Мәскәүдә моңа кадәр көчләү өчен утыртылган һәм соңрак сугышта катнашканы өчен ярлыкау алган мигрант кабат шушы җинаятьне кылган - Украинадагы сугышта катнашкан хәрбинең 14 яшьлек кызын көчләгән. Бу хакта "ВЧК-ОГПУ" Telegram-каналы хәбәр итә.
Канал мәгълүматынча, Таҗикстанда туган 22 яшьлек Эмомали Мирзоевны Мәскәү янындагы Щелково шәһәре мәхкәмәсе җенси төрдәге көчләү гамәлләре өчен дүрт ел да җиде айга ирегеннән мәхрүм иткән булган. Тик 2022 елның сентябрендә аңа "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә кушылып, сугышка барганы өчен ярлыкау бирелгән. 2023 елның маенда мигрант Русия паспорты алган, яшәү урыны Башкортстанда теркәлгән.
Иреккә чыккач Эмомали Мирзоев бер онлайн-әсбапта Мәскәүдә яшәүче 14 яшьлек кыз белән танышкан. Кызның әтисе Украинадагы сугышта катнашуы искәртелә. 2023 елның декабре ахырында ул кызның өенә "фильм карарга" дип килгән, аны җенси якынлык кылырга мәҗбүр иткән һәм качкан диелә.
Кыз үзе аңлатуынча, бу хәл булганнан соң да алар аралашуларын дәвам иткән, Мирзоев аны көчләвен телефонга төшергән булган һәм куркыткан, дип яза канал.
Әлеге хәл турында кызның әнисе белеп алган, ул кызының Мирзоев белән сәер язышуларын укыган диелә. Ул шунда ук тәртип саклау оешмаларына мөрәҗәгать иткән һәм ирне тоткарлаганнар.
Сорау алуларда Эмомали Мирзоев кылган гамәлләрен таныган, әмма 14 яшьлек кыз белән якынлык кылуын - аның ихтыяры белән булды, дип аңлаткан. Мәхкәмә октябрь ахырында башланырга тиеш. Егет үзен кабат сугышка җибәрүләрен сорый, диелә хәбәрдә.
- Украинада сугыш башланганнан бирле җинаять эшләрендә гаепләнүчеләр сугышка китәргә теләк белдерә башлады. Башкортстанның йорт сагында утыручы элекке түрәсе Яна Гайдук сугышка китәргә теләк белдерде.
- Элегрәк Татарстан Telegram-каналлары Казан федераль университетының элекке ректоры Илшат Гафуров даирәсендәге чыганакларга сылтама белән, үзен ярлыкасалар, аның Украинага каршы сугышырга китәргә ниятләвен язган иде.
- Илшат Гафуровны, Алабугада мэр булып торган чагында, шәһәр шурасы депутаты Айдар Исрафиловны яллап үтерүгә катнашы булуда шикләнеп, 2021 елның декабрендә тоткарлаганнар иде.
- Ә быел яз көне Башкортстандагы Иглинда үсмерләрне кыйнаган эшмәкәр изолятордан сугышка китәргә теләк белдерде.
- Быел сентябрьдә Казанда кеше үтерүдә шикләнелүче аны Украинадагы сугышка җибәрүне сораган иде.
- Русиядә тикшерүчеләрнең гаепләнүчеләрне Украинадагы сугышка барырга кыстый башлавы билгеле булды.
- Тикшерү барган чакта яки тикшерү эшләре беткәннән соң тәртип саклаучылар гаепләнүчеләргә "Аңлатма" ("Разъяснение") дип аталган махсус документ бирә. Анда гаепләнүченең белешмәләре язылган, шулай ук җаваплылыктан азат итү мөмкинлеге турында әйтелгән диелә. Риза булучылар белән контрактны хәрбиләр төзи. Педофилия, террорчылык, диверсия, дәүләткә хыянәт һәм башка шундый авыр җинаятьләрдә гаепләнүчеләрне сугышка алмыйлар диелә.
- "Тикшерүчеләргә агитаторлар роле бирелде, алар "махсус хәрби операция" (Украинага каршы сугышны Русия хакимиятләре шулай атарга куша - ред.) шартларында шикләнелүчеләр һәм гаепләнүчеләр арасында контракт белән хәрби хезмәткә баруны агитацияли. Мин моны дөрес эш дип санамыйм, чөнки тикшерүнең бурычы – җинаять эшендә дәлилләр җыю, хәрбиләр туплау түгел", ди адвокат Роман Кандауров.
- Быел мартта Русия думасы беренче укылышта контракт төзеп хәрби хезмәткә ялланганнарны җинаять җаваплылыгыннан азат итә торган канун өлгесен кабул итте. Аларны иректән мәхрүм итү урынына шартлы мөддәт бирәчәкләр. Канун өлгесе тикшерү астында булганнарга, хөкем ителүчеләргә һәм җиңел яки уртача авырлыктагы җинаять кылып, җәза мөддәтен үти башлаганнарга саклану министрлыгы белән контракт төзү мөмкинлеге бирә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!