Татарстанда эшче мигрантлар өчен патент бәясен арттырырга ниятлиләр

Иллюстратив фото

Татарстанда хезмәт хаклары, ә димәк мигрантларның керемнәре дә арта, дип аңлата түрәләр. Патент бәясен арттыру шуңа бәйле.

Татарстанда чит ил ватандашларына эшләү өчен рөхсәт алу бәясен 2025 елда 539 сумга арттырып, 6768 сум итмәкчеләр. Татарстан хезмәт министры урынбасары Клара Таҗетдинова моны мигрантларның хезмәт хакы артуы белән бәйләп аңлаткан. Бу хакта "Бизнес Online" яза.

Татарстан хөкүмәт йорты 2025 ел өчен патент бәясен билгеләү турындагы канун өлгесен республиканың Дәүләт шурасына керткән. Таҗетдинова әйтүенчә, Татарстанда хезмәт хаклары, ә димәк мигрантларның керемнәре дә арта. Киләсе елда Татарстанда эшләүче мигрантларның бер айлык уртача хезмәт хакы 52 мең сумнан артык булыр дип фаразлана.

Күптән түгел Татарстан түрәләре эшче көч эзләп Таҗикстанга барган иде — республикада эшчеләргә зур кытлык бар.

Татарстан хезмәт министрының урынбасары Клара Таҗетдинова ул чакта "бүген бер эш эзләүчегә 15-17 вакансия тәкъдим ителә", дигән иде. Ул республикада көн саен "башка дәүләтләрдән дистәләгән мең эшче мигрант хезмәт куя" диде. Алар арасында сан ягыннан беренче урында — Үзбәкстан, икенчедә —Таҗикстан ватандашлары.

Июль аенда Татарстандагы төзелешләрдә эшче куллар җитми башлаганнан соң республиканың төзелеш министрлыгы үзенең вәкилләрен эшчеләр эзләү өчен Үзбәкстанга җибәргән иде.

Татарстанда төзелешләрдә һәр бишенче эшче — чит ил ватандашы. "Ун ел элек төзелештә чит илләрдән моның кадәр күп эшче көч юк иде", дип сөйли төзелештә эшләүчеләр. 2024 елның беренче чирегенә булган мәгълүматларга күрә, Татарстан төзелешләрендә 16 752 чит ил ватандашы эшли.

"Торак һәм инфраструктура корылмалары төзелешенең арта баруын исәпкә алганда, эшчеләр кытлыгы да артырга мөмкин", диделәр республиканың төзелеш министрлыгында.

  • Демограф Алексей Ракша аңлатуынча, респбуликаның бу хәлгә төшүенә демография һәм сугыш китергән. "Кадрлар кытлыгына китергән төп сәбәп — демографик упкын һәм 90нчы еллар кайтавазы, — ди ул. — Моны ир-атларны фронтка җибәрү һәм сугыштан, мобилизациядән качу кискенләштерде. Шулай ук саклану сәнәгатенә көчле бюджет импульсы өстәлүе дә йогынты ясады".
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мигрантлардан башка икътисадны үстереп булмый дип белдерде. Шул ук вакытта республикада чит ил кешеләрен катгый контрольдә тотарга телиләр. Татарстан хөкүмәте мигрантларны социаль һәм мәдәни адаптацияләү өчен эшче төркем төзеде.
  • Быел мартта "Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Хокук яклаучы Валентина Чупик теракттан соң Русиядәге мигрантларны кысрыклаулары турында 8,5 мең мөрәҗәгать килде дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!