Интернетта инкыйлаб көтелә

Татар интернетына мөстәкыйль домен даулаучылар өчен бер куанычлы хәбәр: ICANN оешмасы 2009 елдан ирекле исемнәр терки башларга җыена.
Хәзерге вакытта интернеттагы һәр адрес ICANN тарафыннан теркәлгән исем белән тәмамланырга тиеш. Беренче дәрәҗә домен исемнәре я илләрнең ике хәрефтән торган кыскартмасыннан (ru – Русия, tr – Төркия, us – Кушма Штатлар), яисә com, org кебек махсус исемнәрдән гыйбарәт.
ICANN (Internet Corporation for Assigned Names and Numbers) – интернетта "тәртип урнаштыручы", исемнәр теркәүче, АКШта урнашкан, табыш казанмаган оешма.

Соңгы 5-10 елда интенетның котырып үсүе сәбәпле, исемнәргә кытлык барлыкка килде. Яңа сәхифәләргә исемнәр җитми башлады.

Берничә ел элек aero, biz, info кебек берничә яңа исем теркәлгән иде. Ләкин бу гына вазгыятьне хәл итә алмады.

26 июнь көнне ICANN идарәсе Парижда үткән очрашуда киләсе елдан башлап ирекле исемнәр терки башларга карар итте.

Ягъни, оешмалар, ширкәтләр, хәтта аерым шәхесләр теләгән домен исемен сорап мөрәҗәгать итә алачак. Шул исәптән, tatar, tatarstan, qazan кебек исемнәрне.

Теркәү бәясе әлегә төгәл билгеле түгел, 150-500 мең доллар чамасы булыр дип көтелә.

Тагын бер мөһим яңалык – домен исемнәрендә латин гына түгел, ә кирил, гарәп һәм кытай имласын да куллану рөхсәт ителәчәк.

Андый исемнәргә ихтыяҗ интернетта инглиз телен белмәгән кулланучылар арту сәбәпле туды.

ICANN рәисе Peter Dengate Thrush сүзләренчә, бу үзгәрешләр тормышка ашса, "Интернетның кыяфәте һәм эшләү рәвеше тамырдан үзгәрәчәк."