Кырымтатар телендә "Йосыф һәм Зөләйха" тарихи дастанын тәкъдим иту чарасында бу әсәр кырымтатарларның биредә әле монгол явына кадәр яшәгәнлегенә бер дәлил итеп күрсәтелде.
Акмәчеттә Петербур университетының тарих кафедрасы профессоры Валерий Возгрин язган "Кырымтатарларның тарихы" исемле дүрт томлык китапны тәкъдим итү кичәсе үтте.
Кырымның кырымтатарларны каралтучы китапны бюджеттан финанслаган Ислам Терек район хакимиятенә каршы митинг улды. Тарихчы Владимир Поляков ул китапны "социаль заказ" дип атый.
"Хайтарма" кырымтатар нәфис фильмы IX халыкара мөселман киносы фестивале програмына кертелмәсә дә, Казанда күрсәтеләчәк.
Кырым Югары Радасы утырышында Мәҗлес рәисе урынбасары Рифат Чубаров "Ураза гаете кырымлылар өчен ял көне булырга тиеш", дип белдерде.
Кырымтатарлар тырышлыгы белән бу китапны тарату туктатылды. Украина мәгариф министры андый китапларны чыгаручыларны "наданнар" дип атады.
Кырымтатар Милли мәҗлесенең сәркатибе Заир Смедляевка "хакимиятне үз кулына алу омтылышы" өчен кисәтү ясалган.
Украина хөкүмәте кырымтатар мәктәбен, күпкатлы йортны төзеп бетерү һәм йортларга газ үткәрү өчен диаспорадан акча сорады.
30 июньдә Карасубазар (Белогорски) янындагы Сары Су кырымтатар авылы активистлары Муса Мамутның Биштирәк авылындагы каберен зиярәт итеп, аның рухына дога кылдылар.
23 июньдә Акъярның (Севастополь) Максимов дачасы исемле урында Акъяр татарларының инде 15нче Сабантуе узды.
Кырымтатарлар Акмәчеттә кырымтатар әләме көнен бәйрәм итте. Кырым шәһәрләре арасында әләмнәр белән автойөреш, Акмәчетнең Тренев бакчасында бәйрәм концерты узды.
Кырым инженер-педагогия университеты үзенең 20 еллык юбилеен бәйрәм итте. Халык арасында бу университетны татар университеты дип йөртәләр.
Бөтенукраина "Туган тел" татар үзәге президенты Кәнәфия Хөснетдинов тирәсендә соңгы вакытта дәвам иткән киеренкелек аның вазифадан китүе белән тәмамланды.
Кырым премьеры Анатолий Могилев Азатлык радиосына Милли мәҗлес белән эшли алмавы, җир мәсьәләләре һәм Хизб ут-Таһрир турында сөйләде.
1 июньдә Акмәчеттә Бөтенкырым Сабантуе узды. Бәйрәмгә Кырым шәһәр һәм районнарыннан милләттәшләребез җыелды. Бу юлы Кырым Сабантуена читтән дә кунаклар килде.
23 майда кырымтатар активистлары Акмәчеттә Русия консуллыгы каршында пикет үткәреп Русиянең Кырымдагы консулы Владимир Андреевның Кырымнан китүен таләп итте.
18 майда Акмәчеттә кырымтатар сөргененә 69 ел тулу уңаеннан узган бөтенкырым матәм митингында 30 меңләп кеше катнашты.
8 май көнне 1941 елда Севастополь тирәсендә хәбәрсез югалган кырымтатар хәрбие Мостафа Умеровның калдыклары табылды.
9 май Җиңү көнендә Киевта узган рәсми чараларда Кырымнан махсус автобус белән килгән 18 кешелек делегация катнашты.
6 майда Акмәчет-Бакчасарай юлының 25нче чакрымында узган Бөтенкырым "Хыдырлез" бәйрәмендә 30 меңләп кеше катнашты. Кырымның төрле районнарыннан килгәннәр өчен төрле бәйрәм чаралары оештырылды.
дәвам