Татарстанда 19 хосусый медицина оешмасы аборт ясату лицензиясеннән ихтыяри төстә баш тарткан. Сүз Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзәндә урнашкан клиникалар турында бара. Бу хакта бүген Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец Дәүләт шурасы утырышында белдерде.
Аның хисабында әйтелгәнчә, бүген Татарстанда аборт ясату лицензиясе булган 103 хосусый клиника һәм медицина оешмасы челтәре бар.
"Кызганыч, Татарстан Русиядә аборт ясату саны ягыннан беренче бишлеккә керә. 2022 елда республикада 11 335 хатын-кыз аборт ясаткан, 2021 елда — 11 645", диелә хисапта.
Волынец сүзләренчә, бу вазгыятьне үзгәртергә була. Мисал итеп, ул "Здравствуй, мама" проектын китерде. Ул Чаллы шәһәрендәге хатын-кыз консультацияләрендә тормышка ашырылды. 2023 елда гына да 104 булачак ана аборт ясатмаган.
"Бер елда йөклеген саклаган хатын-кызлар саны 3 тапкырга күбрәк булды", диде ул.
Моңа кадәр Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец хатын-кызлар бала төшертүдән баш тарткан өчен табибларга акчалата премия бирергә тәкъдим иткән иде.
Волынец бу мәсьәләдә тәкъдимнәрне бик күп ясады. Мәсәлән, былтыр июль аенда хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга тәкъдим иткән иде. Бу тәкъдим белән ул Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте.
Күптән түгел Татарстан сәламәтлек саклау министры абортларны бөтенләй тыю тарафдары түгел дип белдерде.
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, республикада аборт ясатырга рөхсәте булган 86 хосусый медицина оешмасы бар, узган елның август ахырына шуларның өчтән бере йөклелекне өзү хезмәте күрсәтүдән баш тарткан. Клиникаларда журналистларга түрәләр тарафыннан басым булды, дип сөйләгәннәр иде.
2023 елда Татарстан хөкүмәте 2023-2025 елларга исәпләнгән бала табуны арттыру турында дәүләт програмы кабул итте. Түрәләр куйган максатка күрә, 2025 елга республикада кимендә 35 мең бала туарга тиеш. Бу санга алар бала төшерү санын киметеп, хатын-кызларга өстәмә ярдәм күрсәтеп ирешергә тели. Бәйсез демограф Алексей Ракша дәүләт програмыннан бернинди файда булмаячак дип белдерде. Төп сәбәбе — Татарстан бу өлкәгә акча бүлеп бирмәүдә
Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз биргән иде.
Соңгы сигез елда республикада туучылар саны 35,5 процентка төшкән. 2024 елда Татарстан 35,4 мең бала туган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!