2022 елда Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы һәм соңрак Русиядә мобилизация игълан ителү сәбәпле Татарстаннан да күп кеше күчеп китте. Китүгә милли хәрәкәт вәкилләрен, журналистлар һәм активистларны эзәрлекләүләр этәрде. 2023 елда моның нәтиҗәләре күренә башлады дияргә мөмкин.
Тел проектлары, тел активизмы
Татарстанда татар чаралары узмый тормады, шул ук вакытта алар күбрәк дәүләт белән бәйле проектлар булды. Аларны башлыча "Татар теле һәм туган телләрне саклау һәм үстерү" комиссиясе, "Татмедиа", Казан мэриясе яки Дөнья татар конгрессы тормышка ашырды. Төрле грант програмнары эшләп килә.
Бәйсез проектлар нигездә Татарстаннан читтә барлыкка килә. Алар арасында Истанбулдагы татар клубларын, Япониядә татар теле дәреслеге чыгару, тагын бер татар теле дәреслеге, манга япон комиксларын татарча тәрҗемә итү, татар телен өйрәтү кебек проектларны атарга була.
Шулай ук быел "Ана теле" татар телен өйрәтү сайты ябылды. Ул чит ил платформасына нигезләнгән иде, Русиягә Украинадагы сугышы башлаган өчен кертелгән санкцияләр корбаны булды. Рәсмиләр аны яңадан ачабыз дип вәгъдә бирделәр, ләкин әлегә проект эшләми.
Германиядә яшәүче бер төркем татар активисты "вДудь" тапшыруында катнашты. Җырчы Айгөл Гайсина (АИГЕЛ төркеме) белән әңгәмә арасында алып баручы Юрий Дудь татар яшьләре белән дә күрешеп, алар белән татар теле, 2017 елда татар теле дәресләренең Татарстанда мәҗбүри булудан туктавы, Хәтер көне турында сөйләште. Яшьләр арасында тел активистлары Булат Шәйми, Марсэль Ганиев, Айгөл Әхмәтҗанова бар иде.
Татарларны "калучыларга" һәм "китүчеләргә" бүлү, минемчә, бик сәер
Татарстанда аларны кайбер блогерлар, журналистлар тәнкыйьләп тә чыкты. Татарстаннан киткән кешеләргә бу темаларны дөньяга чыгару дөрес түгел иде дигәнрәк фикерләрне журналист Альберт Шакиров, Instagramда matuurova дип аталучы блогер язды.
"вДудь" тапшыруында "Learn Tatar" Telegram-каналын алып баручы Айгөл Әхмәтҗанова тапшыруда катнашуның максаты диалог башлау иде ди.
— Кешеләр без әйткәннәрнең барысы белән дә килешергә тиеш түгел. Мин хәтта Айгөлнең интервьюсында бөтен әйткәннәре белән дә риза түгел. Максат диалог башлау иде, һәм мин Дудь һәм Айгөлгә фикер алышу өчен платформа тәкъдим иткәннәре өчен бик рәхмәтлемен. Хәзер безнең кыйммәтләр белән килешүчеләр үзләре генә түгел икәннәрен беләләр. Икенче төрле фикерләүче кешеләрнең теләгән барлык платформалары бар: алар телевидениегә бара ала, интернетта куркусыз яза ала, хәтта урамда үз фикерләрен кычкыра ала. Гадел булсын өчен, безнең тавышларыбыз ишетелсен өчен дә вакыт һәм урын булырга тиеш. Мин кешеләрдән гадәттә ябык ишекләр артында әйтелгән әйберләрне ачыктан-ачык әйткәнебез өчен бик күп рәхмәтле хәбәрләр алдым: Татарстан, Русия һәм чит илләрдә яшәүче татарлардан һәм урыслардан, — диде Азатлыкка Әхмәтҗанова.
Ул татарларны "китүчеләргә" һәм "калучыларга" бүлү сәер һәм Татарстанда булмаганнарының фикерен исәпкә алмау – татар халкының зур өлешен игътибарсыз калдыру дип саный.
