WSJ: Саклану министрлыгы Путинга яңадан сайланып куелуыннан файдаланып, яңа мобилизация үткәрүне тәкъдим иткән

Русиядә мобилизация. Архив фотосы

Шул рәвешле саклану министрлыгы Русиянең фронттагы югалтуларын капларга исәпләгән диелә.

Бишенче тапкыр президентлык мөддәтенә керешкәнче, берничә ай алдан Владимир Путин саклану министрлыгы түрәләре белән очрашкан. Алар аны яңа мобилизация уздырырга күндерергә тырышкан. Бу хакта The Wall Street Journal-га шушы фикер алышулар белән таныш булган чыганагы сөйләгән. Аның әйтүенчә, Путин моннан баш тарткан. Ярты ел узгач, Русия хәрби җитәкчелеге кабат мобилизация турында уйлана, дип яза басма.

Путинның саклану министрлыгы түрәләре белән очрашуы ел башында булган. Миистрлыктагылар инаугурация белән бәйле рәвештә халык Путинны хуплавын искәрткән, яңа мобилизация кирәклеген аңлату өчен моннан файдалануны киңәш иткән, диелә. Шул рәвешле саклану министрлыгы Русиянең фронттагы югалтуларын капларга исәпләгән.

WSJ әңгәмәдәше әйтүенчә, Путин бу тәкъдимне кире каккан. Ул сугышка бары тик үз ихтыяры белән контракт имзалаучылар гына китүен телим дип әйткән.

Басма язуынча, Кремльдә 2022 елда узган мобилизация вакытында барлыкка килгән проблемнар турында хәтерлиләр. Ул чакта протест чаралары узды, русияләр хәрби комиссариатларга ут төртте, ә чикләрдә илдән качып китүчеләрдән зур чиратлар барлыкка килде.

Әмма ярты елдан соң хәрбиләр җитмәве проблемы көчәя, шуның аркасында илнең хәрби җитәкчелеге мобилизация уздыруны сорый, дигән басманың бу фикер алышулар белән таныш булган өч чыганагы.

Икенче дөнья сугышыннан соң беренче тапкыр Русия җирләренә бәреп керделәр, бу хәлдән соң бер айдан артык вакыт үтте, ә Мәскәү әле украин гаскәрләрен чиктән этеп чыгару өчен дә зур контрһөҗүм оештырмады, дип яза газет.

Кремль белән саклану министрлыгы бу мәгълүматларга фикер белдермәгән.

WSJ-ның әлеге язмасы Кремль сүзчесе Дмитрий Песков әйткәннәрне кире кага. Ул сентябрь башында Русиядә яңа мобилизация уздыру турында фикер алышулар юк, дигән иде.

  • 7 майда узган инаугурациядән соң, Путин Русиянең саклану министры Сергей Шойгуны вазифасыннан җибәрде, аның урынына Андрей Белоусовны куйды. Ә июльдә сугышка бару өчен контракт төзүчеләрнең хезмәт хакларын арттырды. Мөгаен бу фронтка барырга теләүчеләр җитмәве аркасында булгандыр.
  • Моңа кадәр Bloomberg басмасы да Русия гаскәренә фронттагы югалтуларын каплау өчен хәрбиләр җитми, шуңа күрә хакимиятләр мобилизациянең яңа дулкынын игълан итү юлын карарга мөмкин, дип язган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!