23 апрель Азнакай районы мәхкәмәсе Тамытык авылында яшәүче 63 яшьлек Рүзилә Шәрәфетдинованы Telegram каналда калдырган аудио язмасы өчен 80 мең сумга штрафка тартты. Аны Татарстанны Русиядән аерырга һәм "урыс, россиян һәм русия хакимиятенә" каршы торырга чакыруда гаепле дип таптылар. Бу хакта Азатлыкка җәмәгать эшлеклесе, активист, "Яңарыш Татар Халык Партиясе" дип аталган хәрәкәт җитәкчесе Иршат Хәбиб хәбәр итте. Азатлык әлеге аудиоязмаларны тыңлап чыкты, Шәрәфетдинованы нинди фикерләр өчен хөкем итүләрен өйрәнде һәм гади активистларга да басым башлануын күзәтте.
63 яшьлек ханымга административ эшне Азнакай районы прокуратурасы ачкан. Мәхкәмә карарыннан күренгәнчә, 2023 елның 24 октябрендә Тамытык авылында "Рузиля Шарафетдин" дип теркәлгән кеше Telegram-дагы "Яңарыш Татар Халык Партиясе" каналында аудиоязма калдырган. Анда "урыслар/россияннар/русия хакимияте" ("русские/россияне/российская власть") төркеменә карата нәфрәт уятуның лингвистик күренешләре бар дип табылган.
Аерым алганда, эксперт-лингвист Е.С.Палех ясаган нәтиҗәләргә караганда, имеш Рүзилә Шәрәфетдинова Татарстанны Русиядән аерырга чакырган.
Мәхкәмә карарында язылганча, аудиоязмада "Татарстанны азат итәргә ирешү һәм таләп итү чакыруы бар, ягъни Шәрәфетдинова аңа бәйсезлек, "азатлык" бирүне сорый (урыс/русия хакимияте, аның кануннарыннан контекстында), аудиторияне (каналда катнашучыларны һәм Татарстандагы барлык татар телле кешеләрне) моңа үҗәтләнеп ирешергә чакыра". Шул ук вакытта "урыслар/россияннар/русия хакимияте" ("русские/россияне/российская власть") төркеменә карата нәфрәт уяту күренешләре бар дип саный.
БУ ТЕМАГА: Татарстанда милли проектлар дәүләтләште һәм басым артты, ә менә читтә — хөрлек һәм акчасызлыкМәхкәмә утырышында Рүзилә Шәрәфетдинова үз гаебен танымаган һәм Татарстан республикасын Русиядән аерырга чакырмавын сөйләгән. Ул бары татар теле өчен генә борчылып фикер әйтүен белдергән.
Азнакай мәхкәмәсе хөкемдары А.О.Сибатров Рузилә Шәрәфетдинованы гаепле дип тапкан. Ул 63 яшьлек ханымны Русиянең административ хокук бозу кодексының ике маддәсе нигезендә хөкем иткән: 20.3.2 маддәсенең 2нче бүлеге (Русиянең территориаль бөтенлеген бозуга чакыру) нигезендә 70 мең сумга һәм 20.3.1 маддә (милләтара низаг чыгару) нигезендә 10 мең сум штрафка тарткан. Шулай итеп, Азнакай районыда яшәүче пенсиядәге ханымга дәүләт файдасына 80 мең сум түләргә туры киләчәк.
Рүзилә Шәрәфетдинова нинди аудиоязмалар калдырган?
Мәхкәмә карарында Рүзилә Шәрәфетдинованың төгәл кайсы аудиоязмасы турында сүз барганы әйтелми. Анда бары Палех исемлеге эксперт-лингвист нәтиҗәләре генә китерелә. Мәхкәмә карарына карасак, Рүзилә ханым 24 октябрьдә Telegram-дагы "Яңарыш Татар Халык Партиясе" каналында аудиоязмалар калдырган. Без бу каналда аның тарафыннан әйтелгән ике аудиоязманы таптык.
