Зеленский Украинага тынычлык сакчылары кертү фикерен хуплады

Владимир Зеленский һәм Эмманюэль Макрон, архив фотосы

Шул ук вакытта ул ил гаскәрен киметү белән ризалашмаячагын әйткән.

Киев Украинага тынычлык сакчылары урнаштыру фикерен хуплый, әмма гаскәрен киметүгә ризалашмаячак. Бу хакта Украина президенты Владимир Зленский Франция президенты Эмманюэль Макрон белән очрашудан соң белдерде, дип җиткерә "Европейская правда".

"Без Эммануэль белән аның күптәнге нияте турында сөйләшеп алдык. Тынычлык саклау миссиясен хуплыйбыз, ул Украинаның көчәюен аңлатачак", дигән ул.

Зеленский сүзләренчә, әлеге мәсьәләдә киңәшләшүләр дәвам итә. "Әлегә процесс бара, әмма кайбер лидерлардан уңай җавап булуын күрәм", дип искәрткән ул.

Зеленский Украинаның НАТОга керүе – иң яхшы иминлек гарантиясе булачак дип кабатлаган. Әмма Украинаны альянска чыкырулары Киевка гаскәренең санын киметү хокукы бирмәячәк, ә чакырмаганда бу бөтенләй ярамый торган эш, дигән ул.

Украина президенты ил иминлеген тәэмин итүче башка вариантларны, шул исәптән "чикләүләр һәм финанс" белән бәйлеләрен дә каравын әйткән.

"Әмма Путин кабат сугыш белән килмәс дип әйтү өчен, бу гына җитми", дигән Зеленский.

  • 2022 елның 24 февралендә Мәскәү Украинага һөҗүм итте. Русия моны "махсус хәрби операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!