Яңа "халыкчан" җинаять маддәсе. Русиядә хәзер "дәүләткә хыянәт"тә кемне һәм нәрсә өчен гаепли алалар?

Иллюстратив фото

Русия Думасы Җинаять кодексына төзәтмәләр кертте һәм дәүләткә хыянәт төшенчәсен шактый киңәйтте. Үзгәрешләрне кораллы фетнә өчен җәзаны кырыслату турындагы канун өлгесенә керттеләр.

"Дошманнар" дип дәүләтләр генә түгел, оешмалар да игълан ителә алачак

"Дошман ягына күчү" турындагы өлешендә депутатлар "дошман" дигән төшенчәгә төгәллек керткән: хәзер ул "кораллы низагта, хәрби хәрәкәтләрдә яки корал белән хәрби техника кулланылган башка гамәлләрдә Русия Федерациясенә турыдан-туры каршы торучы чит дәүләт, халыкара яки чит ил оешмасы" дип аңлатылган.

Шулай итеп, "дошманнар" дип дәүләтләр генә түгел, оешмалар да игълан ителә алачак. Бу инде хәзердән үк күзәтелә: дистәләгән русиялене Украина кораллы көчләренең Русия ватандашларыннан оешкан бүлекчәләре (мәсәлән, "Азат Русия" легионы) белән "хезмәттәшлек" иткән өчен дәүләткә хыянәттә гаеплиләр.

Хәзер һуманитар оешмаларны да "дошман"нар исәбенә кертүләре бар — депутатлар "дошман ягына күчү" төшенчәсен дә киңәйтергә булган: "кораллы низагта, хәрби хәрәкәтләрдә яки корал белән хәрби техника кулланылган башка гамәлләрдә дошман гаскәре ягында катнашу"дан тыш, "дошман ягына күчү" дип "дошманның Русия Федерациясе иминлегенә каршы юнәлдерелгән хакимият оешмаларында, җитештерү оешмаларында, башка оешмаларында ихтыяри рәвештә катнашу" да саналачак.

Моннан тыш, канун өлгесенә Җинаять кодексының яңа 276.1нче маддәсе турында төзәтмәләр кертелде. Бу маддә "Русия иминлегенә каршы юнәлдерелгән эшчәнлектә дошманга ярдәм күрсәтү" дип атала. Ул дошманга Русия иминлегенә каршы эшчәнлегендә финанс ярдәме, мадди-техник ярдәм, консультация яки "башка төрле ярдәм" күрсәткән чит ил ватандашларына һәм ватандашлыгы булмаган затларга җаваплылык кертә. Аларны моның өчен 10 елдан 15 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкинлек бирә.

"Теләнмәгән оешмалар" һәм "экстремизм" турындагы җинаять эшләреннән күренгәнчә, куәт оешмалары вәкилләре һәм хөкемдарлар теләсә нәрсәне: берәр материалга репост ясаудан алып конференциядә катнашуны да "эшчәнлектә катнашу" дип атый, дип яза "Первый отдел" хокук яклау проекты.

Бу төзәтмәләр кемнәргә юнәлдерелгән?

11 декабрьдә Думадагы Русиянең эчке эшләренә чит дәүләтләрнең тыкшыну фактларын тикшерү комиссиясе башлыгы Василий Пискарев "НАТО үзенә русияләрне җәлеп итмәкче була", дип белдерде.

Янәсе НАТО аларга 25 мең долларлык грантлар тәкъдим итә. Ул бу грантларны алу өчен гариза җибәрүче сәүдәгә корылмаган оешмаларда, медиада, яшьләр оешмаларында эшләүче хезмәткәрләргә, аналитикларга һәм галимнәргә" гомерлек мөддәтләр янавын хәтерләтте.

Нинди грантлар турында сүз бара, бу Төньяк Атлантика альянсына кагыламы, яки аның бөтен әгъза-илләрендәге оешмаларга дамы — монысын депутат әйтмәгән.

"Первый отдел" адвокаты Евгений Смирнов фикеренчә, әлеге төзәтмәләр беренче чиратта теләсә нинди украин оешмалары белән яки хәтта украиннар белән генә дә элемтәдә булучыларга кагылачак.

Нәрсәнең тыелуын канун түгел, ә погон таккан билгеле бер хезмәткәр хәл итә

"Дума дәүләткә хыянәт дигән төшенчәне әле 2012 елдан бирле үк даими төгәлләштереп һәм киңәйтеп килә. Иң җитди төзәтмәләр 2022 елда сугыш башланганнан соң, Русия ватандашларының үз-үзен тотышына җавап буларак кертелде. Хәзер дәүләт "дәүләткә хыянәт" турындагы норманы тагын да киңәйтүче нормалар кертә — хәер тагын да ныграк кая киңәйтәсең инде. Күрәсең бу Русия ватандашларының Украинада килеш яки украин оешмалары аша Украинага, Украина кешеләренә, әсирләргә, зыян күргән сивилләргә ярдәм күрсәтүе белән бәйледер", дип сөйләгән иде "Настоящее время"га хокук яклаучы.

Аның әйтүенчә, әлегә "дошман" дип рәсми рәвештә Украина гына санала. "Дәүләткә хыянәт турындагы искәрмәдә дошманның хәрби хәрәкәтләрдә турыдан-туры катнашырга тиешлеге әйтелгән", ди ул.

