Түгәрәк өстәл күренекле җәмәгать эшлеклесе, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе Марат Мөлековның тууына 80 яшь тулуга багышланды. Анда татар иҗтимагый үзәге әгъзалары, хезмәттәшләре, дуслары, туганнары катнашты. Чаллыдан, Алабугадан да килгәннәр иде.