Сараевода Баш Ассамблея уздыру турында июньдә игълан иткәннән соң без һәм безнең гаиләләребез янауларга дучар булды. Оешма башлыгына дәгъвә иткән хезмәттәшебез турыдан-туры кытай хакимиятләреннән янаулар алды, — дип сөйләде Азатлык Радиосының Балкан хезмәтенә Дөнья уйгырлары конгрессы мөдире Зумретай Аркин.
20 ел элек оешкан әлеге конгрессның Баш Җыены Сараевода 24-27 октябрьдә уза.
Оешманың вице-президентына намзәт Аркин Босния һәм Һерцеговина Җыен өчен очраклы гына сайланмады ди. Аның сүзләренчә, Кытайның уйгырлар күпләп яшәүче Синҗан төбәге Босния һәм Һерцеговина белән "бер төрлерәк җинаять тарихына ия".
Җыенда уйгыр активистлары белән бергә Сребреницадагы геноцидны кичергән кешеләр дә, берничә илдән профессорлар да катнаша. Шул ук вакытта Кытай мөселманнарына карата башкарылган геноцидның контектсты да, масштабы да, ысуллары да Босниядәгедән аерылып тора ди Аркин.
Хокук яклаучылар һәм тикшерүчеләр бәяләвенчә, 14 миллионлап уйгыр һәм башка мөселман азчылыклары яшәгән таулы һәм чүлле төбәктә миллионлаган кеше "тәрбия лагерьлары" аша узган.
Алар анда сәяси идеологик яктан эшкәртелгән, мәҗбүри эшкә җәлеп ителгән, гаиләләреннән аерылган, бала тудырудан мәхрүм ителгән, дин тотуда чикләнгән дип белдерелә.
Кытай үзе Синҗанда кеше хокуклары бозылуын кире кага.
Азатлык Радиосы Зумретай Аркин белән сөйләшүне татар телендә бирә.
— Синҗаннан сез нинди дә булса мәгълүмат ала аласызмы? Медиа берничә ел элек җимерелгән мәчетләрнең иярчен фотоларын чыгарды. Синҗанда бүген мөселман гыйбәдәтханәләре бармы? Мөселманнар бу төбәктә һәм гомумән Кытайда үз диннәрен ирекле тота аламы?
— Дин иреге — соңгы елларда тыелган яки катгый чикләнгән әйберләрнең берсе. Деэкстремизм фәрманы, террорга каршы көрәш турындагы канунны алсак, аларда террорчылык төшенчәсе бик киң бирелә. Дин тотуның теләсә кайсы гади генә гамәле генә җинаять санала. Җомга намазына бару, Хаҗ кылу, өеңдә генә укылган намаз да. Әлеге кануннар нигезендә 2017 елдан башлап өч миллион уйгыр һәм башка мөселман концлагерьларга ябылды. Шул ук вакытта Кытай хакимияте башка төрле карашны алга сөрә, уйгырлар бәхетле яши дип сөйләргә тырыша, төбәккә пропаганда турлары оештыра.
Былтыр уйгырларның чит ил делегацияләре каршында, бигрәк тә ислам илләреннән килүчеләр каршында мәчетләрдә җырлап-биеп йөрүләрен күрсәттеләр. Шулай итеп Кытай илдә диннең чикләнмәвен күрсәтмәкче. Әмма бу пропаганда гына.
Австралиянең стратегик сәясәт институты кимендә 16 мең мәчетнең җимерелүен теркәде.
Чынбарлык шундый ки, дин тотучылар намазларга йөри алмый. Бары тик кайбер урыннарда гына, мәсәлән, башкала Пекинда гына бу мөмкин. Анысы да пропаганда максатларында.
БУ ТЕМАГА: Хокук яклаучылар Кытайны мәчетләрне ябуда һәм җимерүдә гаепли— Кытай хөкүмәте бөтен гаепләүләрне кире кага һәм бу белем бирү һәм тренинглар үзәкләре генә, шулай итеп ил сепаратизм, экстремизм, дини радикальләшүгә каршы көрәшә дип белдерә. Синҗанда бүген уйгырлар ничек яши, эшләре бармы, хакимиятләр төбәккә акча кертәме?