Китүчеләрнең кайберләре башка мәдәниятләрдән өйрәнергә, дөньядагы иң яхшы университетларда белем алырга һәм киләчәктә бу белемнәрне Татарстанда кулланырга тели
— Минем андый бүленеш турында акыллы, милли җанлы татарлардан ишеткәнем юк. Гомумән, татарларны "калучыларга" һәм "китүчеләргә" бүлү, минемчә, бик сәер. Беренчедән, без барыбыз да татарлар. 6-7 млн дип исәпләнгән татарлардан ике миллионы гына Татарстанда яши, һәм Татарстанда булмаганнарының фикерен исәпкә алмау – татар халкының зур өлешен игътибарсыз калдыру. Икенчедән, башка илләрдә яшәгәннәрен дошман булып күрү – ул Русия пропагандасы. Китүчеләрнең кайберләре башка мәдәниятләрдән өйрәнергә, дөньядагы иң яхшы университетларда белем алырга һәм киләчәктә бу белемнәрне Татарстанда кулланырга тели. Кайберәүләр гаилә, сәламәтлек, сәясәт, сугыш яисә башка сәбәпләр аркасында күченде, ләкин алар бит чик аша үткәнгә күрә генә дошманга әйләнми. Без барыбыз да бер-беребезне хөрмәт итәргә һәм бер-беребездән өйрәнергә тиеш, — ди тел активисты.
Аның фикеренчә, татар телен үстерү ягыннан караганда, быел уңышлы ел булган.
— Минемчә, бу ел продуктив һәм күп яклы булды, активистлар подкастлар, Telegram-каналлар башлады. Мин үзем татар телен инглиз теле аша өйрәнү өчен канал алып бара башладым, чөнки интернетта урыс теле аша өйрәнү ресурслары гына бар. Мангалар татарчага тәрҗемә ителә, татар телендә астрономия, сәясәт турында язалар. Бәлки, кайчан да булса без татар телен бөтен өлкәләрдә дә кулланып яши алырбыз: гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә, университетта һәм эштә татарча сөйләшә һәм татар теле аша төрле әйберләрне өйрәнә алырбыз, — ди Айгөл.
"Татарстанда — сәяси басым, чит илдә — акчасызлык"
Бүгенге сәяси вазгыятьтә Татарстанда милли сәяси чаралар үткәрү бермәбер кимеде. Cугыш чорында Татарстанда Хәтер көнен үткәрергә, 1552 елны митинг белән искә алырга рөхсәт итмиләр. Быел җәмәгатьчелек Сөембикә манарасы янына килеп дога гына кылды.
Республикада "Азатлык" татар яшьләре берлеге татар теле һәм татарның дәүләтчелегенә бәйле чараларны нигездә ялгыз пикетка чыгып искә төшереп торды. Оешманың рәисе Наил Нәбиуллин инде берничә ел Төркиядә яши.
— Бүген берлегебез татар милли хәрәкәтендә урам чараларын оештыруны дәвам итәргә тырышучы бердәнбер оешма булып калды, — ди ул. — Басым күп булды, активистларны куркытулар дәвам итә, төрле киртәләр куела. Әмма ничек кенә булмасын, киләчәктә уяну өчен — ә безнең фикеребезчә, татарлар һичшиксез уяначак — урам чараларын, милли көрәш учагын саклап калу бик мөһим.
Ел дәвамында "Азатлык" берлеге татарның дәүләтчелегенә бәйле мөһим көннәрдә татар байраклары һәм тасмалары тараттты. Шул ук вакытта оешма чит илләрдә эшләргә мәҗбүр.
— 2023 елда иң зур кыенлык — Татарстанның үзендә сәяси басым бара, ә чит илдә — акчасызлык, — дип дәвам итә ул. — Күп кенә мөһим проектлар ярдәм булмаганнан туктала, йә дә тиешлечә башкарылмый. Бу проблемны хәл итү юлларын табу кыенлыклар тудыра. Өстәвенә, чит илләрдәге оешма активистлары төрле дәүләтләрдә яшәп, яшәү рөхсәте алу (ВНЖ) мәсьәләләре белән каршылашты.
Шулай да "Азатлык" активистлары Төркиядә эшчәнлекне шактый актив алып баруын сөйләде. Аеруча, Гаяз Исхакыйның һәм Садри Максудиның 145 еллыгында Төркиядә 40лап төрле җыен, очрашу, искә алу чараларын оештыра алганнар. Анталья һәм Истанбулда Гаяз Исхакый китапханәләре ачканнар. Бу урыннар татарның очрашу, танышу, милли җыеннар үткәрү урыннарына әверелгән. Ультрамарафон, ифтарлар үткәрелгән. "Азатлык" барлыгы 50дән артык чара оештыруын әйтә.
