«Селигер-2009» гомумрусия җыенында төрле милләт яшьләрен толерант булырга өйрәттеләр. Татар проекты «вак мәсьәлә»гә тиңләнде.
Тверьдәге Селигер күле янында инде дүртенче ел рәттән хакимият тарафыннан яшьләр җыены уза. Быел Русиядә яшьләр елы булганга ул аеруча да зурлап оештырыла.1 июньнән алып 15 августка кадәр барачак җыенда 50 меңләп яшьләр катнашыр дип фаразлана.
«Русия һәркем өчен» дип исемләнгән беренче сменада Екатеринбур, Сембер, Түбән Новгород, Төмәннән дә татар яшьләре оешмалары вәкилләре дә катнашты. Әлеге смена төрле милләтләргә һәм яшьләр субкультараларына карата толерантлы булуга юнәлтелгән иде.
Сембердән татар яшьләре оешмасы активисты Рафаил Девәтаев әйтүенчә, яшьләр федераль агентлыгы җитәкчесе Василий Якеменко лекциядә чыгыш ясап, күпмилләтле Русиядә бер-береңә карата түземле булырга чакырган.
«Җыенда негрлар да, рус милләтчеләре дә (ДНПИ иде бугай – Р.Д), Русиядән төрле милләт яшьләре дә катнашты», ди ул.
Правослауларга аерым игътибар
Сүз-бер, ә гамәл икенче дигәндәй, нәкъ бөтен милләт һәм диннәргә тигез карарга чакырган җитәкчеләр үзләре үк кире үрнәк күрсәтә. Чөнки Селигер буенда 25 июльдән 3 августка кадәр правослаулар өчен генә махсус смена узачак. Гәрчә Русиядә башка традицион дин вәкилләре булса да.
Әгәр беренче сменада Русиядәге төрле милләт һәм дин балаларын җыеп толерантлыкка, ватанпәрвәрлеккә өндәсәләр, соңрак инде правослауларны аерым укытачаклар булып чыга.
Татардан Русия патриоты ясау
Беренче җыенда катнашкан Төмән татар яшьләре берлеге әгъзасы Сәит Тусмөхәммәтов әйтүенчә, гомумән бу чара патриотлык белән сугарылган булган.
«Без бердәм Русиядә яшибез һәм безне якты киләчәк көтә дигән мәгънә салынган иде», ди ул.
Аның фикеренчә, бу чарага киләчәктә «зур кешеләр» булырлык яшьләр чакырылган һәм Кремль тарафлы «Наши» хәрәкәте һәрдаим үзенең тәэсирен сиздереп торган.
Вак мәсьәлә
Төмәннән һәм Сембердән катнашкан татарлар башкалар кебек үк анда үз проектларын да тәкъдим иткән.
«Мин үзебезнең эшләп килүче татар яшьләре берлеген тәкъдим итеп, аның кайбер чараларына акча юлламакчы идем, әмма минем проектымны «вак» дип санадылар. Анда Русиядәге бөтен милләтләр өчен дә файдалы булган проектлар кирәк икән. Ә минеке татарларга гына кагыла иде», ди Тусмөхәммәтов.
Семберлеләрнең өч проектның берсе – өлкәдә радиосыннан татарлар өчен эфир вакытын алу булган.
«Оешма җитәкчесе Илдар Усманов эфир вакыты сатып алып, киләчәктә табыш китерә торган радио ясау проектын тәкъдим итте. Анда бары тик җырлар гына каралган, хәбәрләр булмаячак. Якеменко һәм «Русия һәркем өчен» федераль программасы җитәкчесе Мария Кислицина безнең проектка теләктәшлек белдереп хат язды. Аның файдасы булырмы - белмим», ди Девәтаев.
Гомумән Селигердагы җитәкчелек массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләүгә зур игътибар бирә. Җыенда катнашкан йөзләгән яшь журналист киләчәктә Русиянең төрле басмалары белән хезмәттәшлек итә алачак. Бу нисбәттән кайбер газета баш мөхәррирләре һәм яшьләр эшләре федераль агентлыгы белән махсус килешү имзаланган.