— Кытай төбәккә ярдәм иттеме? Әйе, бу хак. Әмма алар моны кеше хокукларын бозып эшләдеме? Әйе, бу да дөрес. Бу үсеш проектлары кемгә файдалы? Кытай хакимияте һәм кытай халкына, гел куркуда яшәүче уйгырларга түгел.
Бу үзәкләрдә алар өч миллион кеше тотты. Кытай хөкүмәте хәзер уйгырларны мәҗбүри эшкә фабрикаларга җибәрә. Эшчеләр баш тартса, төрмәгә яки лагерьга утырталар.
Шулай итеп, уйгырлар соңгы берничә елда гел куркуда яши, чөнки кешеләр күз ачып йомган арада гаип була. Бер мизгелдә бар туганнар белән бөтен элемтәләрне югалттык. Мин гаиләм турында 2017 елдан бирле берни белмим.
Зыялы кешеләребез, галимнәр, табиблар лагерьларга ябылды. Аларга террорчылык яки сепартизм турында ялганга корылган гаеп тактылар һәм озак елларга төрмәгә утырттылар.
Төбәктә киңкүләм күзләү бара. 2016 елда блокпостлар бетерелде, әмма уйгырларны телефоннарына Integrated Joint Operations Platform дип аталган әсбаб куярга мәҗбүр иттеләр. Ул аларның көндәлек тормышлары турында мәгълүмат җыя. Мәсәлән, ул күпме электр энергиясе, су кулланган, кая барган, кем белән очрашкан. Һәр деталь контрольдә.
— Ни өчен Казакъстан һәм Кыргызстан кебек Үзәк Азия илләре уйгыр мәсьәләсенә күз йома? Кытай хакимиятләренең Синҗанда этник казакъ һәм кыргызларны да репрессияләүләре турында ишектән бар.
— Әйе, дөрес. Без Үзәк Азия хакимиятләренең дәшмәүләрен хөкем итәбез, чөнки бу лагерьларда аларның да халыклары, ватандашлары тотыла.
Әмма вазгыять шундый, бу илләрдә Кытай "Бер билбау – бер юл" һәм Шанхай хезмәттәшлек килешүе проектлары кысаларында инфраструктура төзеде. Хәзер алар Кытай алдында бурычлы.
Кытайның төрле илләр хакимиятләренә, шул исәптән көнбатыш илләрендә дә зур йогынтысы бар. Ә хәзер күршеңдә генә булган Кытай басымын күз алдына китереп карагыз.
Моннан тыш, Үзәк Азиядә кеше хокукларын ихтирам итүдә үз проблемнары да бар. Шуңа күрә алар үзләрен халыкара дәрәҗәдә якларлык беректәш эзли. Кытай ягына басып, мәсәлән, БМОда алар ышанычлы партнер таба.
БУ ТЕМАГА: Кытайның тәрбия лагеренда утырган казакъ хатыны фаҗигасе— Элек Үзәк яки Көньяк Азиягә уйгырлар күпләп кача иде, ләкин сез әйткәнчә, вазгыять үзгәрде. Бүген уйгырлар кая бара ала, экстрадиция килешүләрен исәпкә алганда, кайсы илләр уйгыр активистларына иминрәк?
— Кытайның уйгыр төбәгеннән качакларның соңгы дулкыны 2017 елга кадәр булды дип уйлыйм. Аннан соң репрессияләр башланды, бер генә уйгыр да илдән китә алмады, чөнки аларның паспортлары тартып алынды.
Өченче илләргә эләгүче уйгырлар хәзер Европа яки Төньяк Америкада сыену эзли.
Кытай басымы аркасында Төркиядә куркыныч була башлады, шуңа күрә күп кенә анда яшәүче уйгырлар Европада сыену алырга тырыша. Соңгы елларда без мондый күп кенә очрак теркәдек.
— Вилсон үзәге һәм Кытайның Киссинджер институты тикшерүендә уйгыр качакларын бүген яшәгән илләрдә куркытуның 5000 очрагы теркәлгән, аларның 1500дән артыгы тоткарлаулар аша узган. 1997-2020 елларда 424 экстрадиция очрагы теркәлгән. Кытайга кире җибәрелгән кешеләрне нишләтәләр, сездә бу мәгълүмат бармы?
