Русия президенты Владимир Путин әмере белән Украинага каршы башланган сугышта Татарстаннан һәм Башкортстаннан кимендә 7055 кеше һәлак булган. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлек күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле җыябыз.
3 декабрьгә без Татарстаннан — кимендә 3386 хәрби үлеме, Башкортстаннан кимендә 3669 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Соңгы атнада гына Башкортстан исемлегенә — 111 исем, Татарстан исемлегенә 98 исем өстәлде.
Ноябрь аенда исемлеккә 750дән артык һәлак булган хәрби өстәлде. Бер айда исемлек якынча 12%ка артты.
Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.
Азатлык Радиосы җыя торган исемлек нигезендә кайбер статистик мәгълүматка күз салыйк:
БАШКОРТСТАН
Республикада иң күп үлүчеләр — Уфадан (кимендә 386 кеше). Районлап үлүчеләрне харитада күрә аласыз:
Харитада күренгәнчә, иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан:
- Уфа – кимендә 386 кеше.
- Белорет районы – кимендә 155 кеше.
- Стәрлетамак – кимендә 154 кеше.
- Учалы районы – кимендә 125 кеше.
- Баймак районы – кимендә 94 кеше.
- Әбҗәлил районы – кимендә 90 кеше.
Узган статистика белән чагыштырганда, Стәрлетамак шәһәрен бераз узып, икенче урынга Белорет районының чыгуы күренә. Шулай ук Баймак районыннан үлүчеләр Әбҗәлил районын куып узды.
Сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, иң күп үлүчеләр элеккечә — 35-44 яшь төркемендә:
- 35-44 яшь: кимендә 717 кеше,
- 25-34 яшь: кимендә 581 кеше,
- 45+ яшь: кимендә 514 кеше,
- 18-24 яшь: кимендә 240 кеше.
Безнең исемлектә сугышта үлгән иң яшь кеше — Әлшәй районының Гайниямак авылыннан Артём Хәйретдинов. Артёмга нибары 18 яшь булган, ул 2006 елның 16 мартында туган. Мәктәпне тәмамлагач, ул Уфа авиация техникумына укырга кергән, соңрак хәрби хезмәткә чакырылган булган.
2024 елның маенда Артёмның хәрби контракт төзегәне мәгълүм. Берничә айдан соң — 25 октябрь көнне — ул баскынчы сугышта һәлак була.
Хакимиятнең һәм хәрби җитәкчелекнең срочникларны хәрби контракт төзергә үгетләве турында без инде язган идек. Мәҗбүри вакытлы хезмәт үтәргә дип китеп, соңыннан Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегән яшьләр мисаллары күп. Озак та үтми — бу яшь хәрбиләрнең үлеме турында хәбәрләр килә. Мондый очракларны тенденция дип атап булмаса да, андый хәбәрләр ешая бара.
Башкортстаннан сугышка китеп һәлак булучылар арасында кимендә 307се — мобилизациягә эләгүчеләр. Кимендә 601 кеше — Русия саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр. Ачык чыганакларда еш кына кешеләрнең сугышка ни рәвешле китүе турында мәгълүмат әйтелми, яшерелә, шуңа бу саннар чынлыкта күпкә зуррак булуын фаразлап була.
ТАТАРСТАН
Татарстанда да иң күп үлүчеләр — башкала Казаннан (кимендә 515 кеше). Башкаладан сугышка китеп һәлак булучыларның 500дән артуын аерым хәбәр иткән идек. Районлап үлүчеләр түбәндәгечә:
- Казан – кимендә 515 кеше.
- Чаллы – кимендә 371 кеше.
- Түбән Кама районы – кимендә 182 кеше.
- Әлмәт районы – кимендә 148 кеше.
- Яшел Үзән районы – кимендә 111 кеше.
- Бөгелмә районы – кимендә 101 кеше.
Ә менә иң "тыныч" район — Әтнә. Ул районнан сугышта 13 кеше үлемен таба алдык.
Сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, күрше республикадагы кебек үк, иң күп үлүчеләр — 35-44 яшь төркемендә:
- 35-44 яшь: кимендә 1032 кеше,
- 25-34 яшь: кимендә 751 кеше,
- 45+ яшь: кимендә 667 кеше,
- 18-24 яшь: кимендә 223 кеше.
Безнең исемлектә Татарстаннан һәлак булган иң яшь кеше — Чирмешән районы Күтәмә авылыннан Даниил Антипов, аңа 18 яшь булган. Ул 2006 елның 24 гыйнварында туган. Даниилның 2024 елның 27 маенда, ягъни аңа 18 тулганнан соң 4 ай узгач һәлак булуы билгеле.
Даниил Антиповның абыйсы Виталий Антипов та Украинадагы сугышта үлгән. "Погибшие из Татарстана" проектына бу гаилә турында аноним рәвештә сөйләгәннәр. Азатлык Радиосы бу фактларны тикшерә алмый:
18 яшь тулгач, киләсе көнне үк ул, беркемгә берни әйтмичә, барып контракт имзалады
— Алар ятим түгел, әниләре бар. Әниләре олы улына [сугышка] барырга тыйды, әмма ул "бу минем сайлавым" диде, "Вагнер" белән контракт имзалады, 5 ай сугышты. Данька (Даниил Антипов) белән мин үзем сөйләштем, ул миңа сугыш турында уйламавын, бу минеке түгел дип әйтте. 18 яшь тулгач, киләсе көнне үк ул, беркемгә берни әйтмичә, барып контракт имзалады, — дип сөйләде бу кеше "Погибшие из Татарстана" проектына. Антипов үлеме турында язма астында бу сүзләрнең кайберәүләрен раслаган шәрехләр бар.
Татарстаннан сугышка китеп һәлак булучылар арасында кимендә 137се — мобилизациягә эләгүчеләр. Кимендә 106 кеше — Русия саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр. Татарстанда үлүчеләр турында ачык чыганакларда сугышка ни рәвешле китүе турында мәгълүмат бирелми диярлек — ул яшерелә.
Украинага һөҗүм иткәннән бирле сугышта Русиянең кимендә 80 973 хәрбие һәлак булган
Бу хәрбиләрнең исемнәрен ачык чыганаклардан волонтерлар белән берлектә ВВСның урыс хезмәте һәм "Медиазона" журналистлары ачыклаган.
Фронтта һәлак булган хәрбиләрнең яртысыннан артыгы сугыш башланганга кадәр гаскәр белән бөтенләй бәйле булмаган, дип яза журналистлар.
Ихтыярилар арасында югалтуларның нык артуы дәвам итә, диелә. Журналистлар белдерүенчә, аларның күбесе фронтка киткәннән соң ике-дүрт атна эчендә үлә.
Русия буйлап югалтулар саны ягыннан беренче урыннарда Башкортстан, Татарстан һәм Свердлау өлкәсе бара.
Башкортстан һәм Татарстаннан үлемнәр ни өчен күп? Белгечләр ни уйлый? Безнең башка язмаларда укыгыз:
БУ ТЕМАГА: Мобилизациягә 2 ел. Русиядә иң күп үлемнәр — Башкортстан белән Татарстанда БУ ТЕМАГА: Русиянең Украинага каршы сугышында Башкортстан белән Татарстаннан үлүчеләр ни өчен күп? БУ ТЕМАГА: "Бурятиягә алмашка Башкортстанны куйганнар". Сугышта күп үлемнәр: бу — максатчан сәясәтме, әллә фәкыйрьлек нәтиҗәсеме?🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!