2022 елның декабрендә Казанның Островский урамындагы Татар китабы йортында Шәриф Камал мемориаль музей-фатирында "Бәхет елы" дигән спектакль күрсәттеләр. Анда 1937 елгы вакыйгалар турында сүз бара.
Бу фатирда яшәгән Шәриф Камалны 1937 елда бәхетле булгандыр дип әйтү авыр — ул вакытта аның якын дусларының күбесе кулга алынган, җәфалаулар аша узган һәм атып үтерелгән була.
Татар һәм совет классигы, язучысы, драматургы, мөгаллим Шәриф Камал язмышында урыс язучысы Максим Горький язмышы белән уртаклыклар күп. Үсмер чакта икесе дә фәкыйрь булган, сәяхәт иткән. Икесе дә кыска хикәяләрдән башлаган (ә Шәриф Камал очрагында, шигырьләр дә булган). Икесе дә гади кешеләр, фәкыйрьләр, эшчеләр турында язган. Икесе дә инкыйлабны һәм аның идеалларын хуплаган. Икесе дә тере классик булган. Икесе дә сак астына алыну, җәфалаулардан, лагерьлар, атып үтерүдән качып котыла алган. Икесе дә Олы террорның шаһитлары булган һәм аннан берничә кешене булса да тартып чыгарырга тырышкан. Икесе дә залимнән алданрак үлгән.
Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев (Горький белән тагын бер уртак ягы — алар икесе дә әдәби тәхәллүсләр алган) 1884 елда Пенза губернасы Инсар өязе Татар Пешләсе авылында мулла гаиләсендә туа (хәзер бу Мордовия республикасы җирләре). Башлангыч белемне мәдрәсәдә ала. 16 яшендә Мәскәү-Казан тимер юлына эшкә бара, соңрак сәүдәгәр ярдәмчесе булып Ригага китә.
Аннан соң — Истанбулга, анда ул педагогик курслар уза. Берникадәр вакыттан соң Каһирәгә китә, андагы университетның ирекле тыңлаучысы була, әмма укуын дәвам итү өчен акчасы булмагач кабат Русиягә кайта.
Донбасстагы шахтада, Кавказда нефть кәсепчелегендә, Каспида балык кәсепчелегендә эшли. Петербур һәм Оренбурда яши, берничә елга туган авылына кайта, мөгаллимлек итә, татар газетларында эшли.
Шәриф Камалның беренче шигырьләре һәм хикәяләре 1905 елда дөнья күрә. Икенче елны беренче җыентыгы чыга. Аннан соң — дистәләгән хикәяләр, повестьләр, пьесалар, романнар. 1919 елда ул ВКПб сафларына керә. Оренбур өлкәсендә беренче авыл коммунасы төзүдә катнаша (бу коммунаның тормышы "Матур туганда" романына нигез итеп алынган"). Оренбур өлкәсендә балалар йорты белән җитәкчелек итә.
"ХАЛЫК ДОШМАННАРЫ" БЕЛӘН ЭЛЕМТӘ
1925 елның көзендә Шәриф Камал Казанда төпләнә. "Кызыл Татарстан" газетында, Татар мәдәнияте йортында, ТАССРның Әдәбият һәм нәшрият эшләре баш идарәсендә (Главлит) эшли, Татар академия театрында әдәби бүлек мөдире була.
Булачак Нобель бүләге иясе Михаил Шолоховның "Күтәерлгән чирәм"ен ("Поднятая целина") тәрҗемә итә. 1934 елда Совет берлегенең Язучылар берлеге әгъзасы була. 1940 елда татар язучылары арасында беренчеләрдән булып совет чорының иң зур бүләген — Ленин орденын ала.
Ә 1942 елда ул Казанның Николай Островский урамындагы йортта урнашкан фатирында вафат була. Бу фатирда заманында татар зыялылары җыелган, ә 30нчы елларда совет хакимияте бу зыялыларның өсләреннән таптап уза. Шәриф Камалның бу фатиры әлеге вакыйгаларның телсез шаһите була.
1936 елда Камалны "халык дошманнары" Кави Нәҗми, Шамил Усманов һәм Кәрим Тинчурин белән "элемтәләре өчен" партиядән чыгаралар.
Әмма чынлыкта башка каләмдәшләре җыелышларда бу кешеләрне "камчылаган вакытта" ул аларны курыкмыйча яклаган бердәнбер кеше була.