— Анда аларга җәфалаулар, югалу яки төрмә яный. Алар белән элемтәләрне югалтабыз. Без документлаштырган мәгълүматка караганда, мәсәлән, 2017 елда Мисыр Кытай таләбе белән Каһирәдә укучы уйгыр студентларын депортацияләгән. Без аларның кайда икәнен дә белмибез, чөнки Кытай бу мәгълүматны чыгармый.
Без шулай ук Көньяк-Көнчыгыш Азиядән депортацияләү очракларын да теркәдек. Уйгырлар Кытайга Камбоджа, Таиланд, хәтта Индонезия һәм Малайзия кебек мөселман илләреннән дә җибәрелгән. Бу кешеләр гаип булды.
Европаның кайбер илләре, мәсәлән, Германия һәм Швеция уйгыр качакларын депортацияләүгә мораторий кабул итте. Европада гадәттә аларны яклыйлар һәм сыену бирәләр.
БУ ТЕМАГА: "Кытайда безне лагерь көтә". Синҗаннан килгән татар егетләре Татарстаннан яклау сорый— Төркиядә йөз меңнән артык уйгыр яши. Төркия бүген уйгыр мәсьәләсенә ничек карый? Белеүебезчә, 2020 елда ул Кытай белән экстрадиция турында килешү имзалады.
— Безгә билгеле булганча, депортацияләү омтылышлары булды, ләкин төрек хөкмүәте уйгырлар хокукларын рәсми рәвештә яклый. Алар башкача булдыра алмый, чөнки Төркиядә безнең иҗтимагый яклау зур, уйгыр һәм төрекләрнең мәдәниятләре, телләре, диннәре охшаш.
Төрекләр уйгырларны "ерак туганнары" дип саный, хөкүмәт төрек халкының бу теләктәшлегенә битараф кала алмый.
Шулай ук Төркия кайбер инициативаларны, мәсәлән, БМОның кеше хокуклары шурасы резолюцияләрен, белдерүләрен яклап чыга.
Төркия хөкүмәтенең Төркиядә яшәүче уйгырларны яклауның тагын бер сәбәбе – бу уйгырларның яртысының, ягъни 60-70 мең кешенең ватандашлыгы юк.
Төркиянең күп еллар уйгыр качакларын яклаудагы эшләренә рәхмәтлебез. Әмма Эрдоган хакимияте, башка хакимиятләр, мәсәлән, АКШтан аермалы буларак, шулай да ачыктын-ачыктан уйгырларны яклап чыкмады.
Безнең хокукларны яклауда Төркия Кытай белән ике яклы дәрәҗәдә дә, башка илләр белән дә күбрәк эшләвен теләр идек.
— Көнбатышның уйгыр мәсьәләсенә карашы нинди? Мәсәлән, Кытай белән яхшы икътисади мөнәсәбәтләр корган Германиянең яки сезнең оешманың штаб-фатиры урнашкан Британиянең?
— Күпчелек Көнбатшы хөкүмәтләр, шул исәптән Германия һәм Британия, соңгы елларда безгә зур теләктәшлек күрсәтә. Әлеге илләр парламентлары әгъзалары безнең хокуклар бозылу турында кычкырып әйтте. Әмма алар күбрәк ярдәм итә алсалар да, икътисади сәбәпләр аркасында моны эшли алмыйлар. Германия очрагында безнең борчылулар арта бара, чөнки икъсади мәнфәгатьләр кеше хокукларына ихтирамга караганда өстенрәк тора, бигрәк тә машина сәнәгате аркасында.
Германиядә, мәсәлән, Кытай заводларында кешеләрне мәҗбүри бушка эшләтү мәсьәләсен артык күтәрмиләр, бу теманың ешрак күтәрелүен теләр идек.
— Кытай хакимиятләре киткән уйгырларны күзәтеп торамы, ни рәвешле күзәтә?
— Җирле кытай илчелекләре яки хәбәр итеп торучылар аша башкара бу эшне.
Соңгы елларда уйгыр җәмәгатьчелеге Кытай хөкүмәте мәнфәгатьләренә шымчылык итүче уйгырларны ачыклады.
