Татарстанда сыналучы ислам финансларының беренче нәтиҗәсе хакында республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде. Ул бу хакта Дәүләт шурасының бюджетка багышланган парламент тыңлауларында әйтте.
Аныңча, Татарстанда соңгы 15 елда ислам банкингына игътибар зур. 2023 елда республикада сынала башлаганнан соң аңа карата бизнесның һәм халыкның кызыксынуы арткан, ди ул.
— Эксперимент башыннан килешүләр күләме ике тапкырга артты. Базарга шәригатькә туры килгән якынча 30 яңа продукт чыгарылды. 17 меңнән артык дебет карталары ачылды. Монда "Сбербанк", "Ак барс", Т-банк кебек зур кредит оешмалары белән беррәттән зур булмаган оешмалар да эшли. Русия банкы исемлегендә 24 оешма бар, шуларның 17се — Татарстаннан, — диде ул.
Министр алга таба ничек эшләргә кирәклеге турында план бар дип өстәде.
2023 елда Русия думасы ислам банкингын илнең дүрт төбәгендә — Татарстан, Башкортстан, Чечня һәм Дагыстанда сынап карау турында канун кабул итте.
Ислам финансларын сынау вакыты 2023 елның 1 сентябреннән башлап ике ел дәвам итәчәк. Анда финанс оешмалары, фондлар, коммерцияле булмаган автоном оешмалар катнаша ала.
Моңа кадәр рәсмиләр 2024 елның ярты елында ислам финансларына бәйле операцияләр күләме 215 процентка үсте дип белдерде. Бу 2,8 млрд сум тәшкил итте.
Былтыр республикада ислам банкингы эше барышында 1 меңнән артык гаилә торак алуы әйтелде.
Шулай ук былтыр Иран дәүләт банкы Казанда үзенең бүлек офисын ачты.
Моңа кадәр рәсмиләр Татарстанда ислам финансы белгечләре җитмәвенә зарланган иде.
Русиядә ислам банкын булдыру тәкъдиме белән Татарстан 10 елдан артык элек чыккан иде, әмма әлегә кадәр аның тормышка ашканы булмады.
Ислам банкингы (инглизчә islamic banking, гарәпчә مصرفية إسلاامية;) — шәригать принципларына туры килә торган банк эшчәнлеге һәм аны ислам икътисадын үстерү юлы белән гамәли куллану. Ислам банкингы өчен башка термин — шәригать принципларына нигезләнгән финанс эшчәнлеге.
Шәригать риба биргән өчен билгеләнгән процент яки бүләк алуны тыя. Ислам принципларына каршы килә торган тауар (мисал өчен, дуңгыз, хәмер) җитештерүче йә хезмәт күрсәтүче ширкәтләргә инвестицияләр кертү дә хәрәм санала. Әлеге тыюлар теге яки бу дәрәҗәдә мөселман илләрендә күптән кулланылуга карамастан, бу принципларга нигезләнгән беренче банклар мөселман җәмгыятендә XX гасыр ахырында гына барлыкка килде.
🛑 Азатлык Радиосы сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!