Татарстанда эшчеләр җитми: демография һәм сугыш йогынтысы

Иллюстратив фото

Татарстанда эшче көчләр, белгечләр җитми. Бу хакта рәсмиләр даими әйтеп тора. Эшсезлекнең түбән булуы да шуңа бәйле. Бу мәсьәлә елдан-ел кискенләшәчәк дип саный белгечләр. Төп сәбәбе — демографик упкын, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң ир-атларның фронтка китүе һәм белгечләрнең чит илгә күченүе, дип аңлатты Азатлыкка бәйсез демограф Алексей Ракша. Бүген Татарстанга күпме эшче кирәк? Республикага мигрантлар күбрәк агылмасмы? Бу демографиягә нинди йогынты ясар?

Татарстанда кадрлар кытлыгы турында күптән түгел республиканың Хезмәт министры Эльмира Зарипова белдерде.

"Эш бирүчеләр 49 меңнән артык вакансия тәкъдим итә. Бер эшсезгә 12 вакансия туры килә", диде ул.

Аның сүзләренә караганда, иң зур кытлык сәнәгать өлкәсендә күзәтелә. Бу тармакта 12 мең буш вакансия бар. Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгына 5,1 мең, транспортка — 3,5 мең, сәламәтлек саклау тармагына — 2,4 мең, мәгариф — 1,6 мең кадр кирәк.

Аеруча гади эшчеләргә зур кытлык туган. Машина төзелеше өлкәсенә 5,1 мең кеше, авыл һәм урман хуҗалыгына — 980 кеше кирәк, диде министр.

Зарипова сөйләвенчә, хезмәт күрсәтү, туризм, икътисад, идарә итү, юриспруденция өлкәсендә белгечләр кирәгеннән артык. IT тармакта кадрлар белән зур проблем булмавын да өстәде ул.

Рәсми мәгълүматка караганда, 2023 елда Татарстан халкының 62% хезмәт иткән. Эшсезлек исә, түбән дәрәҗәдә — 0,21% теркәлгән.

БУ ТЕМАГА: Татарстанда эшче һөнәрләргә зур кытлык бар

Демограф Алексей Ракша аңлатуынча, респбуликаның бу хәлгә төшүенә демография һәм сугыш китергән.

— Кадрлар кытлыгына китергән төп сәбәп — демографик упкын һәм 90нчы еллар кайтавазы, — ди ул. — Моны ир-атларны фронтка җибәрү һәм сугыштан, мобилизациядән качу кискенләштерде. Шулай ук саклану сәнәгатенә көчле бюджет импульсы өстәлүе дә йогынты ясады.

Бүген Татарстанда җитештерү күрсәткечләре хәрби сәнәгать оешмалары хисабына артты, дип аңлаткан иде икътисадчы Рөстәм Шаяхмәтов Азатлыкка. Сугышка корал, техника һәм башка кирәк-яраклар җитештерү өчен югары хезмәт хакы түлиләр һәм хөкүмәтнең зур заказларын үтәр өчен күпләп кадрлар җәлеп итәләр. Шуңа да карамастан, хәрби заводларга кадрлар җитми, башка өлкәләрдә эшчеләргә кытлык тагын да артты.

Бу шартларда Татарстанның бер генә юлы кала: читтән мигрантлар җәлеп итү. Гыйнвар башында Мәскәү дәүләт университеты профессоры, икътисадчы Наталья Зубаревич Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы киңәшмәсендә киләсе биш елда Татарстанда эшчеләр җитмәү проблемы кискенләшәчәк дип белдерде. Аныңча, кадрлар кытлыгы 2020нче еллар ахырына кадәр хәл ителмәячәк.

БУ ТЕМАГА: Зубаревич Татарстанда эшчеләр кытлыгы мәсьәләсен Үзбәкстаннан кешеләр китереп хәл итәргә чакырды

"Хәзер хезмәт базарына 20 яшьлек буын килә. Алар 35-38 яшьлекләрдән өчтән бергә азрак. Хатын-кызлар сезгә бала тапмаячак, ә эшчеләр кирәк", диде ул.

Икътисадчы Татарстан авылларында эшче көчләр аз калды, аларның яшь структурасы "күңелне күтәрми" диде. Ул Үзбәкстанга юл тотарга чакырды һәм үзбәкләрне китереп эшләтергә өндәде.

