Русия президенты киңәшчесе, моңа кадәр Думада Татарстаннан сайланган депутат булып эшләгән Елена Ямпольская "урыс теле туган телең булмаса, Русия дә синең өчен Ватан түгел" дип саный.
Бу фикерне Ямпольская үзенең Telegram-каналында язып чыкты.
"Урыс теле — туган тел дигән сүз. Минемчә, урыс теле белән туган телне капма-каршы кую — дөрес түгел. Урыс теле туган телең булмаса, димәк, Русия дә синең өчен Ватан түгел", диде ул.
Ямпольскаяның мондый эчтәлектәге белдерүе белән чыгуы беренче тапкыр гына түгел. Узган елны Думада җәмәгать урыннарында урыс телен саклау һәм аннан инглиз һәм чит телләр куллануны чикләүне күзаллаучы канун өлгесе каралды. Бу канун өлгесе артында да Ямпольская тора иде.
Ямпольскаяның яңа белдерүеннән соң татар активистлары социаль челтәрләрдә әлеге сүзләрне экстремизмга тикшерү урынлы булыр иде дип фикер алышты.
Элек Татарстаннан Думада депутат булып торган Ямпольская быел май аенда Русия президенты киңәшчесе итеп билгеләнде. Белгечләр аның белдерүе артында Русия хакимиятенең илдәге халыкларга, милли телләргә карата алып барылган сәясәте ярылып ята дип саный.
"Урыслаштыру сәясәтенең яңа бер эпизоды"
Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, депутатның бу белдерүе – яңа нәрсә түгел, бу Русиянең күптәннән килгән дәүләт сәясәтенә ярашлы күренеш.
— Шуны онытмаска кирәк: Ямпольская – Путин киңәшчесе, ул аңа якын кешеләрнең берсе. Шуңа күрә бу белдерү дә килешеп, уйланып эшләнелә дип уйлыйм, бу бары тик бер кешенең белдерүе генә түгел.
"Бер милләт – бер тел – бер дин – бер патша" сәясәте
Русиядә инде күптәннән "Бер милләт – бер тел – бер дин – бер патша" сәясәте алып барыла. Бу сәясәткә ярашлы, урыс теле аерым махсус урын алып тора, урыс дөньясы концепциясе нәкъ урыс теленә таяна. 2014 елда Русиянең Украинага каршы агрессиясе, вәхшилеге, Кырымны яулап алуы һәм Украина көнчыгышында фетнә оештыруы нәкъ урыс телен яклау сылтавы белән башланды да. Миңа калса, урыс телен үстерәбез дигән сүзләр артында, нигездә, бу агрессив стратегия ята, — дип саный ул.
Сәясәт белгече фикеренчә, Ямпольская белдерүе махсус ниндидер вакыйгага карамый, бу электән дәвам иткән урыслаштыру сәясәтенең яңа бер эпизоды гына.
— Путин Бакуга барып кайтты, анда урыс мәктәпләрен ачу мәсьәләсен хәл итте. Кыргызстанда, Казакъстанда да алар шул ук мәсьәләне күтәрәләр. Тышкы сәясәттә Путин урыс телен ныграк үстерергә, аның даирәсен киңәйтү өстендә эшләячәк.
Киләчәктә республикаларда милли телләрнең дәүләт теле статусларын бетерергә мөмкиннәр
Эчке сәясәткә килгәндә, Русиядә хәзер милли телләргә басым дәвам итәчәк. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, университетларда урыс теленең әһәмияте арттырылачак. Бу — мәдәни экспансия, Русия хакимиятенең башка ысуллары юк. Миңа калса, киләчәктә милли республикаларда милли телләрнең дәүләт теле статусларын бетерергә мөмкиннәр, — ди Айсин.
Ямпольскаяның элек Татарстаннан сайланган депутат булып торуы да юкка түгел. Аны махсус Татарстаннан сайлаттырдылар, дип саный ул.
Ямпольская, урыс дөньясын, урыс телен, унитаризмны алга сөрәчәк
— Бу Татарстанга артык дәшмәс өчен махсус бер хәйлә була ала, янәсе, сез аны үзегез сайладыгыз, аның иницативаларына ничек каршы чыга аласыз.
Айсин фикеренчә, Ямпольская тезисы Русия өчен тискәре ягы белән дә әйләнергә мөмкин. Русия халыклары моны үз дәүләтләрен кору өчен сылтау буларак куллана ала.
— Туган телем татар теле булса, димәк, Русия минем Ватан түгел. Ямпольская сүзләренә таянсак, шулай килеп чыга. Урыс булмаган халыклар шулай белдерә ала: "сез безнең туган телләрне, безне танымыйсыз икән, димәк, безгә Русиядән чыгу гына кала", — дип фикер йөртә сәясәт белгече.
