Татарстан язучылар берлегенең интернетта үз сәхифәсе барлыкка килде. Әмма йөзе, беренче бит урыс телендә ачыла.
Мәскәүдә үткән “Русия чибәре” бәйгесендә җиңгән татар кызы Элина Кирәева "Җир гүзәле" бәйгесендә Русияне вәкиллек итә.
Казан егете Равил Фәйзуллин "МакДональс"та тәкъдим ителгән ризыкның нәрсәдән пешерелүен игълан итүне таләп итә.
Соңгы арада Казанда спорт уеннарына тамашачының аз йөрүе күзәтелә. Башкалада спортка ихтыяҗ кими.
7-9 ноябрьдә Камал театры сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектакле премьерасы куелды. Спектакль турында фикерләр икегә бүленде.
Режиссер Салават Юзиевнең Илдар Әбүзәров әсәренә нигезләнгән яңа фильмы урыс телендә булачак.
Пәрәвездә яңа татарча интернет-радио пәйда булды. “Кәеф” дип аталган радиога Балтачның актив яшьләре нигез салган.
Русия стратегик тикшеренүләр институтының төбәк җитәкчесенә карата шикаять Совет районы прокуратурасында тикшерелә.
29-31 октябрьдә Казанда "Күпмәдәниятле дөньяда ислам" дип аталган II халыкара форум үтә. Җыенда дөньяның төрле илләреннән килгән ислам белгечләре катнаша.
Европа Лигасының төркем өлешендәге өченче уенда Рубин 1:0 исәбе белән җиңүгә иреште. Азәрбәйҗан "Нефтчи"се җиңелде.
Узган шимбә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында “Этномириада” Бөтенрусия традицион сәнгатьле мәдәният бәйгесе тәмамланды.
18-21 октябрьдә Казанда туган телне һәм әдәбиятны саклау мәсьәләләренә кагылышлы халыкара җыен узды.
Татар теле һәм әдәбиятыннан I халыкара олимпиадада төрле илләрдән килгән йөздән артык укучы катнашты.
Якын арада Казанга The Garbage һәм LMFAO төркемнәре, киләсе елга – Джо Кокер һәм Элтон Джон килүе көтелә.
Оешма дини эшчәнлек белән шөгыльләнеп, “иҗтимагый оешмалар” турындагы федераль канунны боза дип табылган.
Җәй көне туристлар Казаннан кәнәгать калганмы? Казанда гид булып эшләүче Илнур Низамиев белән әңгәмә.
Үзенчәлекле кореялы җырчы кыска вакыт эчендә интернетта “йолдыз” булды. Татар яшьләре аның җырын татарча башкармакчы.
Соңгы ике дистә ел эчендә Татарстан үзен толерантлык үзәге, икътисади үсеш мәйданы, низагларны канкоюсыз чишү төбәге итеп танытып килде. Быел исә аның турындагы язмаларның эчтәлеге шактый үзгәрде дияргә була.
7 октябрьдә Казанда “Ак Барс” һәм “Салават Юлаев” хоккей такымнары көч сынашты. Бу ике көндәшнең уены гадәттәгечә зур кызыксыну уятты. Боз хуҗалары бу юлы оттырса да, “Татнефть-Арена”га килгән җанатарлар канәгать калды – уенчылар аларга хәтергә уелып калырлык шоу бүләк итте.
6 октябрьдә “Азатлык” татар яшьләре берлеге активистлары Хәтер көненә багышланган чараларны башлап җибәрде. “Хәтер кизүе” дип аталган пикетлар шәлкеме атна буе дәвам итәчәк.
дәвам