"Әмма дәүләткә хыянәт, шымчылык һәм яшерен хезмәттәшлек турындагы бөтен маддәләрнең проблемы шул ки — алар шулкадәр начар юридик тел белән язылган, рөхсәт ителәме, яки тыелган әйберме икәнен тикшерүчеләр, Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) вәкилләренә хәл итеп бетерүгә юл куелган", ди Смирнов.

— Нәрсәнең тыелуын канун түгел, ә погон таккан билгеле бер хезмәткәр хәл итә. Кешеләр бик охшаш гамәлләр кылсалар да, кайбер очракта моны административ хокук бозу дип, әмма икенче бер очракта дәүләткә хыянәт дип квалификацияләүләрен күрәбез, — ди ул.

Чекистлар кешеләр белән үзләре языша башлый да, алардан соңрак дәүләткә хыянәт дип бәяләп булырдай сүзләр әйттерә

Адвокат әйтүенчә, Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, беренче ярты елда Украина кораллы көчләренә яки фондларына акча күчергән өчен хөкем карарлары чыгарылмаган. Ә менә 2023 елдан башлап 200, 500 яки мең сум акча күчергән өчен дә кешеләрне күпләп төрмәгә утырта башлаганнар.

"Гаскәр турында "фейклар" тарату хакында дистәләгән җинаять эше ачыла һәм аларны кагыйдә буларак илдән киткәннәргә ачалар. Ә менә дәүләткә хыянәттә шикләнеп 2024 елда гына да Русиядә берничә йөз ватандаш тоткарланган һәм аларны тикшерү изоляторларына җибәргәннәр. Бу — яшерен мәгълүмат белгән югары дәрәҗәле кешеләргә карата гына кулланыла торган маддә түгел. Бу хәзер "халыкчан" маддә булып тора: элек наркотиклар өчен ничек булган, хәзер дәүләткә хыянәт тә шундый.

Хәзерге чынбарлыкта дәүләткә хыянәт итү бик җайлы — Украинада яшәүче берәрсенә яки берәр нинди фондка (шундый бер җинаять эшеннән күренгәнчә, бер фонд соңрак Украинаның яралы хәрбиләренә култык таяклары сатып алган булган) 300 сум акча җибәрү дә җитә. Һәм кешене шушы фондка бәләкәй генә акча җибәргән өчен 12 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Яки ничек итеп әсир төшәргә мөмкин булуы турындагы сугышка каршы игъланнар ябыштырган өчен дә. Яки хөкем ителүче ФСБ хезмәткәрләре "Азат Русия" легионы вәкиле дип атаган кеше белән язышкан булган.

Бу җинаять эшләренең күбесе провокациягә корылган: чекистлар кешеләр белән үзләре языша башлый да, алардан соңрак дәүләткә хыянәт дип бәяләп булырдай сүзләр әйттерә.

Хөкем карарлары арта

2024 елның беренче алты аенда дәүләткә хыянәттә гаепләп 52 кешене хөкем иткәннәр. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,5 тапкырга артыграк, дип исәпләп чыгарган иде "Важные истории".

Соңгы тугыз елда бер мәртәбә дә бу кадәр зур күрсәткеч булмаган. Шымчылыкта (Җинаять кодексының 276нчы маддәсе) гаепләнеп хөкем ителгәннәр саны да арткан. 2024 елның алты аенда бу маддә нигезендә 18 кешене хөкем иткәннәр — бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда тугыз тапкырга күбрәк, ул чакта ике кеше генә хөкем ителгән булган.

Элегрәк әлеге маддә нигезендә иң күбе 20 елга иректән мәхрүм итә алалар иде. 2023 елның апреле ахырында Русия президенты Владимир Путин Җинаять кодексындагы кайбер маддәләрне кырыслатучы канун имзалады. Алар арасында дәүләткә хыянәт өчен гомерлек төрмә бирү дә бар.

2022 елда Җинаять кодексына мәгънәсе ягыннан дәүләткә хыянәт итүгә охшаш яңа бер маддә — 275.1нче маддә өстәлде ("Яшерен рәвештә чит дәүләт, халыкара яки чит ил оешмасы белән хезмәттәшлек итү").

2024 елның ноябрендә бу маддә нигезендә беренче тапкыр журналистны хөкем иттеләр. Азатлык Радиосының урыс хезмәте белән хезмәттәшлек иткән өчен Читада яшәүче Ника Новик дүрт ел колониягә хөкем ителде.

11 декабрьдә Русия тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков Американың NBC News телеканалына әңгәмәсендә Кремль белән Көнбатыш илләре арасында яңа тоткыннар алмашы булырга мөмкин, дип белдерде.

Русия ФСБсы даими рәвештә чит ил ватандашларын "диверсия" өчен кулга алу турында хисап биреп тора: бу елның җәеннән бирле Русиядә берничә чит ил ватандашын Көнбатышның махсус хезмәтләренә эшләүдә гаепләделәр.

Быел 1 август көнне Русия белән Көнбатыш илләре арасында тоткыннар алмашы кысаларында Русия төрмәләреннән 16 кеше азат ителде.

Азат ителгән кешеләр арасында алты кеше — Эван Гершкович, Владимир Кара-Мурза, Кевин Лик, Демури Воронин, Герман Мойжес, Пол Уилан "дәүләткә хыянәт" һәм "шымчылык" өчен хөкем ителгән иде.

Язманың оригиналы: "Настоящее время".

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!