Беренче тапкыр татар телендә басылып чыккан Татар энциклопедиясен тәкъдим итү кичәсе булды. Кунаклар хезмәтнең милли үсештә әһәмияте турында сөйләште.
“Безнең гәҗит”нең бу атнада чыккан санында төп тема – икътисади кризис.
Казанның Камал театры бинасында “Яңа сулыш” җанлы музыка концерты үтте. Зал турып килгән тамашачы канәгать булып кайтып китте.
Бу атнадагы “Безнең гәҗит”тә төп тема – Хәтер көне.
“Яшь ТНВ” эфирда булган кабатлауларны кыскартудан барлыкка килгән вакыт исәбенә эшләсә, киләчәктә “Яңа гасыр” җитәкчелеге балалар өчен аерым канал булдыру турында да хыяллана.
Татар мәдәнияте зур югалту кичерде. Чәршәмбе көнне шагыйрь Харрас Әюп белән хушлашу мөрәсиме узды.
“Болгар” номерлары турында бәхәснең тынасы юк. Бу ыгы-зыгы берсен-берсе гаепләүгә кайтып калды.
2 үктәбер кичендә “Пирамида” күңел ачу үзәгендә “Музыкаль десант” быелгы сәяхәтенә нокта куйды.
Кол Шәриф мәчете быел да үзенә күпсанлы дин кардәшләребезне җыйды. Алар арасында яшьләр дә күп иде.
Мәхкәмәләр бусагасын таптаган Чаллы татар иҗтимагый үзәге вәкилләре шундый нәтиҗәгә килгән.
“Гимнда Русия дәүләте исемен куллану урынсыз”, дип саный иҗтимагый хәрәкәт вәкиле Айрат Дилмөхәмәтов.
“Безнең гәҗит”нең чираттагы санында Татарстанда шау-шу тудырган хәбәр - президент Миңтимер Шәймиевнең үлеме турындагы гайбәт төп урынны алган.
Төркмәнстанның Ашгабат шәһәрендә борынгы Дехистан өлкәсенең тарихына багышланган халыкара фәнни конференция үтте. Анда булып кайткан Алберт Борһанов Татарстан һәм Төркмәнстанның уңышлы элемтәләренә ышана.
“Безнең гәҗит” атналык басмасының чираттагы саны дөнья күрде.
Күпләр шәхси дәвалау үзәгенә бара. 4 сентябрь ЮНЕСКО тарафыннан кабул ителгән аеклар көне.
Татар дәүләт һуманитар педагогия университеты җитәкчелеге алар бу адымны ясамасын өчен кисәтеп тә, куркытып та караган.
40 ел вакыт узуга карамастан, совет гаскәрләре басып алуына каршы үз-үзләрен яндырган ике студентка куелган һәйкәлгә халык эзләре әле дә суынмый.
Татарстанның сәнгать сөючеләре елдагыча Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган бәйрәмгә август аенда җыела.
дәвам