Өлкән кеше, пенсиягә чыккач, тормышын оныкларына өчпочмак пешерү, оекбаш бәйләүгә багышлый, гадәттә. Кайберләре дингә бирелә. Ләкин бүген кайбер, буш вакытлары күп булган, әби-бабайлар акчаларын уен автоматларында уйнап оттыра.
Бүген җәмгыятьтә ир-ат белән хатын-кыз хокуклары тигез, хатын иренең колы түгел, бәйсез шәхес дигән фикер алга сөрелә.
Cоңгы санда язгы вакытка күчүнең түрәләргә файда, гади халыкка зыян китерүе, япон халкының “эшләп үлүе”, читтән килгән кунакларның салым түләми генә бизнес эшләтүе, бозык ризык сатуы, 10 балалы гаилә турында укый аласыз.
24 март – бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне. Статистика күрсәткечләренә караганда, дөньяда туберкулез һәр ел 3 саен миллион кеше гомерен өзә. Туберкулез һәрвакыт хәерче һәм ач-ялангач кешеләр авыруы дип саналды.
Социологик сораштыруларга караганда, 48% татарстанлы шешәдәге, бары тик 19% ы гына краннан аккан суны эчә. Калганнары фильтр белән куллана яки чишмә суы алып кайта.
21 март календарьда Даун синдромы булган кешеләр көне дип билгеләнә. Статистика мәгълүматларына караганда, һәрбер 700 нче бала шушы синдром белән туа. Димәк, һәрбер 700 нче бала акыл үсеше буенча яшьтәшләреннән артка калыша. Елына күпме Даун синдромы булган бала тууын күз алдына китерү куркыныч. Җәмгыятьтә мондый кешеләргә төрле карашлар яши. Аларны кешегә санарга теләмәүчеләр дә бар.
Быел казаннар өй тирәләрендә этләрнең кечкенә балаларга, зурларга ташлануына зарлана икән. Дәүләттән 20 миллион сум акча алган йортсыз хайваннарны тоту хезмәте белдергәнчә, Казанга котыру эпидемиясе яный.
Студентлар Казан университетында стипендияләр киселәчәк икән ди. Февраль ае өчен дә стипендия һаман килмәгән, тоткарлана. Студентлар пошына, шау-шу килә. Болай булгач яхшы укырга стимул булмаячак инде диләр алар.
Рәсми булмаган саннарга караганда, Русиядә бүген 4,5 миллион яшәү урыны һәм йорты булмаган кеше – сукбай яши. Канун буенча, җанисәп вакытында бөтен кеше саналырга тиеш. Яшәү урыны булмаган 4,5 миллион кеше ватандаш дип исәпләнерме?
Бер ел дәвамында энесен өйгә алып кайту өчен көрәшкән Светлана Изамбаевага Сашаны тәрбиягә бирүне тагын кире кактылар. Бу юлы тәрбиягә алу бүлеге Татарстанның Югары мәхкәмәсенә кассация шикаяте биргән.
Русиядә барлык үлемнең 14 проценты ман шеш дигән зәһәр чир сәбәбендә. Белгечләр 2030 елга барлык үлүчеләрнең 45 проценты яман шеш авыруы аркасында булачак, ди.
Балалар йортына хакимият, төрле оешма, шәхси эшмәкәрләр акча бүлеп бирә, яшәгән йортларын да төзекләндерә. Балаларга барысы да җитеш кебек. Әмма тәрбияче һәр балага наз, күңел җылысын бирә алмый. Җитмәгән игътибарны алаларга студентлар бирә.
12 гыйнварда 1996 елдан бирле һөнәри бәйрәмнәрен үткәрүче прокуратура хезмәткәрләре камил булмаган кануннар да бар ди. Яшүсмерләргә караганы бигрәк тә.
Быел 11 ай эчендә Казан югары уку йортларында 124 ришвәт алу очрагы ачыкланган. Эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов әйтүенчә, ай саен университетларда укытучыларны ришвәт алганда тоталар.
Төнге клубларда гадәттән тыш хәлләр ешая. Халык арасында бәйрәм көннәрен исән-имин, куркынычсыз үткәрүгә икеләнүчеләр күп. Бәйрәм итүчеләр белән шыгрым тулы күңел ачу һәм җәмәгать урыннарында фаҗигаләр кабатланмас дигәнгә беркем дә гарантия бирми.
3 декабрь – юридик тармакта эшләүчеләрнең һөнәри көне. Мәхкәмә утырышының татар телендә алып барылуын теләүчеләр да аз түгел. Әмма Татарстанда мондый белгечләргә кытлык. Шуңа да, урысча утырышка тәрҗемәче чакырып кына эш ителә.
Русиядә наркотик дигән агу хәзер үзенә күрә бер эпидемиягә әйләнде. Эчке эшләр министрлыгы системасында наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы хезмәт бүлеге оешуга 18 ел тула. 2009 елда бу хезмәт бүлеге 95 килограмм наркотик матдә тоткан.
Русиядә ВИЧ инфекция проблемы илнең социаль җитешсезлеге дәрәҗәсен күрсәтүче кискен мәсьәләләрнең берсе булып кала. 2009 елның 31 октябренә илдә бу авыруны йөртүче 516 мең кеше теркәлгән, шуның 4,5 меңгә якыны – балалар.
Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетының иң чибәр, тапкыр кыз һәм егетен сайладылар. Алар факультетның “Мисс”ы һәм “Мистер”ы дәрәҗәсен алды.
Республика клиник хастаханәсенә бала төшерергә берсеннән-берсе яшьрәк кызлар килә. Хәтта 14 яшьлекләр дә мондый юлга бара. Бу хатын-кызларның киләчәктә әни була алулары икеле ди табиблар.
дәвам