Бүген инвестицион проектлар эш урыннарын арттыруны түгел, автоматлаштырган җитештерүне күзалларга тиеш, дип өстәде галимә. Әмма Татарстанга сугыш аркасында югары технологияле җитештерүне оештыру кыен.

"Санкцияләрне исәпкә алсак, бүген күп технологияләрне куллану мөмкинлеге кимеде. Без кул белән эшли торган җитештерүгә кайтып калдык дияргә була", дип сөйләгән иде Татарстан инвестицияләр агентлыгының элекке җитәкчесе, икътисадчы Линар Якупов Азатлыкка.

БУ ТЕМАГА: Казанда җәмәгать транспортына 1,6 мең автобус йөртүчесе һәм кондуктор җитми

Демограф Алексей Ракша сүзләренчә, рәсми саннарда Русиядә эшләүчеләр күп кебек күренсә дә, эшчеләргә кытлык артачак кына.

— Бездә бит пенсия реформасы бара, — ди ул. — Хәзер пенсия яше чикләрен күтәрделәр. Шуңа да номиналь эшләүчеләр саны зур, пенсиядәгеләр саны исә аз булып күренә. Бары пенсиядәгеләрне эшләтәләр. Әмма бу яшьтә бөтен кеше дә эшли алмаска һәм теләге дә булмаска мөмкин. Шуңа кадрлар мәсьәләсе алга таба кискенләшәчәк.

Шуңа да Татарстанда елдан-ел мигрантлар саны артуы күзәтелә. 2021 елда миграция исәбенә 267 мең чит ил кешесе алынган булса, 2022 елда аларны саны 337,4 меңгә җитте, ягъни 26% үсте. 2023 елда исә, 400 меңгә якынлашты һәм 18% үсте.

Дөрес, бу Татарстанда 400 мең чит ил кешесе яши дигәнне аңлатмый. Мигрант хисапка елына берничә тапкыр басарга мөмкин. Әмма шаукымның кайсы якка авышуы аңлашыла.

Рәсми саннарга караганда, бүген Татарстанда 87 меңнән артык чит ил кешесе яши. Дөрес, моңа кадәр прокуратура Татарстанда 117 меңнән артык мигрант яшәве турында хәбәр иткән иде. Узган ел республикада 5 меңнән артык мигрант Русия ватандашлыгы алган. Соңгы өч елда ватандашлык алучылар саны 19 меңнән артып киткән.

БУ ТЕМАГА: Татарстанга эшчеләр җитми. Мигрантларның яңа дулкынын көтәргәме?

Алексей Ракша бу Русиядәге, шул исәптән, Татарстандагы демографиягә дә йогынты ясаячак дип саный.

— Мигрантларның артуы демографиягә йогынты ясарга мөмкин. Менә, Калуга өлкәсенә карагыз. Барысы да мигрантларның күпме килүенә бәйле. Бу хакимият сәясәтенә бәйле, — ди ул.

Калуга өлкәсендә яшәүчеләрнең 12% мигрантлар тәшкил итә. Төбәкнең Обнински шәһәрендә исә, чит ил кешеләренең өлеше 30% җитә.

Үзәк Азиядән килүчеләр гаиләләре белән күченә. Бу нигездә ишле гаиләләр. Хәзер Русия мигрантларны Африкадан да җәлеп итә башларга ниятли. Быел Кениядән 10 мең эшче киләчәге әйтелде.

Журналист Рәмис Латыйпов үзенең Telegram каналында мигрантлар татар авылына килеп үз шартларын куеп яши дип сөйләде.

— Мин Свердлау өлкәсендәге татар авылларында булдым. Авылларда эш юк, кешеләр киткән, өйләр бушап калган. Ана капиталы белән Урта Азия халкы һәм башка милләтләр килеп утыра. Алар без татарча белмибез ди һәм мәктәпләр урыслаша. Татарстанда бу әле андый дәрәҗәдә түгел, — диде ул һәм Африкадан кертеләчәк мигрантларга карата үз фикерен белдерде. — Мигрантларны кертергә дигән карар кабул итүче кешеләр бу илдә бер 10 елдан, 20, 30, 50 елдан ни булыр икән, дип бер дә уйламыймы икән соң. Бу кешеләр тоз да түгел, шикәр дә түгел. Алар эреп югалмый. Алар монда яшәргә дип килә. Безгә бит югары дәрәҗәгә ирешкән, икътисады үскән илләрдән белгечләр килми. Аннан эшсез кешеләр килә. Барыр тишеге калмаган дип әйткәндәй. Кениядә без тәртип дәрәҗәсенең дә нинди икәнен күрәбез. Бездәге тәртип сокланырлык дәрәҗәдә. Анда каракны тоталар икән, шунда ук "самосуд" ясыйлар, үтерергә дә, яндырырга да мөмкиннәр. Андый видеолар җитәрлек.