"Урыс дөньясына кушылырга мәҗбүр итү бара"
Башкорт активисты Руслан Габбасов Ямпольская белдерүендә аптырарлык бернәрсә дә күрми.
"Минем өчен бу зур яңалык булмады, чөнки әлеге сүзләр Русия җитәкчелегенең илдәге халыкларга карата алып барган телләр геноциды сәясәтенең бер чагылышы гына. Аптырыйсы юк", ди ул.
Габбасов фикеренчә, бу Путинның хакимияткә килүеннән соң булган лингвоцидның өзлекле бер сәясәте.
Сез башкорт яки чечен түгел, ә урыс башкорты, урыс чечены, урыс татары диләр
"Милли телләрне юк итү өчен алып барылган гамәлләрне искә төшерсәң, барысы да яхшы аңлашыла. 2007 елны Русиядә милли-мәдәни компонент бетерелде, 2009 елны Бердәм дәүләт имтиханын бары урыс телендә генә тапшыру тәртибе кертелде, бу бөтен милли мәгариф системын тамырдан җимерде. 2017 елны Путинның урыс булмаган халыкларның телләрен мәктәпләрдә мотлак укытуны туктатырга кушуы аркасында мәктәпләрдә ана телен мәҗбүри укыту туктатылды, оптимизация сәбәпле күп кенә милли мәктәпләр ябылды, укытучылар кыскартылды, ана телләрен укытучы педагогларны әзерләүче факультативлар да кимеде.
Урыс дөньясына кушылырга мәҗбүр итү бара. Татарстанда "Я — русский" җырын җырлаттылар. Сез башкорт яки чечен түгел, ә урыс башкорты (русский башкир), урыс чечены (русский чеченец), урыс татары (русский татарин) дип әйтәләр. Шул ук бер сәясәт", ди Габбасов.
Аның сүзләренчә, әгәр режим сакланса, бу киләчәктә милли республикаларны бетерүгә китерәчәк.
"Милли республикалар юк ителсә, әлбәттә, дәүләт телләре дә юк ителәчәк. Шуннан соң инде туган телләр генә калачак...
Урыс кешесен урыс булмаган кешедән тел аерып тора
Урыс кешесен урыс булмаган кешедән тел аерып тора. Тел милли үзаңга тәэсир итә. Шуның нигезендә кеше милли телдәге фильмнарны карый, китапларны укый. Бүгенге идеологлар фикеренчә, бу булмаска тиеш. Бөтен кеше урысча гына укырга, урыс тарихын гына кабул итәргә һәм урысча гына сөйләшергә тиеш дип саныйлар. Алар барлык халыкны урыс итмәкче була. Нацистларча бөтен халыктан бер халык ясау бара", ди ул.
"Мине үз илемдә Ватансыз калдырмак кели"
Журналист Альберт Шакиров Ямпольская Русия президенты фикерен "киң итеп үзенчә эшкәртеп тапшыра" дип саный. Шәхси фикере генә булып калсын инде ул аның, ди ул. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында язып чыкты.
— Ул [белдерү] мантыйкка да, чынбарлыкка да туры килми һәм шәхсән мине үз илемдә Ватансыз калдырмак кели. Ямпольскаядан сорарга онытканмын! [...]
Ямпольская хәзерге көндә дә урысча рәтләп сөйләшә алмаган кешеләрнең күпме икәнен күрсә, Русияне басып алганнар дип уйлар иде, мөгаен
Менә минем өчен русский — не родной. Әмма Родина — Россия. Ямпольская ханым депутат чагында халык белән аз аралашкан ахырысы. Хәзерге көндә дә урысча рәтләп сөйләшә алмаган кешеләрнең күпме икәнен күрсә, Русияне басып алганнар дип уйлар иде, мөгаен. Ләкин менә бит парадокс – алар өчен Русия – Ватан! Моннан тыш, аларның үз гомерләрендә Русиядән башка илне күргәннәре дә юк! Андый кешеләр Кавказда туган мем "Сабинина мама" гына түгел. Алар Мари илендә дә, Татарстанда да, Удмуртиядә дә, Башкортстанда да, Чукоткада да тормыш тоткасы булып яшәп ятучы кешеләр. Аларның тырнак асларына кадәр Ватан туфрагы белән тулган, маникюр белән ялтыратмаган бер дә, — дип яза Шакиров.
Журналист татар телендә сөйләшүчеләр бөтенләй юкка чыкса да, туган телнең татар теле булып калуы мөһим дип саный.
— Ә менә минем өчен татарский = родной. Безне шулай укыттылар. Ачуланмагыз, безнең балаларны да шулай укыталар әле. Укытмасалар да без шулай тукып торачакбыз.
