Төркия балаларга көч куллануда шикләнеп Discordны томалаган

Иллюстратив фото

Discord мессенджерын 19 яшьлек егет ике кызны үтергәннән соң томаларга булганнар, дип яза Reuters. Кичә, 8 октябрьдә, Discordны Русиядә дә томалаганнар иде.

Төркиядә мәхкәмә Discord мессенджерын томалаган. Сервисның "балаларны җенси көчләүгә һәм әхлаксызлыкларга" катнашы бар дип шикләнелә. Бу хакта Төркия юстиция министры Йылмаз Тунч хәбәр итте.

"Яшьләребезне һәм балаларны интернетта чыккан зарарлы һәм җинаятьчел әйберләрдән саклауда тәвәкәлбез. Җәмгыятебезнең корылышы нигезләрен какшатырга беркайчан да рөхсәт куймаячакбыз", дип язды ул.

Discord мессенджерын 19 яшьлек егет ике кызны үтергәннән соң томаларга булганнар, дип яза Reuters.

Мессенджерда җинаятьне мактаганнар, бу халыкның ачуын чыгарган диелә.

Кичә, 8 октябрьдә Discord-ны Русиядә дә томалаганнар иде. Аңарчы Роскомнадзор мессенджердан канунны боза торган 947 материалны бетерүне таләп иткән иде.

Бу материаллар арасында балалар порнографиясе, экстремизмга чакыру, наркотиклар куллануны пропагандалау бар, дип ышандырды оешма. Discord-ны томалауларына шул исәптән сугышны хуплаучылар да канәгатьсезлек белдерде. Сервис томаланганнан соң, Роскомнадзорга һакер һөҗүмнәре булды.

  • 2 августта Төркиядә Instagram-ны томалаганнар иде. Бу адым социаль челтәрдә ХӘМӘС башлыгы турында кайганамәләр язып булмавы, Instagram Исмәгыйл Хәния турында кайгыру сүзләрен блоклый дигән сылтау белән ясалды дип аңлаткан иде Төркия рәсмиләре.
  • Хакимиятнең мондый гамәле Төркия халкы тарафыннан төрлечә кабул ителде, әмма башлыча халык хакимият реаль проблемнар хәл итү урынына уен уйнау белән мәшгуль дип тәнкыйтьләде.
  • 10 августта Instagram-ны ачтылар. Х социаль челтәрендә Төркия инфраструктура министры Абдулкадир Уралоглу язуынча, Instagram вәкилләре "кулланучыларга карата кертелгән цензура өстендә бергәләп эшләргә" вәгъдә иткән.
  • Шул ук вакытта, Төркия хакимиятләре Telegram мессенджерына томалау белән янады. Хакимиятләр Telegramнан наркотиклар сату, балаларга җенси көч куллану, фахишәлек, комарлы уеннар белән бәйле каналларны алып баручылар һәм анда утыручылар турындагы мәгълүматны ачуны таләп итә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!