БУ ТЕМАГА: Миңнеханов Татарстандагы инженерлар кытлыгын мигрантлар ярдәмендә хәл итәргә тели

Шул ук вакытта Русиядә миграция сәясәтен кырыслату дәвам итә. Алар арасындагы канун бозуларны куәт оешмалары аерым игътибар белән күзәтеп тора. Узган ел Чаллыда җәмәгать транспортында мигрантлар аркасында сугышулары хәбәр ителде. Аңарчы Яшел Үзәндә дә мигрантлар арасында низаг чыккан иде.

Узган атнада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мигрантлардан башка икътисадны үстереп булмый дип белдерде. Шул ук вакытта республикада чит ил кешеләрен катгый контрольдә тотарга телиләр. Татарстан хөкүмәте мигрантларны социаль һәм мәдәни адаптацияләү өчен эшче төркем төзеде.

Хәзер Татарстан Русия миграция канунына төзәтмәләр кертергә тели. Республика бу уңайдан ике канун өлгесе әзерләп аны Русия канун чыгаручылар шурасына юллады. Бу чит ил кешесенә Русиягә килгәннән соң 13 көн эчендә белем алуга яки эшкә керешергә тиеш дигән таләп куюны күзаллый.

— Әгәр дә миграция сәясәтен сүздә генә түгел, чыннан да кырыслатсалар, миграция кимиячәк. Чынлыкта Русиягә мигрантлар күпләп килми. Чөнки рубль көчле түгел, валюта белән санаганда алар монда зур акча эшләми. Соңгы ел ярымда Русиянең үзенә җәлеп итә алу көче нык кимеде, — диде демограф Алексей Ракша.

БУ ТЕМАГА: Татарстан хөкүмәте мигрантларны социаль һәм мәдәни адаптацияләү өчен эшче төркем төзегән
  • 2023 елда Татарстан хөкүмәте 2023-2025 елларга исәпләнгән бала табуны арттыру турында дәүләт програмы кабул итте. Түрәләр куйган максатка күрә, 2025 елга республикада кимендә 35 мең бала туарга тиеш. Бу санга алар бала төшерү санын киметеп, хатын-кызларга өстәмә ярдәм күрсәтеп ирешергә тели. Бәйсез демограф Алексей Ракша дәүләт програмыннан бернинди файда булмаячак дип белдерде. Төп сәбәбе — Татарстан бу өлкәгә акча бүлеп бирмәүдә.
  • Моңа кадәр Ракша Башкортстанда халык саны нык кимиячәк, Татарстанда миграция хисабына сакланачак, дип белдергән иде.
  • Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге мәгълүматына караганда, республикада халык саны 2050 елга 500 меңгә кимергә мөмкин. Фаразга ярашлы, ул вакытта Татарстанда 3,35 млн кеше яшәячәк.
  • Демогарифия үзәге мөдире Чулпан Илдарханова сүзләренчә, бары тик Казанда, Чаллыда, Лаеш һәм Биектау районнарында гына халык саны бераз артырга мөмкин. 20 районда исә халык саны кимү 2050 елга 25% артырга, ә 20 районда 25% кадәр җитәргә мөмкин. Иң начар фараз Яңа Чишмә районында - анда халык саны 12,5 мең кешедән 8 мең кешегә калырга мөмкин.
  • 2028 елга Татарстанда яшьләр саны 100 меңгә кимер дип фаразлана. Республика яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков "статистика туучы балалар санының кимүен, гаиләләрнең күпләп аерылышуын терки", дип белдергән иде.
  • Соңгы елларда Татарста демографик упкынга төште. ЗАГС идарәсе мәгълүматына караганда, 2023 елда 36 766 бала дөньяга килгән. Шул ук вакытта үлемнәр саны 42 736 кешегә җиткән. Халыкның табигый кимүе 5 970 кешене тәшкил иткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!