Архитектор Илдар Кәрим Татарстанда яшәүчеләр өчен дә, туристлар өчен дә татар милли үзенчәлегендәге архитектура корылмалары, һәйкәлләр күпкә кызыклырак булачак дип белдерә.
Татарстанда күпме мәктәптә үзгәреш көтелүе турында ачык мәгълүмат юк. Мәгариф министры Энгел Фәттахов мәктәпләрендә үзгәрешләр мөмкин районнарның башлыклары белән очраша.
Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов хан сөякләре уразадан соң Гает бәйрәмендә, йә булмаса Татарстан көнендә – 30 августта җирләнсә әйбәт булыр иде дигән фикердә. Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов җирләүгә әзерлек эшләре өчен комиссия төзү кирәклеген әйтә.
Урта мәктәпне йә булмаса тугыз еллыкны башлангыч һәм балалар бакчасы белән кушып бер мәгариф оешмасы иткәндә татар мәгарифен ничек бар, шулай саклап калып була. Кукмара хакимияте вәкиле Рузалия Галиева үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Төмән өлкәсендәге себертатар оешмалары вәкилләре Ермакка һәйкәл куюга каршы.
Украинаның Запорожье шәһәре татарлары Кубрат хан хәзинәсе табылган урынга куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды, болгарларга багышланган чараларда катнашты.
16 июнь Татарстан язучылар берлегенең чираттагы корылтае үтә. Төбәкләрдәге татар язучылар берләшмәләре берлек эшчәнлегеннән канәгать түгел.
Теләче районында хакимият халык белән килештермичә өч урта мәктәпне тугыз еллыкка калдырырга, ике тугыз еллык мәктәпне башлангыч итәргә җыена.
Татарстан түрәләре татар әдәбияты, теле өчен борчылып яңа шура булып оешкан. Яңа комиссия ничек эшләячәге әлегә караңгы, әмма белгечләр моңа шикләнеп карый, шурага туплану мәҗбүр түгел дип әйтә.
Русия хәзер Израилдә торган, 1992 елга кадәр Советлар Берлегенең РСФСР территориясендә эшләгәннәргә пенсия түләргә җыена.
Төмән өлкәсенең су басудан зыян күргән Тугыз авылы халкына дип татарстаннар әзерләгән һуманитар ярдәмне җибәрү өчен Татар конгрессы башкарма комитеты машина мәсьәләсен хәл итеп бетерә алмый.
3-5 июньдә Казанда үтүче блогерлар җыенының күп вакыты мәдәни чараларга бирелгән.
Русия хөкүмәте акча юклыкны сәбәп итеп милли телеканалларны якындагы елларда эфир аша тапшырылачак мультиплекска кертергә җыенмый.
Мари Иле татарлары активисты Рамай Юлдашев кырымтатарлар эзәрлекләнгән, хокуклары бозылган Кырымга "Түгәрәк уен" фестиваленә барудан баш тарта.
23-24 майда Астанада "Бөек Дала" дип аталган беренче һуманитар фәннәр форумы узды. Чарада Татарстан галимнәре дә катнашты.
Новосибирскида Росрезервның Себер бүлгесендә эшләүче Илгиз Гарифуллин ришвәттә шикләнелеп тоткарланды. Байлыгына тикшерүчеләрнең исләре киткән.
Тубыл районы хакимияте "Искер мемориал комплексы" урыс зиратына үтү мөмкинлеге бирми дип "Мирас" оешмасын мәхкәмәгә биргән.
Татарстан бәйсезлеген яклаучыларның 14 көнгә сузылган ачлык тотуыннан соң 1991 елның 27 маенда Татарстанның Югары Советы Русия президентын сайлау карарын кире кага.
Төмән өлкәсе хакимияте каршында себертатарлар проблемнарын барлаячак комиссия төзелде. Себертатар автономиясе вәкиле Динар Абукин, бу комиссия Думага сайлау алдыннан себертатарларны хакимият фиркасе ягына авыштыру өчен генә оешты, ди.
"Туган тел" номинациясендә "Бәллүр каләм"не чит илдәге урыс оешмалары сайты вәкиленә бирү татар медиа кырында ризасызлык тудырды.
дәвам