Төркия БРИКСка керү өчен гариза тапшырган

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган

Гаризаны берничә ай элек, Төркиянең Европа берлегенә керүе белән бәйле сөйләшүләрдә алга китеш булмагач тапшырганнар.

Төркия БРИКСка керү өчен рәсми рәвештә гариза тапшырган. Бу хакта чыганакларына сылтама белән Bloomberg яза.

Гаризаны берничә ай элек, Төркиянең Европа берлегенә керүе белән бәйле сөйләшүләрдә алга китеш булмагач тапшырганнар, дип ышандыра басма чыганаклары.

Алар әйтүенчә, Төркиянең яңа дипломатик активлыгы - "аның НАТОда әгъза булган килеш үз бурычларын үтәп, шул ук вакытта күп полярлы дөньяның барлык яклары белән дә элемтәләрен көйләргә омтылуын күрсәтә".

  • БРИКС (ингл. BRICS — Brazil, Russia, India, China, South Africa) — дәүләтара берлек. 2006 елда оешкан. Аңа иң башта Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай илләре керде, соңрак Көньяк Африка республикасы кушылды.
  • 2024 елда БРИКСка Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре керде. Яңа илләр кушылганнан соң оешма БРИКС+ дип атала башлады. Былтыр Хавьер Милей Аргентина президенты булып сайлангач БРИКСка керүдән баш тартты.
  • БРИКС җыеннарында икътисади, сәяси мәсьәләләр турында фикер алышалар. Берлек халыкара оешма дип саналмый. Аның баш сәркатибе дә, низамнамәсе дә юк. БРИКС эшләрен ел саен үзендә саммит уздыручы берәр ил-әгъза оештыра. 2024 елның көзендә ул Русиядә узачак. Үткәрелү урыны дип Казан шәһәре билгеләнгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.