Уфада бизнес-үзәк төзү өчен Украинага каршы сугышучы хәрбиләр хөрмәтенә утыртылган аллеяне сүткәннәр

Иллюстратив фото

"Өйгә әйләнеп кайту аллеясе"ндәге агачларны башка урынга күчереп утыртырга вәгъдә иткәннәр, әмма аларны төнлә кемдер урлаган.

Уфада Украинага каршы сугышучы хәрбиләр хөрмәтенә утыртылган "Өйгә әйләнеп кайту аллеясе"н һәм аның янындагы балалар мәйданчыгын юк иткәннәр. Бу урынга бизнес үзәк төземәкче булалар.

Аллеядәге агачларны башка урынга күчереп утыртырга вәгъдә иткәннәр, тик төнлә аларны кемдер урлаган.

2022 елда бу аллеягә юкә агачлары белән шомыртлар утырттылар. 130 үсентене утыртуда сугышчыларның туганнары, кадет укучылары, эшмәкәрләр һәм хәтта Уфа мэры Ратмир Мәүлиев үзе катнашкан иде.

"Ватанны якларга киткәннәр барысы да һичшиксез исән-сау әйләнеп кайтсын өчен", дип аңлаткан иде бу чараны шәһәр башлыгы.

Шул ук чакта якындагы ишек алдын төзекләндерделәр - анда яңа балалар мәйданчыгы белән тренажерлар куелды.

Сүтеп ташланган корылмаларның, казылган җирнең фотоларын кичә җирле пабликлар чыгарды. Аллеяне исә узган атнада ук сүтә башлаганнар иде.

Шәһәр халкына бу корылмалар белән агачларны башка урынга — йортларга якынрак җиргә күчерергә вәгъдә иттеләр. Тик ул чакта түрәләрнең вәгъдәләренә ышанумаучылар да булды.
"Күчереп утыртачаклар дисезме? Шаяртасызмы? Бульдозер астына җибәрәчәкләр!", "Бөтенесе дә пиар өчен эшләнә, ә аннары газиз аналарын да сатарга әзерләр", "Түрәләрнең "патриотизмы" турында белергә кирәк булган әйбер шушы", дип язды уфалар.

Аллея һәм балалар мәйданчыгы урынына парковкалы бизнес үзәк төземәкчеләр. Шул ук вакытта "Не Москва" басмасы ачыклавынча, монда аның аллея утыртканчы ук төзергә ниятләгән булганнар. Җәмәгать тыңлауларын 2020 елның сентябрендә үткәргәннәр, ә проектларга кайбер төзәтмәләрне бу елның язында раслаганнар.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага һөҗүм итте. Мәскәү моның яулап алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый. Украинадагы сугышны хуплау, басып алынган төбәкләргә һуманитар ярдәм җибәрүдә Башкортстан алдынгы төбәкләрнең берсе.
  • Шул ук вакытта "Медиазона" белән BBC мәгълүматынча, Украинада һәлак булучылар саны ягыннан да Башкортстан беренче урында тора. Алар арасында аеруча ихтыярилар нык күп диелә.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Башкортстаннан – кимендә 2981 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми – чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!