Татар теленең туган тел икәнен сеңдерергә тиешбез
Килер бер көн, Русиядә чыннан да татарча сөйләшә торган кеше калмас. Ләкин анда да Шакиров (яки шуның ише) фамилияле, әдәби урыс телендә сөйләшүче бала "Мой родной язык – татарский" дип әйтәчәк. Бу безнең бурыч, милләт. Иң начар вариантны да алдан уйлап, балаларыбызга татарчага өйрәтә алмадык дип күз алдына китерик. Ләкин татар теленең туган тел икәнен сеңдерергә тиешбез. Үз туган телен белмәгәнне аңлап үскән кешенең гаиләсендә татарча китап югалмас, ул үз балаларын тәрбияли башлагач булса да туган теленә тартылмый калмас, — дип яза ул.
Халык фикере: "татар теле – минем туган тел"
Азатлык Радиосының YouТube каналында Ямпольская белдерүе турында хәбәргә шактый фикер килде. Язучыларның күпчелеге "минем туган телем – татар теле" дип басым ясый. Кайбер фикерләрне тәкъдим итәбез:
Әлеге фикерләрне Азатлык Радиосының YouТube каналын укучылар калдырды. Иминлек максатыннан без аларның исемнәрен һәм кушаматларын күрсәтмибез.
- "Килешәм. Минем туган тел – татар теле. Урыс теле түгел. Русия минем Ватан түгел. Минем Ватаным – Татар иле."
- "Без, татарлар, үз җиребездә, безнең татар теле – Ана теле, туган тел."
- "Әйе, минем өчен Русия беркайчан Ватан булмады, һәм булмаячак! Минем Ватаным – Татарстан, иншалла, килер бер заман, ул бәйсез вә азат дәүләт булыр, шигем юк. Әлбәттә, туган телем – татар теле, урыс телен сөймим, ишетәсем дә килми. Ә бу мадам ни сөйләмәс, аның эше шул, андыйларны, нишләптер, Татарстанга күпләп тагалар Мәскәүдән: Ямпольская, Наталья Фишман, Вадим Эйлинкриг, Ал.Сладковский, Липский һ.б. Алардан татар халкына төрле тармакларда зур зыян килә, колониализм шушы була инде ул."
- "Ул бары тик бер кеше фикере. Татар телен бетереп булмый, ул ничә гасыр яшәгән, яшәячәк тә!"
- "Дөрес, татарларга урыс теле туган тел түгел һәм урыс иле Татар иле түгел."
Русия урыслар өченме?
2020 елда Русия Конституциясенә "урыс теле — дәүләт коручы халык теле" дигән нигезләмә кертелде. Экспертлар һәм активистлар бу Русиядәге башка халыкларның урыслашуын һәм мәҗбүри ассимиляциясен көчәйтәчәк, диде.
"Русиядә сәясәт ике төрле стандарт белән алып барыла. Халыкларның үзбилгеләнү хокукына да караш ике төрле. Башка берәр дәүләттәге халыкларның үзбилгеләнү хокукын Русия якларга тиеш, ә бездәге халыкларның үзбилгеләнү хокукы тупас рәвештә инкяр ителә. Янәсе, бездә һәммә нәрсә ал да гөл, милли мәсьәләләр хәл ителгән... Нигәдер Украинадагы урысларның үзбилгеләнү хокукы бар, Грузиядән аерылып чыгарга теләүче осетиннар белән абхазларның үзбилгеләнү хокукын Русия халыкара хокукка таянып яклап чыкты. Ә нигәдер безнең андый хокукыбыз юк?!" дигән иде элегрәк Азатлык Радиосына Башкортстан дәүләт университеты галиме, тарих фәннәре докторы Марат Колшәрипов.
Левада-Центр (Русия хакимияте аны "ят агент" дип саный) мөдире урынбасары, фәнни җитәкчесе, ксенофобия һәм расизм мәсьәләләре белгече Лев Гудков "Idel.Реалии" белән әңгәмәдә ксенофобия һәм расизмның нәкъ менә Русиядә көчәя баруын белдергән иде.
2017 елда ук Левада-Центр дөнья тарихында урыс халкының башкалардан аерым бер мөһим роле булуына ышанучылар Русиядә аңарчы күрелмәгән 64 процентка җитүе турында язган иде. 1992 елда исә аңа ышанучылар 13 процент кына булган.
Татар теленә басым. 2017 ел
- 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
- 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
- 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
- 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
- 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
- 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
- 20 сентябрь Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
- 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
- 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
- 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
- 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
- 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды
- 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
- 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
- 24 октябрь Казанда узган киңәшмәдә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү
- 26 октябрь Татарстан Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
- 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
- 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
- 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
- 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
- 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
- 4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!