Русиядә YouTube-ның начар эшләве турында шикаятьләр арткан

Иллюстратив фото

Кичә туры элемтә вакытында Русия президенты YouTube-ның Русиядә начар эшләвенә Google-ны гаепләде, техника белән тәэмин итүне киметеп, проблемнарны үзе ясады диде. 

Кичә, 19 декабрьдә Русиядә YouTube эшчәнлегендәге хаталар турындагы зарларның саны 8,5 меңнән артып киткән. Бу хакта "Сбой.рф" белешмәләреннән күренә.

19 декабрьдә шундый 8644 хәбәр килгән. Бу алдагы көн белән чагыштырганда 1,5 тапкырга, 17 декабрьдәгедән биш тапкырга күбрәк.

YouTube-ның начар эшләвенә зарлар Владимир Путинның кичә туры элемтә вакытында ясаган белдерүеннән соң нык арткан. Русия президенты YouTube-ның Русиядә начар эшләвенә Google-ны гаепләде, техника белән тәэмин итүне киметеп, проблемнарны үзе ясады диде.

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Google Русиягә күләмле мәгълүматны тизрәк йөкләргә мөмкинлек бирүче кэш сервирлары бирүне туктатты. Бу хакта июльдә сервисның эшчәнлегендәге төзексезлекләр турында әйткән чакта Ростелеком да белдергән иде.

  • 1 августта YouTube видеохостингы Русиядә начар эшли башлады. Июль уртасында Русиянең иң эре телекоммуникация ширкәте "Ростелеком" илдә Youtube видеохостингы эшендә проблемнар ихтималы турында кисәтте. Элемтә операторына карамастан, Русиядә яшәүчеләр видеоларны әкрен йөкләү һәм видеоларның түбән сыйфаты кебек проблемнарга юлыга ала диелде. Моны ширкәт Google җиһазы – Google Global Cache "деградациясе" белән аңлатты.
  • Google Русиядә YouTube проблемнарына катнашы булмавын белдерде. "Русиядә кайбер кешеләр Youtube-ка керә алмавы турында хәбәрләр безгә билгеле. Бу ниндидер техник проблемнар яки безнең тарафтан гамәллә түгел", — диелә ширкәт белдерүендә.
  • "Медуза" үзенең чыганакларына сылтама белән Русия хакимиятләре YouTube-ның тизлеген секундка 128 кбитка кадәр төшереп акрынайтырга булган дип язды.
  • Русия Украинага бәреп кергәннән соң, YouTube Кремльне хуплаучы күп кенә каналларны томалады. Ә оппозицион медиа, киресенчә, видеохостингта эшләвен дәвам итә.
  • Путин Украинага каршы сугышы башлагач, Русиядә Facebook, Instagram кебек социаль челтәрләр томаланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!