Шәһәрнең нәкъ үзәгендә – элекке парк урынында 3 метр биеклектәге таш коймалар белән уратып алынган тулы бер шәһәр диярлек храмнар комплексы пәйда булган иде. Төзелешләр әле дә дәвам итә. Совет чорындагы “Ударно-комсомольская стройка”, диярсең.
Сембердә бүгенге салкынлык Арсеналдагы шартлаулар нәтиҗәсен ерып чыгуны тагын көн кадагына куйды. Хакимият органнары зарар күрүчеләргә ярдәм итәргә ашыкмый.
Бөтен СССР буенча беренче булып, 1988 елның апрелендә аваз салган татар оешмасы “Туган тел” үзенең өч иң зур уңышы белән горурлана ала: Татар мәдәни үзәген тудыру, “Чишмә” телевизион тапшыруын ачып җибәрү һәм “Өмет” газетына нигез салу.
Сергей Морозов “Аналар көне” уңаеннан, демографик сәясәт буенча Советның чираттагы утырышын уздырды. Өлкәнең сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле хатын-кызлар консультациясендә учетта торучы һәм “Россия көнендә патриот тудыр” дигән региональ чарада катнашучы йөкле ханымнарның сәламәтлеге турында тәфсилләп сөйләде.
Газет хезмәткәре Юрий Кашинский язмасы менә ничек тәмамлана: “Чит илләр җирләрен государь-императорлар тартып алганнар да, безгә шуның аркасында интегергә туры килә инде.”
Сембер өлкәсе башлыгы Сергей Морозовның Корбан бәйрәме уңаеннан тәбригендә “рухи һәм әхлакый үсеш күренешләре” ассызыклана.
Сембердә, ниһаять, Идел аша олуг күперне рәсми ачу тантанасы булды. Шул арада җирле сәясмәннәр һәм журналистлар яңа күпергә исем эзлиләр. Бу җәһәттән бәйге дә игълан ителгән иде.
Төзелеп беткән мәһабәт күперне ачу чынлап та олуг вакыйга булып саналырга хаклы. Аның гомум озынлыгы 13 чакрым, су өстендәге өлеше 7 чакрымга якын.
Сембер татар җәмәгатьчелеге күренекле милләтпәрвар Шәүкәт Богдановның 70 еллыгына зур игътибар күрсәтте.
Сембердәге шартлаудан соң мәктәпләргә, кунакханәләргә күчерелгән халык үз фатирларына кайта башлады. Күпләр өйләреннән документсыз, акчасыз чыгып качкан булган.
Сембердә быел да Бөек Октябрь революциясе бәйрәмен зурлап каршыладылар. Бу бәйрәмгә җирле хакимият тә битараф түгел, дияргә була.
Дәүләт Думасы 2004 елның декабрендә кабул иткән “Хәрби дан көннәре” дигән кануны нигезендә, “Татулык һәм килешү көне” дип атала ул. Тик шунысы бар: бу бөек бәйрәмнең нәрсәгә багышланганын белмәүчеләр дә байтак икән.
Ленин Мемориаль үзәге янындагы мәйданда халык бик күп җыелды. Чарадагы шигарьләр исә “Бердәм Русия” өндәмәләре иде.
Быел исә корбаннарның истәлеген саклаучы балаларын, оныкларын түрәләр үзләре үк митингка чакырганнар.
Tантана да киң күләмле булырга ошый. 6 ноябрьгә билгеләнгән чара, оештыручылар ниятенчә, истә калырлык гомум бәйрәмгә әйләнергә тиеш.
Ульян өлкәсе башлыгы Сергей Морозов өлкә түрәләрен башка төбәкләрне куып тотарга һәм узуда тырышырга өндәде.
Өлкәнең Ульянов районы Зеленая рощада татар рухын саклаучылар, шөкер, байтак. Аның оеткысы һәм төп терәге булып Мәхмүт Кадралиев тора.
Югары дәрәҗәле кунакның килүе ноябрь ахырында көтелә. Идел аша яңа күперне ачу тантанасында ул да катнашырга ниятли икән.
Быел Сембердә узган Хәтер көнендә халык күп түгел иде. 15 пикетчыны аннан да күбрәк махсус хезмәткәрләр саклады.
Ул шәһәрнең нәкъ үзәгендә – Гончаров һәм Ленин урамнары кисешендәге скверда оештырылды.
дәвам