Сан-Францискода Сабан туе узды

Бәйрәмдә 2012 елгы Олимпия уеннарында көмеш медаль яулаган спортчы, хәзер Калифорниядә яшәүче татар активисты Камилә Гафурҗанова да катнашты.

Чүлмәк вату уены

Уеннарның күбесендә балалар катнашты

Пиньята АКШта иң популяр уеннарның берсе булып санала. Ул Латин Америкасында барлыкка килгән. Татарлар аны Сабантуй уеннарына да кертеп җибәргән.

Сабантуй кунаклары: уртада — АКШта туып үскән Ирек Гали, уң якта — Канадада туып, соңыннан АКШка күченгән Илхан Садри

Истәлеккә күмәк фото

АКШ татарлары Дайян Сафа һәм Илхан Садри

АКШта туып үскән татар Әдилә Сафа

28 июль көнне Сан-Францисконың Татар бинасында җырчы Рамилә Галәветдинованың концерты узды. Ул татар җырларын башкарды.