Татарстанда 112 мең кеше яман шеш белән авырый

Иллюстратив фото

2024 ел башыннан бирле диспансеризация вакытында онкологик авыруларны беренче тапкыр 215 кешедә ачыклаганнар.

Татарстанда яшәүче 112 мең кешедә онкологик авырулар ачыкланган. Бу хакта диспансеризациягә багышланган брифингта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев әйтте, дип җиткерә "Бизнес Online".

2024 ел башыннан бирле диспансеризация вакытында онкологик авыруларны беренче тапкыр 215 кешедә ачыклаганнар. Шуларның 78 процентында яман шешне иртә стадияләрендә ачыклаганнар.

"Яман шешне дәвалап була. Бүген авыруларда яман шеш өченче, дүртенче кебек соңгы стадияләрендә ачыкланса да, биш елдан соң да исән калу ихтималы шактый зур. Тик онкологик аыруны ни кадәр иртәрәк ачыкласак, авыруның яшәячәге фаразлары да шул кадәр яхшырак", дигән ул.

  • 2023 елда Татарстанда 18 меңнән артык кешедә яман шеш авыруы ачыкланган иде. Республика онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов моны "тарихи максимум, моңарчы болай булмады", дип белдерде. 18 меңнән артык авыруларның йөзгә якыны 14 яше тулмаган балалар.
  • 2023 елда онкологиянең иң еш очрый торган төрләре - юан һәм туры эчәк шешләре (13,8%), тире меланомасы (13,5%), күкрәк бизе шеше (12,8%), үпкәләр (8,1%), хатын-кызларның җенси органнары (8,8%) һәм башкалар булган.
  • 2022 ел башында Татарстанның онкология диспансерында эшләүче шәфкать туташы яман шеш белән авыручылар саны артуын белдергән иде.
  • "Ел саен авыручылар саны арта. Мин моны үз күзәтүләрем буенча да, табибларның үзара сөйләшүеннән дә ишетеп әйтәм. Еш кына алар, теге яки бу яман шеш, гадәттә, өлкәннәрдә генә була иде, хәзер бу диагноз яшәрде, дип сүз каталар бер-берсенә. Операция өстәлендә яшьләр күп", дип сөйләгән иде ул Азатлыкка.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!