Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда эшче һөнәрләргә зур кытлык бар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстан хезмәт министры әйтүенчә, хәзерге вакытта сәнәгать, эшкәртү, файдалы казылмалар чыгару, төзелеш һәм транспорт өлкәсендә эшләүчеләр җитми.

Татарстанга эшче куллар җитми. Аерым алганда, төзелештә эшләүчеләргә кытлык зур. Бу хакта Татарстан хезмәт министры Эльмира Зарипова белдерде, дип җиткерә "Бизнес Online".

Министр әйтүенчә, хәзерге вакытта Татарстанда эшсезләр саны моңарчы булмаганчы аз – мәшгульләр үзәгендә эшсез булып алты меңнән артыграк кеше исәптә тора.

"Әлбәттә, бер яктан бу шатландыра, әмма борчый да, чөнки эш бирүчеләргә хезмәткәрләр җитми. 35 мең вакансия бар, һәр эшсезгә биш эш урыны тәкъдим итә алабыз", дигән ул ОТР телеканалы эфирында.

Зарипова әйтүенчә, хәзерге вакытта сәнәгать, эшкәртү, файдалы казылмалар чыгару, төзелеш һәм транспорт өлкәсендә эшләүчеләр җитми.

Татарстаннаың электр-газ эретеп ябыштыручыларына, слесарьларга, ташчыларга һәм штукатурчыларга ихтыяҗы зур. "Ягъни төзелеш белән бәйле һөнәрләргә. Чөнки бездә дәүләт проектлары кысаларында да, эчке програмнар кысаларында да төзелеш актив үсештә. Бу М12 машина юлы да, хастаханәләр, балалар бакчалары төзү-сипләү дә. Боларга эшче куллар кирәк", дип аңлата министр.

  • Былтыр көз игълан ителгән мобилизациядән соң, Татарстанда кадрларга кытлык барлыкка килү турында еш әйтелә башлады. "Алабуга" махсус икътисади зонасы Нью-Йоркта Таймс-скверда "Өйгә кайтырга вакыты җитте" дигән чакыру белән реклам тактасы элде. Оешманың баш мөдире Тимур Шәгыйвәлиев бүген авиатөзелеш, микроэлектроника, биотехнологияләр өлкәсендә белгечләрнең кире Русиягә, Татарстанга, "Алабуга"га кайтуы кирәк" дип белдерде.
  • Эшчеләр җитмәве турында Татарстан рәсмиләре дә ачыктан-ачык әйтә башлады. Республиканың хезмәт министры Эльмира Зарипова иң зур кытлык Кама аръягында күзәтелә дип белдергән иде. Быел гыйнвар аена булган мәгълүматка күрә, Чаллы һәм Алабуга шәһәрләренә 12 мең эшче кирәк.
  • Татарстан түрәләре кадрлар җәлеп итү юлларын эзли башлады. Мобилизациядән соң Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко төбәкләр арасында вакытлыча хезмәт миграциясе програмы кабул итәргә чакырган иде. Ул эшсезләр күп булган төбәкләрдән белгечләр чакырырга кирәк дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG