсений Щельцин премьер-министр Михаил Мишустинга хатында. Бу документ белән "Коммерсантъ" басмасы танышкан.

Анда әйтелгәнчә, такси чакырта торган чатлар һәм төркемнәр күбәйгән. "Прессиндекс" аналитика үзәге исәпләп чыгарганча, хәзерге вакытта Telegram мессенджерында 234 төркем һәм 29 чат-бот бар, ә "Вконтакте"да - 3,8 мең төркем. "Максим" такси чакырту хезмәте мәгълүматынча, Telegram-да канунсыз канал-агрегаторлар бар, алар машина йөртүчеләргә комиссия керткән.

Росстат хисаплауларынча, 2024 елның июлендә таксида 1 чакрым йөрүнең бәясе узган елның шул ук чорына караганда 26 процентка - 43,11 сумга кадәр арткан.

Канунсыз эшләүче машина йөртүчеләр юлчыларга ике тапкыр арзанрак бәя тәкъдим итә ала, чөнки алар агрегаторлар белән эшләгән акчаларының 20-30 процентын бүлешми һәм машина куя торган урынны арендалаганга такси паркына көн саен 2-3 мең сум түләми, ди "Цифровой мир" дигитал поатформ кулланучылары берлеге рәисе Валерий Корнеев. "Максим"да искәртүләренчә, такси чакырту хезмәте һәм агрегаторлар мөштәриләренең әнә шул канунсыз эшләүче төркемнәргә китүен сизә башлаган.

  • Татарстанда да такси кыйбатланды. Такси кыйммәтләнүенә йогынты ясаган сәбәпләрнең берсе – Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядән машина җитештерүчеләрнең китүе. "Машина җитештерүчеләрнең бер өлеше киткәннән соң, машиналарга да, аларга хезмәт күрсәтүгә дә бәяләр артты. Чыгымнар арткан вазгыятьтә кайбер машина йөртүчеләр башка шөгыльгә өстенлек бирә һәм вакытлыча яки озак вакытка һөнәрләрен ташлап тора", дип белдергән иде такси хезмәте вәкиле.
  • Моннан тыш юлчы ташу белән бары тик юридик затларга гына шөгыльләнергә рөхсәт итүче һәм машина йөртүчеләргә дә такси ширкәтләренә дә күпсанлы таләпләр кертүче канун үз көченә керде, бәяләр артуга бу да йогынты ясады.
  • Юрист Әмир Хәсәнов "Вести Татарстана"га әйтүенчә, хәзер машина йөртүче хезмәт килешүе нигезендә генә эшләргә, яки шәхси эшмәкәр булырга тиеш. Шулай ук аларга хөкем ителмәгән булулары турында белешмә китерергә кирәк булачак.
  • Кайбер чикләүләрне төбәкләр үзләре дә кертте. Әйтик былтыргы җәйдә Татарстан хөкүмәт йорты республикада такси эшен көйләүче яңа кагыйдәләр әзерләгән иде. Аерым алганда, аларга ярашлы машинаның төсе ак яки сары булырга тиеш.
  • Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов фикер алышулар вакытында, яңа кагыйдәләр кертелсә, таксида йөрү бәясе артырга мөмкин, чөнки канунсыз эшләүче таксичыларны "аралап аласы булачак" дип әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!