Нижгар татары авырлыклардан зарланып утырмый – эшли, шуңа да яхшы яши. Бигрәк тә Русия халкының кан-күз яшьләре түгеп, корылыкны каһәрләп, елап утырган чорларында мондый күтәренке рух аеруча күзгә ташлана.
КПРФның җирле бүлекчәсе Октябрь инкыйлабының 93 еллыгына багышланган митинг алдыннан йөреш оештырды.
“Яңа дулкын” яшьләр оешмасы оештыручыларның берсе – Гүзәл Рәхмәтуллина белән әңгәмә кордык.
Рәсми исеме Татар Урайкины булган Иске Кызылсу авылының киләчәге өметле кебек.
Әлеге чарада төбәкнең барча районнарыннан килгән ана теле укытучылары гына түгел, Казан вәкилләре дә катнашты.
Җан исәбен алу урынында да, статистика идарәсендә дә милләт кодларын кем һәм ничек куячагын аңлатучы табылмады.
Сембердәге хәрби саклагычта былтыр булган гадәттән тыш хәлгә әле дә нокта куелмаган. Әлегә бу фаҗигадә бер кеше гаепләнә.
Кызылсу авылы халкының күпчелеген олы яшьтәгеләр тәшкил итә. Авыл халкы моның сәбәбен хакимият сәясәтеннән күрә.
Сембердә динебез нигезләрен өйрәнүче хатын-кызлар өчен яңа уку елын ачу тантанасы узды.Чарада байтак халык катнашты. Хәтта Казаннан да кунаклар килгән иде.
Сембер өлкәсенең Иске Майна районында Татар Урайкины исемле авыл бар. Җирле халык аны Кызылсу дип йөртә. Авыл элек Кече Кандал дигән милли районга кергән, аннары татар авылларын бүлеп, аны Иске Майна районына керткәннәр. Авылда район өчен бердәнбер татар мәктәбе эшләп килә.
“Маяк” химкомбинатында атом-төш калдыкларының сыемы шартлау көне мәрхүм Галимҗан ага Гыйльметдинов турындагы хатирәләрне дә яңартты.
27 сентябрь көнне Сембер шәһәрендә коммунистлар тарафыннан каршылык чарасы оештырылды. Монда төрле өлкәләргә караган оппозицион шигарьләр яңгырады. Мәктәпләрдә, медицина өлкәсендә "оптимизация" исеме астында үткән үзгәрешләр дә читтә калмады.
Өлкә хакимияте бинасы алдында хәрби пенсионерлар пикеты узды. Коры җәй урман һәм авыл хуҗалыкларына зыян китергән. Социологик тикшерүләр күрсәтүенчә, өлкә халкының 28% башка төбәкләргә күчеп китү турында хыяллана икән.
Сембер өлкәсендәге Татар Сайманы авылы халкы уңганлыгы белән дан тота. Биредә халык үзенең ихтыяҗларын канәгатьләндергән машина җитештерә. “Тып-тып” дип аталган бу машиналар үзен ныклы санаган һәр хуҗалыкта бар.
Сембер хакимияте бинасында “2010 елгы җанисәп – төбәк алгарышын фаразлауның мөһим чарасы” дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды. Сембер татарларының газеты “Өмет”нең соңгы санында җанисәпкә байтак урын бирелгән.
“Биләр” исемле мәдрәсә мөдире Илдар Сафиуллин 5-6 ел инде Рамазан аеның җомга көннәрендә авыз ачу кичләренә чакыра. Дөрес, үз хисабына гына түгел – күренекле эшмәкәр Марат Якупов ярдәмендә дә. “Зәм-зәм” исемле ашханә хуҗасы Айрат Вәлиуллов Рамазан аеның һәр көнендә ифтар мәҗлесләре оештыра
Сембердә танылган шагыйрә, Татарстан язучылары берлеге әгъзасы Иделбикәнең 80 еллык юбилей тантанасы узды. Татар мәдәни үзәге бинасында оештырылган чарага халык бик күп җыелган иде.
Татарны йөздән артык төркемнәргә бүлгәндә, нигә урысны бүлеп булмый? Баксаң, урыс сүзе исем генә түгел, төрле төшенчәләрне тулыландырып килгән сыйфат икән.
Якшәмбе көнне узган Римзил Вәлинең Дамир Исхаков белән әңгәмәсе кайбер хатирәләр белән бүлешергә этәргеч бирде.
Корылык шаукымы төрле яклардан китереп бәрә. Ульян районы Яңа Бидәнге авылының өч урамында яшәүче 650 кеше сусыз калган. Өлкәнең иң көньягында урнашкан Иске Кулаткы районы корылыктан аеруча иза чигә.
дәвам