Нәҗми дә, Усманов та, Тинчурин да 1937 елда кулга алына.
Драматург һәм режиссер Кәрим Тинчуринны 50 яше тулып бер көн узгач, 1937 елда 17 сентябрьгә каршы төндә кулга алалар. Аны совет хакимиятен бәреп төшерүне максат итеп куйган милләтчел оешма эшчәнлегендә катнашуда, Япония файдасына шымчылык итүдә, мәдәни фронтта зыяннар китерүдә гаеплиләр. Бер ел буе диярлек җәфалыйлар, күрсәтмәләр бирүенә ирешә алмыйлар һәм 1938 елда аталар.
Шәриф Камал музееның элекке мөдире Луиза Янсуар үзенең бер әңгәмәсендә "Язучылар, дуслары Кәрим Тинчурин белән, Заһидә Тинчурина белән (аның хатыны — ред.) исәнләшми башлаганда да Камал алай итмәгән. Бервакыт Заһидә Тинчурина урамнан бара икән, ә Шәриф Камал урамның башка ягыннан аны күреп, янына килгән, кулын сузган һәм Тинчуринның хәлен сораган".
Язучы һәм сәясәт эшлеклесе Шамил Усмановны "милләтчел тайпылышта" ("национал-уклонизм") гаепләп кулга алалар. Сак астына алгач озак та үтми аны сорау алу вакытында кыйнап үтерәләр.
Язучы Кави Нәҗмигә дә шул ук гаепләү белдерелә. Аны җәфалыйлар һәм 10 елга төрмәгә хөкем итәләр, әмма гаепләү дәлилләнмәгәнгә күрә 1939 елда җинаять эшен туктаталар. Кави Нәҗми Сталин вафатыннан соң да дүрт ел яши әле.
Камал гаиләсе дә репрессияләргә дучар була. Аңа 1905 елда Петербурда әдәби карьерасын башларга булышкан өлкән абыйсы, элекке хәрби ахун Гыймади Байгилдиев күп еллар Төньяк Уралда сөргенлектә була. Гыймадиның кызын абыйсы Шәриф Камал якласа да, "социаль ят элемент" кызы буларак мәктәптән куалар.
Сөргенлектән кайткач Гыймади Байгилдиев ярым яшерен рәвештә Казанда бер сарайда яши, туганнарыннан-туганнарына күчеп йөри, югары белемле кеше булса да ипиен авыр хезмәт белән эшләп таба. Ул туганыннан ике елга гына артыграк яши.
"ВАК БУРЖУАНЫҢ ЯРСЫП КЫЧКЫРУЫ" ҺӘМ ОЛЫ ЗАЛИМ
Татарстан республикасы милли архивында Шәриф Камалның автобиографиясе саклана. Ул аны якынча 1930нчы елларның уртасында яки икенче яртысында язган дип фаразлана. Андагы өзекләр аша Камалның дан һәм танылуга күмелсә дә нинди басым астында яшәвен аңларга була.
"Хәзер миңа илледән артык яшь. Инкыйлабка кадәр булган тормышымның зур өлеше — утыз елга якыны черек мохиттә, рухи-сасы атмосферада узды. Ул елларда мин хикәяләр языштыра идем, аларда аерым күренешләрне һәм эшче, крестьян тормышын яктырттым. Сыйнфый көрәш нигезләре һәм марксистик фәлсәфә миңа таныш түгел иде әле. Һәм ул вакыттагы әсәрләремнең күпчелеге вак буржуаның хисләнеп, ачыргаланып кычкыруын чагылдырудан ерак китә алмады. Ул чакта әдәбиятта ясаган беренче адымнарыма татар милләтчел буржуазиясе әнә шуңа күрә дә бөтенләй өметсез үк дип карамаган иде. Бөек Сталин чорында яшәвемне һәм партия җитәкчелеге астында иҗат эшчәнлеге алып баруымны зур бәхет дип саныйм".
Әле инкыйлабка кадәр үк Шәриф Камал сәер, дөрескә чыккан шигырен яза. Ул "Тынычсызлык" дип атала:
"Таң ата, кояш калка, кояш вә шәфәкъ бата —
"Залим инсан" золым итә, соңра ләхетенә ята...
Ләхеттә тар, караңгы, күңелсез, юеш, салкын.
Ята мескен сырышып балчыкка, бик тә гамькин".
Язманың оригиналы: "Idel.Реалии"
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!