Күргәзмәне ачу тантанасында Мексиканың Русиядәге илчелеге вәкиле Хорхе Рейносо, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин, мәдәният йортлары, Чаллы, Алабуга музейлары җитәкчеләре катнашты.
Алабуга музее җитәкчесе Гөлзада Руденко Сельма Ансира белән таныштырып, әлеге ханымның күп кенә телләрне белүен, урыс һәм украин язучыларының әсәрләрен испан теленә тәрҗемә итүен, инде берничә тапкыр Алабуга каласында булуын җиткерде. “Аның фотосурәтләрендә дөнья, табигать матурлыгы табигый чагылыш таба”, диде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзадә Руденко.
Сельма Ансира үз чыгышында Татарстан белән таныш булуын, татар мәдәнияте һәм теле белән кызыксынуын да җиткерде. Мексикалы ханым татар телен өйрәнергә теләге барлыгын да әйтте. Ә инде фотосурәтләргә килгәндә, алар Грециядән алып Кипрга кадәрге Урта диңгез ярларындагы, диңгез төбендәге су хәрәкәтләре сурәткә төшерелде, диде Сельма ханым.
Ул шулай ук берничә айдан Казанда дөнья футбол такымнарының конфедерация ярышлары башлануын да искә алды. Чаллыда күрсәтелгән фотокүргәзмәне шушы ярышлар алдыннан һәм барышында Казандагы халыкка, Мексика футболчыларына да күрсәтү теләге барлыгын әйтте. “Тиздән Мексика футбол такымы Казанда үтәчәк зур ярышларга килә. Без аларны зурлап каршы алырга, алар өчен җан атарга әзерләнәбез һәм уеннарга уңышлар телибез”, диде. Мондый сүзләр катнашучыларга ошады. Сельма ханымның бүләк ителгән татар калфагына сөенүе дә, шушында ук яңгыраган татар бию көйләренә ир-егетләрне үзе чакырып, култыклашып биеп җибәрүен дә алкышлап каршы алдылар.
Сельма ханымга Чаллыда калфак кидерсәләр, Русиядәге Мексика илчелеге вәкиле Хорхе Рейносога түбәтәй кидерделәр. Хорхе әфәнде үз чыгышында “Бүгенге көн белән без Мексика һәм Татарстан арасында мәдәни багланышларга нигез салдык дип әйтергә була. Багланышлар алга таба үссен, киңәйсен иде”, диде Хорхе Рейносо.
Азатлык Сельма ханымның ничә тапкыр Татарстанда, Чаллыда булуы белән кызыксынды. “Ялгышмасам, Татарстанга тугызынчы тапкыр килүем. Ә Чаллыда беренче тапкыр”, ди ул елмаеп.
Чарада 8 яшьлек Сылу Камалова Габдулла Тукайның “Су анасы”н катнашучыларга тотлыкмыйча, туктамыйча һәм сәхнәләштереп, бер тында, тулысынча җиткерде. Мексикалылар да, башка кунаклар да шушы һәм башка татарча чыгышларны алкышлап озаттылар.
Күргәзмә белән танышу кешеләрдә хуплаулы да, аңламаулы да хисләр калдырды кебек. Бирегә килүчеләр күргәзмә әсәрләре авторы Сельма ханымга килеп, чыннан да бу фотосурәтләрме, алар бит рәссам ясаган эшләргә ошаган”, дип кат-кат мөрәҗәгать иттеләр. Мексика иҗатчысы чын күңелдән елмаеп, шушындый сораулар юллаучыларга барысына да әлеге эшләрнең фотосурәт, су хәрәкәте белән бәйле булуын аңлатырга тырышты.