Русиядәге ширкәтләрнең 50 проценттан артыгы мигрант-эшчеләрнең җитмәвен белдерде

Иллюстратив фото

Эш бирүчеләрнең 56 процентны мигрантлар арасыннан кирәкле белгечләрне таба алмый. 36 процент очракта урыс телен начар белгәнгә эшкә ала алмый.

Русия ширкәтләренең яртысыннан артыгы чит ил эшчеләренең җитмәве турында әйткән. Бу хакта hh.ru сораштыруына сылтама белән "Коммерсантъ" җиткерә.

Хезмәт базарында иң зур ихтыяҗ - эшчеләргә (53 процент), төзүчеләргә (35 процент), кибетләрдә эшләүчеләргә (25 процент) һәм җитештерүдә эшләүчеләргә (23 процент).

Шул ук вакытта ширкәтләрнең 46 проценты мигрантларны эшкә алуның күләме белән "азмы-күпме" канәгать булуларын әйткән.

Русиянең сәнәгать һәм эшмәкәрләр берлеге мәгълүматынча, ширкәтләрнең өчтән икесе эшкә мигрантларны яллаганда авырлыкларга юлыга. Эш бирүчеләрнең 56 процентны мигрантлар арасыннан кирәкле белгечләрне таба алмый. 36 процент очракта урыс телен начар белгәнгә күрә эшкә ала алмый. Ширкәтләрнең 19 проценты кайбер төбәк җитәкчеләренең мигрантларны эшкә алу белән бәйле чикләүләр кертүенә зарланган.

Күптән түгел эшче куллар җитмәгәнгә күрә, Татарстанның хезмәт министрлыгы вәкилләре эшчеләрне җәлеп итү өчен Таҗикстанга барган иде. Аңа кадәр Үзбәкстанга бардылар.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мигрантлардан башка икътисадны үстереп булмый дип белдерде. Шул ук вакытта республикада чит ил кешеләрен катгый контрольдә тотарга телиләр. Татарстан хөкүмәте мигрантларны социаль һәм мәдәни адаптацияләү өчен эшче төркем төзеде.

Демограф Алексей Ракша аңлатуынча, республиканың бу хәлгә төшүенә демография һәм сугыш китергән. "Кадрлар кытлыгына китергән төп сәбәп — демографик упкын һәм 90нчы еллар кайтавазы, — ди ул. — Моны ир-атларны фронтка җибәрү һәм сугыштан, мобилизациядән качу кискенләштерде. Шулай ук саклану сәнәгатенә көчле бюджет импульсы өстәлүе дә йогынты ясады".

  • Быел мартта "Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Хокук яклаучы Валентина Чупик теракттан соң Русиядәге мигрантларны кысрыклаулары турында 8,5 мең мөрәҗәгать килде дип белдерде.
  • Күптән түгел Урта Азиядән килүчеләрне Русиядә яшәргә өйрәтә торган адаптацион курс барлыкка килүе билгеле булды. Лекция дәвамында мигрантларны Русиядә яшәгәндә үзеңне ничек тотарга өйрәтәчәкләр. Лекцияне алып баручылар мигрантларга урыс телен белү мөһимлеген җиткерергә, таныш булмаган кешеләргә "брат", "сестра" сүзләрен кулланып эндәшү отышсыз икәнен аңлатырга тиеш. Шулай ук мигрантларга башка кешеләр янында туган телләрендә пышылдап сөйләшмәскә, чит кешеләрне тикшермәскә киңәш итәләр.
  • Ел башыннан Русиядән 30 меңнән артык чит ил ватандашын депортацияләгәннәр. Бу былтыргыдан ике тапкыр күбрәк. Йөз мең чит ил ватандашына Русиягә керү тыелган. Бу исә узган ел белән чагыштырганда 55 процентка артыграк.
  • Русия эшче мигрантларны илдән китә башласыннар өчен Украинадагы сугышка җибәрә. Бу хакта Петербур халыкара юридик форумында Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин әйтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!