Сафаҗай авылында "Шәкертләр бәйрәме" узды

28 июль Түбән Новгород өлкәсенең  Сафаҗай татар авылында "Шәкертләр бәйрәме" узды. Быел ул унберенче тапкыр оештырылды.  Сәхнә әзер!

Бу бәйрәм беренче чиратта балалар өчен оештырыла, әмма унберенче тапкыр уза торган бәйрәмне өлкәннәр дә ярата, тамаша кыла, балаларның ярышларын карап аларга теләктәшлек күрсәтә. Сафаҗайның төп мәйданы халык белән тулы иде.

2020-2023 елларда бәйрәм булмый калды, сәбәбе — коронавирус пандемиясе. Әмма быел Сафаҗайда татар балалары үзара ислам динен, татар гореф-гадәтләрен белүләрен күрсәтә алды. 

Быел барлыгы 15 такым чыгыш ясады. Сафаҗайның үзеннән ике такым булды.

"Шәкертләр бәйрәме" тулысынча татар телендә уза. Чыгышларның да татарча булуы — төп шартларның берсе. 

Сафаҗайдагы "Шәкертләр бәйрәме"нә — Татарстанан бер такым,  Чуашстанның Урмай белән Тукай авыллары берләшеп бер такым булып килде. Калганнары — Түбән Новгород өлкәсендәге татар авылларында тупланган такымнар.

Ел саен такымнар арасында иң-иңнәр сайланып алынаа, җиңүчеләрне хөкемдарлар билгели. Ә быел исә "Шәкертләр бәйрәме" фестиваль рәвешендә узды, жюри булмады. Һәр катнашучыга бүләк бирелде. Һәр бала — җиңүче!

"Шәкертләр бәйрәме"н нәниләр дә, урта, өлкән буын кешеләре дә ярата, һәр чыгышны күзәтә, "СөбханАллаһ!" дип җан ата, сәхнәдә чыгыш ясаучыларны "Афәрин, балалар!" дип куәтли.

Чыгышлар тәмамланганнан соң балаларның күңелләрен күрү дәвам итә. Мәсәлән, кем рәсем ясарга ярата — шуларга барлык шартлар тудырылган иде. 

Милли бизәкләр белән кул эшләнмәләре дә ясалды. Егеткә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр, татарга йөзне белү дә комачауламый!

Ә кемнең утырасы килми — ярыша ала иде! Кем тизрәк, кем җитезрәк килә?!

Сабантуйдагы кебек капчыклар белән сугышсыз булмый! Менә татар егетләре бер-берсен бәреп төшерергә тырыша! Кайчак күз яшьләре дә бәреп чыга...

Татар егетләре Сафаҗай мәйданында үзара көрәшмичә таралмады. Билбаулар белән чын егетләрчә үзара кем көчле булганын билгеләде.

Мәйдандагы көрәшне барысы да дикъкать белән күзәтте. 

Чыгышлар, уеннарның кызган чыгы булса да, Сафаҗайдагы мәчет манарасыннан азан әйтелде исә — мәйдан тынып кала, күмәкләшеп намаз кылына.

"Шәкертләр бәйрәме"  иртән башланды. Ә ахшамнан соң татар җырчылары Сафаҗайда концерт куйды.