Ирекле Ичкерия һәм беренче сугыш (фотогалерея)

Ичкерия Чечня Республикасы президенты Джохар Дудаев һәм генерал Висхан Шахабов Русиядән бәйсез булуның өч еллыгын бәйрәм итүдә. 1994 елның 6 сентябре. 

Чечен ихтыяри сугышчылары Грозныйда президент сарае янында бүре тотып фотога төшкән. 1994 елның 18 декабре. Чечен халкы өчен бүре - азатлык һәм бәйсезлек символы.
 

Русия танклары колоннасы Чечняда Толстой-Юрт (Девкар-Эвла) авылыннан 40 км ераклыкта. 1994 елның 11 декабре. 
 

Чечен ихтыярилары 1994 елның 17 декабрендә Грозныйның үзәк мәйданында җыела. Алар Русия гаскәрләре килүгә әзерләнә. Берничә атнадан федераллар Грозный штурмын башлый. Биш атна барган һөҗүмдә Грозный тулысынча диярлек юкка чыгарыла. Төрле бәяләмәләргә күрә, 27 мең тыныч кеше һәлак булган. 

Русия эчке эшләре вәкилләре Чечняда Ищерская станциясе янында. 1994 елның 29 декабре. 

Русия солдатлары учак янында җылына. 1994 елның 8 гыйнвары. 

Мәскәүдә демонстрантлар сугышны туктатуны таләп итә. Протест чарасын "Русия сайлавы" демократик фиркасе оештырды. 1994 елның 10 гыйнвары. 

Черноречьедагы атышларда ике аягын да югалткан 8 яшьлек малай Урус-Мартан хастаханәсендә әнисе һәм энесе белән. 1995 елның 28 гыйнвары. 

Чечен балалары Самашектан ерак түгел янган танк янында уйный. 1995 елның 31 гыйнвары. Авыл 30 гыйнварда җимерелде. 
 

Чечен качагы Грозный үзәгендә үзенең җимерелгән йорты янында. 1995 елның 17 феврале. 

Чечен хатыны җәсәдләр арасында туганын эзли. 1995 елның 3 апреле. 

Чечен хатыннары Грозныйда Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) бинасы янында протестка чыккан. 1995 елның 25 мае. Чечняда сугышны туктатуга юнәлгән беренче сөйләшүләр уңышлы булмады. 

Чечня һәм Русия солдатлары Русия һәм Ичкерия вәкилләре арасында сөйләшүләр барган бинаны саклый. 1995 елның 12 июле. Сөйләшүләр майда башланды, ләкин Чечняның киләчәктәге статусы турында бер фикергә килә алмадылар. 

Чечен сугышчылары командиры Шамил Басаев Ставропольдә Будденовски шәһәре хастаханәсеннән чыгып китәр алдыннан сөйләшүләр алып бара. Басаев йөзләгән тотыкны иреккә җибәрә, әмма үзе белән 100дән артык кешене алып китә. Русия хөкүмәте белән килешүгә ярашлы, ул автобусларда Чечняга китә. 
1995 елның июнендә сугышчылар Буденновскида тотыклар ала һәм Чечняда сугышны туктатуны таләп итә. 

Чечен сугышчылары төркеме лидеры Салман Радуев. Ул Дагыстанның Кизләр шәһәренә һөҗүм итә. 1996 елның 10 гыйнварында төшерелгән бу фотода ул Первомайски авылында тотыклар утырган автобус янында тора. Сугышчылар 160лап тотык алган һәм Чечняга җибәрү өчен колонна төзегән. 

 

Русия президенты Борис Ельцин һәм Ичкерия Чечен республикасы президенты вазифаларын башкаручы Зелимхан Яндарбиев Кремльдәге сөйләшүләр вакытында. 1996 елның 27 мае. Нәтиҗәдә утны туктату турында килешү имзалана, әмма ул ике тарафтан да бозыла. 
 

Грозныйда президент сарае янында. 1996 елның 13 феврале. 

Русия командиры Константин Пуликовский Ичкериянең баш штабы җитәкчесе Аслан Масхадов белән Яңа Атага авылында сөйләшә. 1996 елның 17 августы. Чечня сугышчылары 6 августтан Грозныйның зур өлешен контрольдә тота. 

Русия ягыннан генерал Александр Лебедь һәм Ичкерия ягыннан Аслан Масхадов 1996 елның 31 августында кул бирешә. Лебедь 20 айлык сугыш низагының тәмамлануы турында белдерә. Бу Хасавюрт килешүләре дип атала. 

 

Русия армиясе солдатлары Чечнядан чыга. 1996 елның 30 ноябре.