Татарстан Фәннәр академиясе "Яндекс" хезмәтләренә татар телен күпләп кертмәкче була

Иллюстратив фото

Kazan Digital Week кысаларында алар арасында килешү имзаланган.

Татарстан Фәннәр академиясе "Яндекс" ширкәте белән ширкәтнең хезмәтләренә татар телен кертү өчен көчләрен берләштерә. Бүген, 10 сентябрьдә Kazan Digital Week кысаларында алар арасында килешү имзаланган. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Документны имзалауда Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә төбәк хезмәттәшлеге мөдире Антон Москаленков катнашкан.

Килешү текст һәм сөйләмне автоматик эшкәртү өлкәсендәге эшләнмәләргә кагыла, дип аңлаткан агентлыкка фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты җитәкчесе Ринат Гыйлмуллин.

— Фәннәр академиясендә җитәрлек эшләнмәләр, dataset бар. Безнең бурыч – татар телен "Яндекс" сервисларына мөмкин кадәр интеграцияләү, — дигән ул.

  • Быел июнь азагында гына Google Translate хезмәте үз базасына яңа 110 тел өстәгән. Алар арасында башкорт һәм чуаш телләре дә бар. Бу яңалыкны тел активистлары зур вакыйга дип бәяли, бу телләр үсешенә уңай йогынты ясар дип көтә.
  • Русиядә киң таралган Яндекс хезмәте дә милли телләргә караган зур яңалык игълан итте: ул үзенең тәрҗемә хезмәтенә Русиянең 20дән артык телен өстәячәк. Кайбер милли телләр өчен сөйләмне тану һәм сөйләм синтезы кебек нейрочелтәр технологияләре дә өстәләчәк. Беренче чиратта, бу татар теле өчен башкарылачак диелә.
  • Татар, башкорт, чуаш кебек телләр Яндекс тәрҗемәчедә күптәннән бар. Яндекс системында алар Google-га кадәр үк барлыкка килде. Мәсәлән, татар теле Яндекс.Тәрҗемәчегә 2015 елда өстәлгән иде.
  • 2024 ел башында гына татар телендә текстны тавышка һәм тавышны текстка әйләндерә торган хезмәт эшли башлады. Бу эшне Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты башкарды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!