Камилә Сафинаның “Чиппендейл” фильмы Кембридж шәкертләр кинофестивалендә иң яхшы нәфис фильм дип табылды. Фильмда Роальд Даль хикәясе Башкортстан җирлегендә күрсәтелә.
Самар шәһәрендәге иҗади татар яшьләренең “Duslar Сlub” оешмасы Халыкара Туган тел көнендә татар телен яхшы белүчеләрне ачыклау бәйгесе уздырды.
Татарча җырлау Уфа егете Глеб Радовны Русия телевидениесенең “Фактор А” тапшыруына чыгарды.
Иркутски шәһәрендә “Байкал чәчәге-2013” бәйгесендә 22 яшьлек теш табибы милләттәшебез Юлия Зарипова гран-прига лаек булды.
Һельсинки татарларының "Мәчеткә илткән юл" фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең програмына кергән.