Германиядә Кытай хакимиятенә эшләүче немецларның безнең мәхәлләне күзәтеп тору очраклары булды. Кытай безнең социаль челтәрләрне тикшереп тора, дигиталь күзләү оештыра.
Алар еш кына турыдан-туры да эшли, Кытайдан полиция чакыра, Синҗанда безнең туганнарга яный. Мәсәлән, кытай дипломатлары мине бөтен Нью-Йорк буйлап күзәтте, фотога төшерде. Хәтта БМО бинасында да. Мин анда конференцияләрдә катшкан идем.
Белешмә: Синҗан-Уйгыр төбәге
Синҗан-Уйгыр автономияле районы — Кытайның көнбатышындагы төбәк. Мәйданы ягыннан иң зур территориаль-административ берәмлек.
Тарихи атамасы — Көнчыгыш Төркестан, Кытай әдәбиятында — Синцзян (1760нчы еллардан), XIV гасырга караган язмаларда һәм XVI-XVII гасырларга караган фарсы телендәге кулъязмаларда Уйгырстан дип аталган. Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Русия, Монголия, Әфганстан, Һиндстан белән чиктәш.
Халык саны — 25 млн 852 мең кеше (2020), шул исәптән, уйгырлар (46.4%), кытайлар (39%), казакълар (7%), дунганнар (4.5%) яши.
Халык, нигездә, Тарим иңкүлегендә һәм Җуңгариядәге елга үзәнлекләрендә урнашкан Кашгар, Хөтән, Яркәнд, Аксу, Кучар, Голҗа шәһәрләре һәм алар тирәсендәге өлкәләрдә яши.
Башкаласы — Өремче каласы.
Белешмә: Синҗандагы уйгырлар хәле
- Синҗан-Уйгыр автономияле районы – Кытайның көнбатышындагы төбәк. Мәйданы ягыннан иң зур территориаль-административ берәмлек.
- Төбәктәге халык саны – 25 млн 852 мең кеше (2020), шул исәптән, уйгырлар (46.4%), кытайлар (39%), казакълар (7%), дунганнар (4.5%). Кайбер исәпләүләргә караганда, анда биш меңләп татар да яши.
- Уйгырлар — Синҗанда яшәүче иң зур төрки халык (11,3 млн), аларның күбесе мөселман. Кытайдагы иң зур этник төркем булган ханьнар (кытайлар) Синҗанда сан ягыннан икенче урында (8,3 млн).
- 2014 елдан бирле Кытай хакимиятләре Синҗанда кытайлаштыру сәясәте алып бара. Бу сәясәт нәтиҗәсендә миллионнан артык мөселман (аларның күбесе уйгыр) "тәрбия лагерьларына" ябылды. Меңнәрчә мәчет җимерелде, йөзләгән мең бала ата-аналарыннан аерылып интернат-мәктәпләргә җибәрелде.
- Меңнәрчә уйгыр галиме, сәнгать әһеле юкка чыкты, яки аларның илдән чыгу һәм ил эчендә хәрәкәт итү иреге чикләнде. Уйгыр теле икенче планга күчте, төбәктәне мәдәни һәм дини ландшафт системлы рәвештә үзгәртелә.
- Кытай хакимиятләре Синҗанны видеокамералар белән тутырган. Төбәккә керүче кешеләрдән смартфоннарына хөкүмәтнең махсус күзәтү әсбабын куярга таләп итәләр. Җирле халык хакимиятләргә ДНК үрнәкләре тапшыра. Аларның йортлары янында QR-кодлар бар, моның ярдәмендә Кытай полициясе бер секунд эчендә гаилә турында төп мәгълүматны ала ала.
- Көндәлек түбәнсетүләр, эзәрлекләүләр, мәҗбүри стерильләштерү, уйгыр балаларын дәүләт ятимнәр йортына урнаштыру һәм мәдәниятләрен, диннәрен, телләрен юк итү өчен күптөрле чаралар куллану аркасында күпчелек уйгырның тормышы бозылды.
- Кытай рәсмиләре уйгырлар геноцидында гаепләүләрне кире кага, алар өчен төзелгән "тәрбия лагерьларын" укыту һәм заманга яраклаштыру үзәкләре дип атый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!