Урыс православ чиркәве гыйбадәтханәләрендә 6 гыйнвар төнендә дога кылыначак. 7 гыйнвар көне Русия һәм Татарстанда рәсми бәйрәм, ял көне.
Чәршәмбедә Казанның опера һәм балет театрында спектакльне өзгән янгын зур сер итеп саклана.
Интернетта Интертат.ру кабаттан ачыла башлады. Газета сынау өчен әлегә бер тел, бер әлифбада ачыла.
Хаҗдан кайткан Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый «Яңа ел - мөселман бәйрәме түгел”, - ди. Ә кыямәтне ул җир өстендә көтәргә чакыра.
100 еллыгында“Шәрык” клубы “Атнакич” һәм “Шимбә” проектлары буенча ике кичтә эшли. “Бу аерылу түгел, үсү, киңәю”, - дип аңлаталар.
ТИҮ рәисе инкарь ителгән болгарчылыкны эштә кулланырга тели. Ә активистлар кысулар, мәгълүмати камалыш турында матбугат җыелышында сөйләде.
Матбугат һәм телевидение Нардуган бәйрәме җитте дип хәбәр итә. Тик керәшен татарлары аны ун-унбиш көннән соң гына үткәрергә җыена.
Казан үзәгендә урнашкан Бауман урамында һәм Кремль каршында узган пикетны «инициатив яшьләр төркеме» оештырган. Яшьләр милли мәктәпләр бетәргә мөмкин, дип борчылу белдерде. Сүз Русиянең яңартылган мәгариф кануны турында бара.
Корбан чалу Казанда кемгә - сөенеч, кемгә - көенеч, кемгә - мәшәкать, ә кемгә - шатлык китерде. Шимбә көнне Корбан бәйрәменең өченче көне тәмамлана. Корбан чалу вакыты да чыга. Бу ритуал Казанда ничек үтте соң?
“Беркайчан да күрмәгән, 70 ел хәбәре булмаган туганнарымны табарга ярдәм итүегез өчен ничек рәхмәт әйтим?” – ди Суфия Галиева.
Кол Шәриф мәчетенә Корбан гаетенә намазга биш меңнән артык кеше килер дип көтелә. Аларга урамда өшеп торырга туры килмәсме? Имам Рамил Юныс сөйли.
“Русиядә мөселман дип үзен 6% халык атый”, - ди милләтара мөнәсәбәтләр департаменты мөдире Александр Журавский.
“Татнет йолдызлары” интернет-сәхифәләре бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләнде. Катнашучылар арасында татар телле сайтлар аз булуы искәртелә.
Бердников хәрәкәте Казанның Ленин һәйкәле янында пикет ясаган. Тик милли хәрәкәт пикетының экспонатлары исә юлда тоткарланган.
Корылтай табиплар мәдәният йортында үтте. Иҗтимагый үзәкнең үз бинасы сак астына алынган.
Татар иҗтимагый үзәге корылтаенда конгресс делегатлары да катнашыр дип көтелә. Тик оештыручылар корылтай булачак урынны әйтергә теләми.
Кырымдагы Румыния татарлары Казанга килә. Бу татарларның телен чегәннәр яхшырак саклый икән. Чөнки мәктәптә укымыйлар, ди.
Гаяз Исхакый татарларга мөмкин булган барлык гөнаhларны өя, дип яза "Идел" журналы. Азат Ахунов анда “Ике йөз елдан соң иңкыйраз” әсәренә бәя биргән.
Зур сәхнәгә сыймаган җырчылар концертларын фатирларда куя башлады. Беренче концертка җиде кеше килгән, алты билет сатылган.
Cугышлар туктамаган Әфганстан татарлары тарихи ватаннары белән элемтәне ныгыта. Моны раслап Самаган шәһәре Татар мәдәни-иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Камалетдин Татар Казанга татар конгрессына киләчәк. Аларның тамырлары Идел-Уралдан дип әйтелә. Әфганстанда туып үскән Гали Мөбәрис хәзәри халкы эчендә дә “татар” кабиләсе бар дип саный.
дәвам