Русиянең 2025 елгы бюджетына сугыш өчен моңарчы күрелмәгән чыгымнар – 13,5 триллион сум салганнар

Иллюстратив фото

2024 елгы бюджетта хәрби чыгымнарга 10 триллион сумнан артык акча каралган иде.

2025 елда Русиянең "Дәүләт саклануы" маддәсенә карый торган бюджет чыгымнары 13,5 триллион сум булып дип көтелә. Бу хакта федераль бюджет турындагы канун өлгесенә аңлатма язуына таянып, The Bell язды. Шулай итеп, хәрби чыгымнар Русия эчке тулай җитештерү (ВВП) күләменең 6,31 процентын тәшкил итәчәк.

2025 елга һәм 2026-2027 елгы план чорына федераль бюджет өлгесе Русия Думасына бүген, 30 сентябрьдә кертелде.

Аңарчы бер атна алдан Русиянең өч еллык бюджеты проекты белән Вloomberg агентлыгы танышкан иде. Ул чакта сугыш өчен чыгымнар 13,2 триллион сум булыр дип күз уңында тотылды – хәзерге версиясеннән азрак.

2024 елгы бюджетта хәрби чыгымнарга 10 триллион сумнан артык акча каралган иде, ул чакта бу моңарчы күрелмәгән күләмдә акчалар булды. Шул ук вакытта 2025-2025 елларда сугышка чыгымнар 8,5 һәм 7,4 триллион сум булыр һәм кимер дип көтелде.

Яңа өч еллык бюджетта да 2026-2027 елларда сугыш чыгымнары кимү күз уңында тотыла. Аңлатма язуыннан күренгәнчә, 2026 елда саклану чыгымнары – 12,8 триллион сум, 2027 елда – 13,1 триллион сум булыр дип фаразлана,

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!