Нәбиуллин фикеренчә, татарны Төркиядәге төрек җәмәгатьчелегендә таныту, Сабантуй үткәрү, Азәрбайҗан белән эшчәнлек башланган.
Шул ук вакытта әлеге оешманың активисты Батырхан Әгъзамовның гомере өзелүе зур югалту булды.
Чит илдәге тормыш: ирек, сагыну һәм эшсезлек
Узган ел Татарстан Югары мәхкәмәсе тарафыннан тыелган Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев эшчәнлеген чит илдә һәм интернетта дәвам итте. Ул инде Русиянең Украинага каршы сугышы башлану белән Төркиядә яши.
— Милли хәрәкәт сүнгән дип әйтеп булмый. Быел Хәтер көнен барыбер үткәрделәр, Сөембикә манарасы янына җыелдылар. Әлбәттә, элеккеге кебек эшләп булмый. Вазгыять шундый. Хәзер эшләргә теләгән яшьләр бар, әмма активистлар куркытылган шул, — ди Зәкиев.
Бүген милли хәрәкәтнең ресурслары юк, ләкин аның белән кызыксынучылар бар дип тә өстәде ул.
Шул ук вакытта ул милли хәрәкәт интернетта эшен активлаштырды ди. Мәсәлән, Азат милләтләр лигасы һәм үзләрен Татарстанның сөргендәге хөкүмәте дип санаучылар белән Хәтер көне һәм Конституция көне яңа форматта үтте. Кешеләр төсле плакат тотып бу вакыйгаларның онытмавын белдерде, дип саный Зәкиев. "Халыкара флешмобта АКШ, Швеция, Төркия, Литва һәм башка илләр катнашты", ди ул.
Хәзер минем Камал театрына барасым килә. Мин бит театрал. Аннары Иделне сагындым, шунда бер су керер идем.
— Төркиядә сәяси эш алып баруда бернинди каршылык юк, — ди Зәкиев. — Мин хәзер нәрсә телим, шуны язам. Элек бит утыртмасыннар, штраф салмасыннар дип куркып яза идек. Интернеттагы эштән тыш, мин монда урамда чаралар үткәрәм. Бер милли даталарны да калдырмыйм. Монда бернинди каршылык юк. Пикет өчен рөхсәт алу кирәкми, бу бары митингка гына кагыла. Мин Украинаның сугышка каршы үткәрелгән барлык митингларында катнашам, чыгыш ясыйм. Бу да әһәмиятле эш. 2022 елда да, быел да украиннар милләтчеләре, диаспорасы белән эшләдем. Төркия хакимиятеннән бернинди каршылык юк.
Зәкиев сүзләренчә, ТИҮ Брүссель, Нью-Йорк, Токио, Рим, Берлиндагы төрле халыкара форумнарда катнашуын мөһим дип саный. Япониядә узган Пост Русиянең ирекле халыклары форумында ул читтән торып чыгыш ясады. Ул Русияне БМОдан чыгаруны таләп итте.
Киләсе елның мартында Фәрит Зәкиевнең Татарстаннан китүенә ике ел булачак. Бүгенгә кадәр ул Антальядә яши. Активистларга сәяси яктан ирек булса да, чит илдә көнкүреш проблемнары артты һәм Татарстанны, татарлыкны сагыну хисе көчәйде ди ул.
— Миңа читтә авыр, — дип дәвам итә Фәрит Зәкиев. — Ностальгия дигән әйбергә ышанмый идем. Нәрсәсен сагынырга инде дип уйлап йөрдем. Хәзер минем Камал театрына барасым килә. Мин бит театрал. Аннары Иделне сагындым, шунда бер су керер идем. Ел саен көз көне бөек артистлар уйный торган "Бабайлар чуагы" спектаклен карый идем. Ул дөнья дәрәҗәсендәге бөек спектакль. Шуларны сагындым. Көнкүрештә дә бик кыен. Мин пенсионер бит, эш табу авыр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум