Уфада гинеколог бүлмәсенә видеокамера куюга зарланалар. Җитәкчелек моны "террорчылыкка каршы чара" дип аңлата

Иллюстратив фото

"Видеоларны "бары тик куәт оешмалары вәкилләре белән мәхкәмә генә соратып ала ала", дип ышандыра хастаханә җитәкчесе.

Уфаның 21нче хастаханәсендә дәваланучы хатын-кыз социаль челтәрләрдә гинеколог бүлмәсеннән видео чыгарган. Ул хатын-кызлар табибка күренү өчен утыра торган кәнәфигә таба видеокамера юнәлтелгән дип күрсәтә.

Видео авторы әйтүенчә, табиб янына керер алдыннан, хастаханә хезмәткәрләре аңа башта видеога төшерүгә ризалык бирүе турында документ имзаларга тәкъдим иткән. Тик аңа камералар коридорда гына бар дип әйткән булганнар. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге "Уфа Башкортостан" төркеме хәбәр итә.

Бу хәбәргә фикер калдыручы хатын кызлар әлеге видеолар халыкка таралырга мөмкин дип борчу белдергән.

Хастаханәнең баш табибы Радик Надирголов әлеге хәбәрне "дөреслеккә туры килми торган мәгълүмат" дип атаган.

Аның әйтүенчә, камераларны иминлек өчен куйганнар, алар хөкүмәтнең "Сәламәтлекне саклау министрлыгы объектларын террорчылыкка каршы саклау таләпләрен раслау турындагы" карарына ярашлы итеп куелган.

Надирголов әйтүенчә, камера шундый итеп урнаштырылган ки: табиб авыруны караган чакта камера ул урынны төшерә алмый, ә видеоларны "бары тик куәт оешмалары вәкилләре белән мәхкәмә генә соратып ала ала".

  • Моңарчы Уфада күзәтү камералары аша йөзләрне тану биометрик системы кертергә ниятләүләре билгеле булды. "Ясалма интеллект ярдәмендә эзләүгә бирелгәннәрне табарга, яки җинаять кылган кешеләрнең кайда күчеп йөрүен тиз ачыкларга мөмкин булачак. Эчке эшләр министрлыгы белән багланышлар системы бар, алар аша тәртип саклаучыларга бу мәгълүматлар килеп торачак", дип аңлаткан иде Сбербанкның Башкортстан бүлеген җитәкләүче Азамат Салихов.
  • Шул ук вакытта Башкортстанда хәрби комиссариатларны саклау өчен видеокамералар сатып алмакчы булалар. Камераларны хәрби комиссариатлар биналарына, хәрби-исәп өстәлләре һәм алар янәшәсендәге җирләргә куячаклар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!