24 октябрьдә чыннан да Telegram каналда Татарстанның мөстәкыйльлеге һәм татар теленең торышы турында фикер алышканнар. Рүзилә Шәрәфетдинова беренче аудиоязмасын Чаллыда яшәүче татар активисты Зиннур Әһлиуллинга җавап буларак калдырган. Анда Рүзилә ханым татар телен гаиләдә өйрәнергә чакыра. Сүз уңаеннан, соңгы елларда әлеге фикерне Татарстан рәсмиләре еш кабатларга ярата. Без ул аудиоязманы үзгәртмичә, ничек бар, шулай тәкъдим итәбез:
"Зиннур, сине миллион тапкыр поддерживать итәм. Урысча да сөйләп куябыз кайчагында. Татарча гына сөйлим, татарча гына язам. Менә син төрек телен үзлегемнән өйрәндем дисең. Балалар бакчаларына, мәктәпләргә сылтап калдырдылар биш ел элек татар телен алып ыргыткачтын. Өйдән башларга кирәк, өйдән башларга кирәк телне өйрәнүне. Беркем дә безнең өйгә кереп башка сукмый өйрәнмәгез диеп. Бер мисал китерәм, безнең авылда бердәнбер әрмән гаиләсе бар. Алар татарча да бик яхшы беләләр, татарча җырлап Андраник гран-при алды смотр конкурсында. Урысча да яхшы беләләр, үз телләрендә дә бик яхшы сөйләшәләр. Әрмән теле мәктәпләрдә укытылмый, ләбаса. Каян, ничек өйрәндегез дип Аганистан сорадым (Андраникның олы абыйсы). Бәй, өйдә, ди, карап тордык-тордык та, алар икесе — әти белән әни, сөйләшәләр әрмәнчә. Теге сүзне, бу сүзне эләктереп аласың ди, бәләкәй чагында тиз өйрәнелә бит тел. Шулай итеп, чатнатып әрмәнчә сөйләшәләр. Телне өйрәнүне өйдән башларга кирәк. Балалар бакчаларында бетерелде дип, мәктәпләрдә бетерелде дип… Өйдә шөгыльләнергә кирәк телне өйрәнүне. Аннары без Зиннур белән ничә еллар таныш. Бик көчле сәясәт эшлеклесе инде Зиннур. Күп тапкырлар ачлыклар игълан итте 90нчы елларда. Бабайга президент исемен алып бирделәр ул вакытта. Татар иҗтимагый үзәге Чаллыда иң көчлесе иде Татарстан бәйсезлек алганнан соң. Афәрин диясе килә Зиннурга. Респект, даже".
Икенче аудиоязмада Шәрәфетдинова үзенә каршы фикер әйтүчеләргә җавап кайтара. Ахырдан ул сүзен "Азатлык — Татарстанга" дигән фикер белән тәмамлый:
"Сүз дә юк, сүз дә юк. Татар телен бетереп ыргыткачтын мәктәпләрдә, мин ачуымнан гына әйтүем инде ул телне өйдә дә өйрәнеп була дип. Әмма грамматиканы мәктәпләрдә бетергәчтен, хәзер сез нәрсә эшләргә тәкъдим итәсез. Бетереп ыргыттылар бит инде мәктәпләрдә, биш ел хәзер татар телен бетергәнгә. Хәзер без нәрсә эшләргә тиеш соң? Нинди тәкъдимнәрегез бар? Әпәт (опять) бер балык башы: шушы өйдән өйрәнүдән башлыйбыз инде. Телне бетермәс өчен чит илләрдә дә, чит төбәкләрдә дә гасырлар буена тел бетмәгән! Бетермәгәннәр бит. Татарлар бит бөтен Җир шары буенча сибелгән. Шуның өчен азатлык дауларга кирәк. Азатлык — Татарстанга! Көрәшергә!"
"Яңарыш Татар Халык Партиясе" каналын алып баручы Иршат Хәбиб Азатлыкка Рүзилә Шәрәфетдинованың аудиоязмаларын бетермәдек дип белдерде. Мөгаен, прокуратура нәкъ шушы фикерләр — татар телен өйдә өйрәнергә һәм Татарстанга азатлык дауларга чакырган өчен хөкем иткән булуы ихтимал.
