Чаллыда яшәүче Камил Җәләлиев өенә булган һөҗүмне үзенең милли хәрәкәттә катнашуына бәйләде. Милли хәрәкәт вәкилләре Татарстан прокурорына мөрәҗәгать итеп бу һөҗүмне җентекләп тикшерергә чакырды.
30 май төнендә Чаллыда яшәүче Камил Җәләлиев өенә ике кеше бәреп бәреп керә. Һөҗүм итүчеләрнең берсе кача, икенчесен полиция кулга ала. Камил әфәнде бу һөҗүмне үзенең милли хәрәкәттә катнашуына бәйле дип белдерә. Азатлык хәбәрчесе урынга барып, зыян күрүче белән очрашты.
11 май Чаллы мәхкәмәсе Чаллы ТИҮен экстремистик оешма дип санарга һәм аның эшчәнлеген Русия җирлегендә тыярга дигән карар чыгарды.
26 апрель – Тукай көне Чаллыда да билгеләнде. Чарада ике ел элек мәсхәрә ителгән Тукай һәйкәленең төзәтеләчәге игълан ителде.
Чаллыдагы "Туган телне яклау" комитеты әгъзалары, татар телен саклау һәм үстерү өчен ел саен йөзләгән миллион сум бүленүгә карамастан, телне куллану кимегәннән-кими бару өчен Татарстан хакимиятләре җаваплы дип белдерде.
Чаллыдагы "Туган телне яклау" комитеты әгъзалары, татар телен саклау һәм үстерү өчен ел саен йөзләгән миллион сум бүленүгә карамастан, татар телен куллану кимегәннән-кими бару өчен Татарстан хакимиятләре җаваплы дип белдерде.
12 апрель утырышында Чаллы ТИҮенә карата мәхкәмә эшенең дәвамы 3 майга билгеләнде. Гаепләнүче Рифат Бәдретдинов бу эшнең мәгънәсез булуын әйтеп, аны туктатырга сорады.
Тукай бүләгенә намзәтләр, беренче чиратта данлы Болгар чорын чагылдырган һәм узган гасырның 90нчы елларында милли күтәрелешне бәян иткән фильмнар төшерер идек, ди.
Тукай бүләгенә намзәт, архитектор Фирдәвес Ханов, режиссер булсам, тарих төпкелендә күмелеп калган Болгар чорын халыкка күрсәтер идем ди. Аның фикеренчә, татар халкының җиңүләре күп, ләкин бу хакта халыкка аз җиткерелә.
4 апрель Чаллы мәхкәмәсе Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковның Чаллы ТИҮен экстремистик юнәлештә эш алып баруда гаепләве нигезендә ачылган эшне карый башлады. ТИҮ әгъзалары мәхкәмәне "татар милли хәрәкәтен бетерергә тырышу" дип бәяләде. Эшне карау 12 апрель дәвам итәчәк.
2 апрель Чаллыда чираттагы ипотека ярминкәсе үтте. Көн дәвамында килгән халыктан "бу – бит талау, алдашу" дигән фикерләр ишетелде. Русиядәге фатир ипотекасы ул – түрәләргә ришвәт, банкларга бер фатирны ике итеп кайтару кабаласы.
26 март Русиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казан, Чаллы, Уфада коррупциягә каршы митинглар узды. Бу чараларга Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды Русия премьер-министры Дмитрий Медведев турында тикшеренү нигезендә әзерләп интернетка чыгарылган видео этәргеч булды.
Чаллыда бер төркем татар активисты Татарстан референдумы көне алдыннан милли хәрәкәтенең 90нчы еллар башындагы тарихын чагылдырган күпсанлы фотоларны вакытлыча саклау өчен Чаллы музеена тапшырды. Аларның әлеге музей күргәзмәсенә куелуы икеле.
Чаллы активистлары татар милли хәрәкәте тормышын чагылдырган фотосурәтләрне шәһәр музеена тапшырды. Фотоларны урнаштыру авырлыгы, татар мирасына булган җавапсызлык хакында Азатлыкка Мөнир Ситдыйков сөйләде.
Түбән Каманың Кызыл Чишмә бистәсендәге сәнгать музеенда Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның “Төсләрдә милли хисләр” дип аталган күргәзмәсе ачылды.
Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Чаллы мәхкәмәсенә Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеген тыю турында шикаять юллаган. Быелның 28 февралендә имзаланган әлеге документ турында шушы көннәрдә генә мәгълүм булды. Ул БТИҮнең Чаллы бүлегенә дә килеп ирешкән. Азатлык хәбәрчесе шушы күләмле документның нечкәлекләрен аңларга тырышты.
Чаллы картиналар галереясендә мексикалы фотограф Сельма Ансира әсәрләреннән “Диңгез – төш ул” исемле күргәзмә ачылды. Фотосурәтләр инглизчә, бераз урысчага да тәрҗемә ителеп Сельманың дусты, шагыйрь Франсиско Сеговий шигырьләре белән тулыландырылган. Күргәзмә 22 мартка кадәр эшләячәк.
18 февраль Түбән Камада татар милли хәрәкәте вәкилләре, җәмәгатьчелек катнашында зур сөйләшү булды. Чараны оештыручылар көн тәртибендә бары бер мәсьәлә – милләтнең бүгенге хәле һәм киләчәге турында фикер алышу дип билгеләде.
21 февраль – Халыкара Ана теле көне уңаеннан ТИҮ активистлары Казанда һәм Чаллыда ялгыз пикетлар уздырды. Азатлык пикет барышында үтеп баручылардан Татарстанда татар телен куллануның кимү сәбәпләрен сорашты.
Тарихчы Альберт Борһанов Актанышка Башкортстаннан килгән кайбер кунакларның район халкын башкортлар дип атавы турында сорауга җавап биреп, татар галимнәрен көнчыгыш Татарстан тарихын өйрәнергә чакырды. Мутиннар нәселенең бер вәкиле Роберт Мутин исә үзләренең башкорт түгел, ә татар булуын белдерде.
дәвам