Азатлыкның үз чыганакларына күрә, Рүзилә Шәрәфетдиновага карата административ эш ачу тәкъдиме Азнакайдан түгел, Казаннан төшкән фәрман булуы ихтимал. Сүз уңаеннан, мәхкәмә утырышында да, прокуратурада да Рүзилә Шәрәфетдиновага җәзага тартуга сәбәп булырдай аудиоязмаларны тыңлатмаганнар. Мәхкәмәдә дә эшне тиз тотканнар. Хәзер Шәрәфетдинова хөкем карарын шикаять итәргә җыена.
Кем ул Рүзилә Шәрәфетдинова?
Рүзилә Шәрәфетдинова — Азнакай районының Тамытык авылында яши. Бу бер меңнән артык кеше яшәгән авыл. Элек ул сәүдә өлкәсендә эшләгән. Соңгы елларда урын өстендә ятучы 92 яшьлек әнисен карый, дип сөйләде аның танышлары. Шулай ук Шәрәфетдинованың бары 12 мең сум пенсиягә яшәве һәм 80 мең сумлык штрафны түләргә авыр булын да әйттеләр. Мәхкәмә карары алдыннан аның өенә килеп алып китәләр һәм әңгәмә үткәрәләр, дип сөйләделәр.
Рүзилә Шәрәфетдинова 90нчы еллардан башлап Чаллы милли хәрәкәтендә актив катнашкан. 2017 елда Татарстанда татар телен укыту ихтыярига күчерелгәннән соң телне сакларга өндәп урам җыеннарында катнашкан.
БУ ТЕМАГА: "2017 елгы тел низагы – локаль түгел, ул татар җәмәгатьчелегенең федераль үзәк белән каршылыгы иде"
Instagram-да үз аккаунтын алып бара. Анда сыйныфташлары белән очрашуын, татар ашлары пешерүен, бәйрәмнәр белән тәбрикләр язуын күрсәтеп бара. Рүзилә ханым татар әдәбиятына гашыйк. Аның язучылар белән төшкән фотолары бар. 2018 елда ул әдәби марафонда катнашкан өчен диплом белән бүләкләнгән. Аның битендә милли тематика гына түгел, ул еш кына совет чорын сагынып искә ала. Күптән түгел ул Юрий Гагаринның космоска очу көне белән котлаган үз язылучыларын. Элегрәк Ленин туган көненә дә тәбрикләү сүзләре калдырган. 1991 елның 8 декабрендә төзелгән "Беловеж килешүе"нә, ягъни СССРның таркалуына каршы булуын да аңларга мөмкин. Еш кына дини бәйрәмнәр һәм Татарстанның дәүләтчелек көннәре белән котлый. Ягъни, моңа кадәр билгеле җәмәгать эшлеклеләренә басым барса, хәзер гади активистларга да куркыныч янавын күрергә мөмкин.
- Русиянең Украинага каршы сугышыннан соң Татарстан милли хәрәкәт активистларына көчле басым бара. 2022 елда Татарстан Югары мәхкәмәсе Татар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) тыйды. Аның алдыннан оешманың рәисе Фәрит Зәкиев чит илгә китәргә мәҗбүр булды.
- Моңа кадәр татар җәмәгать эшлеклесе, Мари Илендә татар мәдәнияте үзәге методисты Рамай Юлдашны штрафка тарттылар һәм ахыр чиктә эшеннән алдылар. Ул үзе аны фикерләре өчен җәзага тарталар дип сөйләде.
- Чаллыдан милли хәрәкәт вәкиле Зиннур Әһлиуллинны концертта республиканың элекке һәм хәзерге президентлары Мәскәүне милли хәрәкәт белән куркытып өстенлекләр казанды, баеды дип сөйләгәне өчен 16 мең сум штрафка тарттылар.
- Бүген милли хәрәкәт активистларының бер өлеше чит илдә яши. Алар Татарстанда сәяси басым баруын әйтә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!